tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мәскәүдә “Батырлык гасырларга кала” төбәкара бәйгесе җиңүчеләрен тәбрикләделәр
Мәскәүдә “Батырлык гасырларга кала” төбәкара бәйгесе җиңүчеләрен тәбрикләделәр

Мәскәүдә “Батырлык гасырларга кала” төбәкара бәйгесе җиңүчеләрен тәбрикләделәр

28 февраль көнне Мәскәүнең Муса Җәлил исемендәге 1186 нче номерлы мәктәбендә “Батырлык гасырларга кала” дигән төбәкара бәйге җиңүчеләрен тәбрикләделәр. Чараны Россия кооперация университеты ректоры,Татарстан Дәүләт Советының “Мәрхәмәт-Милосердие” хатын-кыз депутатлары берләшмәсе җитәкчесе Алсу Нәбиева ачты. Алсу Рөстәм кызы үз чыгышында “Муса Җәлил-батырлык символы”, диде. Геройның исемен мәңгеләштерүче чараларны оештырганы өчен мәктәп директоры Роза Шакировага,гомүмән катнашучыларга рәхмәтен җиткерде.”Батырлар Аллеясы”, “Безнең кавем” китапларын тапшырды. Герой-шагыйрь Муса Җәлил исемен йөртүче мәктәп директоры Роза Шакировага татар орнаментлары белән бизәлгән алъяпкыч бүләк итте. Җиңүчеләргә Муса Җәлил шигырьләреннән иҗат ителгән Шагыйрь портретын тапшырды.

Татарстанның Әлки районы Нәби Дәүли исемендәге Базарлы Матак гимназиясе директоры Фәридә Яруллина үз чыгышын Мәскәүдә әлеге чарада катнашу мөмкинлеге тудырганы өчен Алсу Рөстәм кызы Нәбиевага рәхмәтләрен әйтүдән башлады. Заманында, дөресрәге 1934 елның җәендә, Муса Җәлил Татарстанның Әлки районына күп тиражлы газета редакциясенә ярдәм итү өчен килгән була. Мәгълүм ки, Муса Җәлил 1939 елда Татарстан Язучылар берлеге рәисе итеп сайлана. Шушы елда Нәби Дәүли дә язучылар берлегенә алына. Бөек Ватан сугышы елларында Татар Язучылары берлегеннән өч кеше әсирлеккә эләгә: Муса Җәлил, Абдулла Алиш, Нәби Дәүли. Алар арасыннан берсе генә исән кала, ул Нәби Дәүли.Бу хакта гимназия директоры Фәридә Яруллина тәфсилләп сөйләде. Нәби Дәүлинең”Яшәү белән үлем арасында”дигән китабын мәктәп музеена бүләк итте.

Тагын шунсы хак, Муса Җәлил Әлки районында өч ай яшәп ала. Әлеге мәгълүматны чарада катнашкан Әлки районы үзәк китапханәсенең бүлек мөдире Алсу Низамова җиткерде. Һәм шушы белешмәләр кергән “Әллием, бәллием” китабын тапшырды. Бу басма Әлки районы авыллары тарихын чагылдыра. Чыгышы беләнТүбән Новгород өлкәсеннән булган Роза Шакирова белән Татарстанның Әлки районы тарихы бәйләнешле дә. Чөнки, тарихи чыганаклардан күренгәнчә, Әлки районы Иске Камка авылының чишмә башы Түбән Новгород өлкәсенең Камка авылына барып тоташа.
Муса Җәлил исемендәге мәктәп директоры Роза Шакирова Татарстаннан килгән кунакларга иң элек экскурсия ясады. Алар арасында җәлилче Абдулла Батталның бертуган энесе Фуат Батталның улы Фәрит Батталда бар иде. Ул әлеге мәктәптә оешкан Абдулла Баттал варислары белән очрашты.5 нче сыйныф укучылары алдында чыгыш ясады. Фәрит Батталов үз нәселе турында эшләнгән видеофильм күрсәтте. Ул ике тапкыр Германиянең Плётцензее төрмәсендә, җәлилчеләрнең соңгы минутларын үткәргән урынында була. Немец тарихчылары белән очрашып мәгълүматлар туплаган. Үзенең сайтын булдырган http://battalovlar.ru.
Укучылар Фәрит Батталның чыгышын игътибар белән тыңлады. Җәлилчеләр турында кызыксындырган сорауларын юллады. Чарада бәйге җиңүчеләре Муса Җәлил шигырьләрен сөйләде. Һәр чыгыш театральләштерелгән тамаша белән үрелеп барды.
Бүгенге чара берлектә фотога төшү белән төгәлләнде. Очрашуларның нәтиҗәсе булып Мәскәүнең Муса Җәлил исемендәге мәктәбе белән Россия кооперация университеты, Әлки районы Нәби Дәүли исемендәге Базарлы Матак гимназиясе белән узара хезмәттәшлек итү буенча килешенде.

Флюра Абдуллина Казан кооператив институтының Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәге җитәкчесе

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*