tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Дзержинск – көрәшчеләр мәктәбе
Дзержинск – көрәшчеләр мәктәбе

Дзержинск – көрәшчеләр мәктәбе

25 февральдә күренекле якташыбыз (Татар Моклокасы), Дзержинск шәһәренең хөрмәтле гражданины, самбо буенча күп мәртәбә СССРһәм дөнья чемпионы, илебезнең атказанган спорт остасы һәм физкультура хезмәткәре, дүрт чакырылыш рәттән химиклар шәһәре Думасына депутат итеп сайланган һәм озак еллар шәһәрнең “Химик” үзәк стадионы белән уңышлы җитәкчелек иткән Зәки Әхмәр улы Үмәров призларына яшүсмерләр арасында билбаулы көрәш буенча ачык өлкә чемпионаты булып үтте.

Әйтергә кирәк, ул биредә дистә ел­лар уздырылып килде һәм анда төрле яшьтәге һәм үлчәмдәге көрәшчеләребез катнашты, хәтта дөнья чемпионы, бил-баулы көрәш буенча Бөтенроссия федера­циясе президенты Рушан Рамазановның да биредә бил алышканы булды.

Ни кызганыч, аны оештыручылар белән өлкә милли көрәш федерациясе арасын­да ыгы-зыгы һәм аңлашылмаучанлык килеп чыкканга күрә, әтиле-уллы Үмәровлар бу турнирны оештырудан баш тартырга мәҗбүр була. Бары тик яңадан һәм яңача оешып килгән өлкә көрәш федерациясенең яңа президенты Ирфан Шаипов шәхсән үзе Дзержинскка барып бу мәсьәләнең асылына төшенгәч кенә, дөнья чемпионы Зәки Үмәров призлары­на көрәшне кабат торгызырга килешенде.

Һәм, шунысы сөендерә, бу тур­нир зур оешканлык белән югары дәрәҗәдә үтте, 50дән артык яшүсмер келәмгә чык­ты, милли спорттагы сәләтен күрсәтте һәм берсе дә бүләксез калмады диярлек. Яңадан һәм дөреслек хакында торгы­зылган әлеге чемпионатны өлкә милли татар көрәше федерациясе Дзержинск администрациясенең спорт, культура һәм яшьләр сәясәте идарәсе теләктәшлегендә һәм җирле “Химик” спорткомплексы дирек­циясе ярдәмендә оештырды.

Катнашучыларны дөнья чемпионы Зәки Әхмәр улы, билбаулы көрәш буен­ча өлкә федерациясе президенты Ир­фан Таһир улы, “Химик” стадионы ди­ректоры Марат Зәки улы Үмәров, өлкә татар автономиясенең башкарма дирек­торы Тимур Наил улы Шәрәфетдинов җылы сәламләделәр, келәмгә чыгу­чыларга уңышлар теләделәр, ә мил­ли көрәшебезне саклап үстерүгә зур өлеш кертеп килүче тренерларга чиксез рәхмәтләрен белдерделәр. “Дзержинск шәһәрендә бердәнбер дөнья чемпионы булып торган әтиемнең хөрмәтенә мон­нан күп еллар элек даими уздырылып килгән татарча көрәш турнирын яңадан гамәлгә куйганы өчен Ирфан Таһир улы­на олы рәхмәтемне белдерәм һәм әлеге ярышлар кабат традицион рәвештә узды­рыла башлар, дип ышанам. Киләчәктә сезнең дә балаларыгыз үз әтиләре белән шулай минем кебек горурлансын иде”, – дип мөрәҗәгать итте Марат Зәки улы яшь көрәшчеләргә.

Ә Ирфан Таһир улы тантаналы чыгышының ахырында күптән түгел генә туган көнен билгеләп үткән Зәки Әхмәр улына саллы гына бүләк тапшырды.

Шулай ук чемпионатның хөрмәтле ку­наклары арасында Россиянең атказанган физкультура хезмәткәре Зәки абый Вале­меев, Россиянең атказанган укытучысы, мәгариф отличнигы Рамил абый Мусин, Сергач районының уңышлы эшмәкәре, татар-мишәр көрәшен үстерүгә зур көч куйган Фаил Арифуллин һәм бокс буенча Россия җыелма командасы әгъзасы Да­мил Шәрәфетдинов та бар иде.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, Фаил Ха­рис улы матур һәм оста көрәш күрсәткән өчен сафаҗайлы Наил Абдулбяровны өстәмә бүләкләде. Ә автономиянең мах­сус бүләкләре ике кызчыкка тапшырылды.

Бүләкләү тантанасыннан соң барча катнашучыларны һәм кунакларны җирле эшмәкәр Абдулла Абдулоев тәмле пылау белән сыйлады.

Җиңүчеләр һәм бүләкләнүчеләр барысы да грамоталар, медальләр һәм кубоклар алып, позитив энергия туплап, көн кичкә авышкан чакта ашыкмыйча гына үз транс­портлары белән кайтыр юлга кузгалды.

Өлкә көрәш федерациясе президенты һәм әлеге турнирның төп спонсоры Ир­фан Таһирович кунакларны җылы каршы алып, олы хөрмәт күрсәткәннәре өчен әтиле-уллы Зәки һәм Марат Үмәровларга, урында оештыру эшләрен башкарып йөргән Гөлсем Илькаевага, Татьяна Вол­ковага, Равил Гафуровка һәм дә Абдулла әфәндегә олы рәхмәтләрен ирештерә.

Призерларның тулы исемлеге белән со­циаль челтәрләребездә таныша аласыз.

Олег ӘНДӘРҖАНОВ.

“Туган як” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*