tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Манеж» күргәзмәләр залында йөз ел элек чыккан «Чаян» номерлары тәкъдим ителәчәк
«Манеж» күргәзмәләр залында йөз ел элек чыккан «Чаян» номерлары тәкъдим ителәчәк

«Манеж» күргәзмәләр залында йөз ел элек чыккан «Чаян» номерлары тәкъдим ителәчәк

7 нче мартта «Казан Кремле» музей-тыюлыгының «Манеж» күргәзмәләр залында «Чаян» сатирик журналының 100 еллыгына багышланган күргәзмә ачылачак.

Экспозициядә сирәк очрый торган әйберләргә әйләнгән 1920-1930 елларда һәм 1941 елда чыккан номерларны, шулай ук төрле елларда редакция коллективы һәм «Чаян» рәссамнары белән архив фотоларын тәкъдим итәчәкләр. Күргәзмәгә килүчеләр ХХ-ХХІ гасыр рәссамнары – Эрнст Гельмс, Иосиф Бобровицкий, Эрнст Дышаев, Борис Старчиков, Илдар Әхмәдиев һәм башкаларның эшләрен күрәчәкләр.

Күргәзмә 14:00 сәгатьтә ачылачак. Ачылыш вакытында «Манеж»га керү бушлай булачак, калган көннәрдә – билетлар буенча, дип хәбәр итә музей-тыюлыкның матбугат хезмәте.

«Чаян» – Россиянең иң борынгы юмор журналларының берсе. Ул хәзер дә нәшер ителә. Журналның беренче саны 1923 елның гыйнварында чыга. Шушы вакыт эчендә журнал Бөек Ватан сугышы чорында гына чыгудан туктап тора. 1957 елдан журнал ике телдә бастырыла башлый, моңа кадәр ул бары тик татар телендә генә бастырылган була.

Журнал үз традицияләрен (юмор, халыкчанлык, тормыш ахмаклыкларыннан һәм мәгънәсезлекләреннән көлү) саклап кала алды. Шул ук вакытта, «Чаян», төрле яңа юмор алымнарын һәм темаларын үзләштереп, заман белән бергә атлый.

Чыганак: kzn.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*