tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сочида Яшьләр сәясәте департаменты башлыгы Сергей Черемшанов белән очрашу узды
Сочида Яшьләр сәясәте департаменты башлыгы Сергей Черемшанов белән очрашу узды

Сочида Яшьләр сәясәте департаменты башлыгы Сергей Черемшанов белән очрашу узды

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Сочига эш сәфәре кысаларында Сочи курорт-шәһәре Яшьләр сәясәте департаменты башлыгы Сергей Черемшанов белән очрашты.

Очрашуда катнашучылар яшьләр сәясәтен үстерүнең төп юнәлешләре, аларны гамәлгә ашыру өчен каралган төрле программалары хакында фикерләштеләр. Сергей Черемшанов Сочи шәһәренең үзәгендә яшьләр өчен ачылган яңа бина турында сөйләде. Яшьләр йортының мәйданы 1200 кв. м тәшкил итә.

Сочи Яшьләр йорты 2022 елның 27 июнендә ачыла. Бина иҗади дәресләр һәм репетицияләр, кино карау, конференцияләр үткәрү өчен заманча заллар белән җиһазландырылган.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*