tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтендөнья татар конгрессы призларына чаңгы ярышлары буенча ачык беренчелек узды
Бөтендөнья татар конгрессы призларына чаңгы ярышлары буенча ачык беренчелек узды

Бөтендөнья татар конгрессы призларына чаңгы ярышлары буенча ачык беренчелек узды

5 мартта “КОЛОС” МАДОУ базасында Бөтендөнья татар конгрессы призларына чаңгы ярышлары буенча ачык беренчелек узды. Ярышларда Барда муниципаль округыннан, Чернушка шәһәреннән, Куеда бистәсеннән 100 дән артык чаңгычы катнашты. Ярышларның тантаналы өлешендә Барда муниципаль берәмлеге Думасы рәисе Вахитов Ильгизәр Рәвиз улы һәм Бөтендөнья татар конгрессының вәкиле Вәлиәхмәтов Зөфәр Мөнир улы катнашты.

Спортчылар 3, 5 һәм 10 км дистанцияләрдә көч сынаштылар, үзләренең яшь категорияләрендә Юлаев Руслан, Рахмангулова Рамина, Уразбаев Тимур, Зәитов Олег, Кучукбаев Илфат, Кучукбаева Татьяна, Әзмагулова Гөлфия, Мәсәгутова Фирдәвес, Мурзева Илнар җиңүчеләр булды. Барлык җиңүчеләр һәм призерлар Бөтендөнья татар конгрессы медальләре, кубоклары һәм призлары белән бүләкләнде. Җиңүчеләрне котлыйбыз һәм яңа җиңүләр телибез!

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*