tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Солдат альбомы-2023” бәйгесендә җиңүчеләргә Рәхмәт хатлары тапшырылачак
“Солдат альбомы-2023” бәйгесендә җиңүчеләргә Рәхмәт хатлары тапшырылачак

“Солдат альбомы-2023” бәйгесендә җиңүчеләргә Рәхмәт хатлары тапшырылачак

Бөтендөнья татар конгрессы, “Татарлар” газетасы оештырган “Солдат альбомы-2023” конкурсы җиңүчеләрен 21 нче март көнне 12.00 сәгатьтә Бөтендөнья татар конгрессы бинасында көтеп калабыз. Адресы: К.Маркс урамы, 38/5 йорты. Җиңүчеләргә Рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырылачак. Чарага килгәндә үзләре язган хатларны һәм ясаган рәсемнәрен алып килү сорала.

Исегезгә төшерәбез, быел бәйге 01-19 нчы февраль көннәрендә уздырылды. Бәйге ике номинациядә үтте. Катнашучылар махсус хәрби операциядә катнашучыларга хат  язды һәм 10-15 яшьлек балалар, яшүсмерләр рәсем-открытка ясады.

“Солдат альбомы-2023” конкурсына барлыгы 235 эш килде. Татарстаннан – Балык Бистәсе, Арча, Саба, Балтач, Актаныш, Әтнә, Питрәч, Сарман, Мамадыш, Чүпрәле, Азнакай, Буа районнары, Казан, Әлмәт, Яшел Үзән, Бөгелмә шәһәрләре, Россия төбәкләреннән – Башкортстан, Чувашия республикалары, Ульяновск, Самара, Оренбург, Киров, Омск, Төмән өлкәләре, шулай ук Пермь краенда яшәүче милләттәшләребез актив катнашты. Нәтиҗәдә, жюри  иң кызыклы 23 эшне сайлап алды. Җиңүчеләргә Рәхмәт хатлары тапшырыла. Ә барлык катнашучыларга электрон почта аша сертификатлар җибәрелә.

“Солдат альбомы-2023” конкурсында Рәхмәт хатына ия булучылар исемлеге:

“Солдатка хат” номинациясендә:

Ралия Фәттахова (Балык Бистәсе районы)

Инсаф Шәмсетдинов (Чүпрәле районы)

Марат Хәсәнов (Ульяновск өлкәсе)

Алинә Гарәфиева (Киров өлкәсе)

Зиннур Сабиров (Әтнә районы)

Айгөл Сафина (Актаныш районы)

Илназ Шәйхетдинов (Самара өлкәсе)

Илһамия Гаффарова (Түбән Кама шәһәре)

Гөлфәния Җиһаншина (Башкортстан республикасы)

Сачита Кучарова (Төмән өлкәсе)

Зилә Зәйдуллина (Чувашия республикасы)

Сөмбелә Ибраһимова (Саба районы)

Гүзәл Хәбибуллина (Балык Бистәсе районы)

“Рәсем-открытка” номинациясендә:

Алия Салахова (Чүпрәле районы)

Исламия Гайнанова (Киров өлкәсе)

Равилә Шакирҗанова (Бөгелмә шәһәре)

Айсылу Вәлиева (Мамадыш районы)

Ислам Илалов (Балык Бистәсе районы)

Филсинә Хидиятуллина (Саба районы)

Илүзә Бабшанова (Төмән өлкәсе)

Илнур Юнысов (Самара өлкәсе)

Алия Рәҗәпова (Ульяновск өлкәсе)

Лимар Шакиров (Актаныш районы)

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*