Балалар күңелендә татар халкының декоратив-гамәли сәнгатенә кызыксыну уяту, декоратив сәнгать әйберләре белән якыннанрак таныштыру, гади бизәкләү композицияләрен ясарга өйрәтү, шулай ук җыр-биюләр һәм уеннар, кул эшләре аша балаларны татар халкының үткәне белән таныштыру максатыннан Сургут шәһәре татар үзәгендә татар Якшәмбе укытучысы Алсу Гайнетдинова инициативасы белән, “Ак калфак” татар хатын-кызлар берлеге активлары белән берлектә “Әбием сандыгы” дип исемләнгән үтә дә күңелле чара булып үтте.
Әлек-электән үк татар гаиләсендә балаларны иҗади шәхес итеп тәрбияләргә тырышканнар. Барлык хатын-кызлар дип әйтерлек чигү эшен белгән. Гаҗәеп матур чигүләрдәге элементларның һәм төсләрнең гармонияле берләшүе аша әниләре кызларында эстетик зәвык тәрбияләгәннәр. Матурлыкны күрә, аңлый белергә генә түгел, аны тудыра белергә дә өйрәткәннәр. Бүгенгесе көндә бу эшләрне тогызу, саклап калу, киләчәк буынга тапшыру ниятеннән “Ак калфак”лы ханымнар күптән бу хәзинәне саклауны үз алларына максат итеп куйдылар…
Кыскасы, сандыкның бушавыннан куркалар алар!
Әбиемнең күңел сандыгы!
Нинди серләр саклый икән ул?
Гомер буе җыйган хәзинәме,
Әллә инде күңел бизәгеме,
Нинди серләр саклый икән ул?
Әбиемнең күңел сандыгын
Бер ачасы иде, ачасы…
Әби-бабам белгән йолаларны,
Халкыбызның күңел җәүһәрләрен
Эх, беләсе иде, беләсе…
Әбиемнең матур сандыгы
Кызыктыра инде күптәннән.
Ач, әбием, безгә күңелеңне,
Нинди серләр саклый икән ул? – дип матур сүзләр белән чараны башлап җибәрде, Алсу ханым. Ишек ачылды, бүлмәгә бер-бер артлы калфаклы, түбәтәйле малайлар-кызлар килеп керде. Өй эченә милли ризыклар тулы самоварлы өстәл, чиккән мендәрле сәке һәм иң түрдә – серле сандык, мич, берсеннән-берсе матур чигелгән сөлгеләр ямь биреп тора иде. Чү! Түрдәге бишектә бала йоклый түгелме соң?! Күр әле, миче дә, ак пәрдәле тәрәзәсе дә бирегә куелган. Әллә түрдә йон эрлиләр инде? Сөбеханалла, үзебезнең Нурия апа икән! Сандык кая соң, сандык…
Эчендә ниләр калган?
Әй! Биредәге матурлыкка кем генә сокланмас. Сандык ябык! Күрәсе иде бит, Ниләр сакланып калган соң? Их, беләсе иде! Саклый алганнармы, бирегә йөрүче апалар! Юк, тиз генә ачмыйлар икән лә! Балаларның күңел хәзинәсен белергә кирәк икән бит. Алсу сандыгын тиз генә ачмады, балаларның татар милли киемнәрен белүен тикшергәч кенә, серле сандык ачылды. Алсу аннан бер-бер артлы чиккән кулъяулык, сөлге, калфаларны балаларга, килгән кунакларга күрсәтә башлады. Милли киемнәр дә, читек-күлмәкләр тарихы да сөйләнде биредә. Юк, буш түгел. Шыплап тулган! Рәхмәт, апалар!
Уеннар! Уйнап алыйк! “Йөзек салыш”ны. Җәзасыннан курыкмыйбыз! Җырларга, биергә, шигырь сөйләргә өйрәндек. Кара әле!? Чынлап җитез бу балалар! Тотып калып кына булмый. Бер татарча шигырь тыңлыйсы иде бит! И, күңелле итеп уйнадылар. Ике көн генә дәрескә килгән балалар да туган телебездә шигырь сөйли түгелме соң? Кара әле, бер-бер артлы матур шигырьләрне тезеп торалар! Сөбеханалла, ә әниләр кая? Монысы кем кызы соң, кем улы? Әниләр, читтән генә балаларының уңышларына сөенеп утыралар. Каушыйлар, әлбәттә! Кирәк түгел, балалар бит алар, балалар! Әле күптән түгел генә татар мәктәп бусагасын атлап кергән балалар! Ялгышсалар да сүз әйтәсе булмагыз!
Балаларга балалардан музыкаль бүләк! Артистлар да биредә тәрбияләнә. “Сандугач” җыр-бию ансамбленең кече составы йолдызлары концерт номерлары да әзерләгән икән. Аяз Садретдинов гөр китерә барысын.
– Урындык кирәк безгә. Тимәгез, комаучы итми ул дип, күзе белән ишеккә карап, салмак кына баш какты. Баксаң, Айнур Дәүләтшин гармун тартып керә түгелме? Чын. Нәкъ үзе! Булдыра бу җегет, биеп-җырлап кына калмый, гармунда уйный. Әй, матур концерт программасын язган, Аяз! Булдырыр! Ә Арина, чын татар кызы булып үсеп килә! Татар гаиләсендә тәрбия алган бала, читнекен үз итми шул! Балалар да каушауларын оныттылар. Җыр-моңга кушылып кул чабып, матур итеп утырдылар алар. Их, бу балаларның кайсысы да безнең дәвамчыларыбыз бит…
Юк. Кулыма тотып түбәтәй, калфак, татар күлмәкләрен бизәми бүген өйгә кайтмыйм мин! Минем милли нәкышлар кая, Алсу апа! Күзәтә җитәкчелек! Барлый, санлый ул олысын да кечесен дә…
– Арыганнардыр! Чәйләргә вакыт! Балалар бит! Өстәл хәстәрлик! Милли табын: өчпочмак, чәк-чәк, кош теле, как. Рәхмәт, яугыры! Әниләр әзерләгән.
Самовар кайнады! Әбиемнең сандык серләрен сөйли-сөйли күпме чәй эчелгәндер. Чәе дә бит аның мәтрүшкәле, сөтле…Нәкъ әбиемнеке кебек!Ничек кенә өйгә кайтасы, кайтасы килми бит. Үткәннәрдә килә каласы!
Әбиемнең серле сандыгыннан,
Килә һаман җылы аласы!
Гөлчәчәк Фәтхулова,
ХМАО-Югра