tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сочи шәһәрендә төбәкара “Әйдә ШаяРТ” татар КВН лигасы узды
Сочи шәһәрендә төбәкара “Әйдә ШаяРТ” татар КВН лигасы узды

Сочи шәһәрендә төбәкара “Әйдә ШаяРТ” татар КВН лигасы узды

Бүген Сочи шәһәрендә татарның иң җор телле, иң шаян яшьләре җыелды. Бүген биредәге «Сириус» мәгариф үзәгендә төбәкара “Әйдә ШаяРТ” татар КВН лигасы үтте. Бүгенге очрашуга Көньяк федераль округының татар яшьләре иҗтимагый оешмалары командалары инде 27 нче февральдән бирле уенга әзерлек алып барды.

“Әйдә ШаяРТ” татар КВН лигасын карарга Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Габтелгаяз улы Шәйхразыев, шулай ук Сочи шәһәрендәге милләттәшләребез дә килде. Васил Шәйхразыев яшьләрне сәламләп аларга уңышлар теләде. Мондый чараларның егет-кызларга үзара танышу, аралашу, берләшү  һәм  хезмәттәшлек итү мөмкинлеге тудыруын ассызыклады.

Исегезгә төшерәбез, Әлеге проект «2023-2030 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасы ярдәмендә уңышлы рәвештә гамәлгә ашырыла. Ел саен федераль округ уеннары этапларыннан узган командалар Казан шәһәренә финал уенга чакырыла. Уеннар ТНВ-Планета һәм ТНВ-Татарстан телеканалларында трансляцияләнә. Командаларны әзерләү белән Татарстан Республикасы татар КВН лигасының иң яхшы уенчылары шөгыльләнә, алар мастер-класслар һәм төрле лекцияләр үткәрәләр.

Бүгенге чарада “На грани” һәм “Киленнәр” командалары 1 урынга лаек булды, ә “Сборная учёных Сириуса” Гран-прины яулады. Бу төркем Казанга киләчәк.  Җиңүчеләрне Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев котлады.

-Татар юморы һәрвакыт булырга тиеш, -дип ассызыклады ул.

Шулай ук Милли Шура рәисе Сочи шәһәрендә яшәүче милләттәшләребез белән очрашты. Биредә татарлар тормышы, Бөтендөнья татар конгрессының проектлары хакында сүз барды.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*