tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Башкортстанда язучы Хисәметдин Исмәгыйлевнең иҗатына багышланган чара узды
Башкортстанда язучы Хисәметдин Исмәгыйлевнең иҗатына багышланган чара узды

Башкортстанда язучы Хисәметдин Исмәгыйлевнең иҗатына багышланган чара узды

2 март көнне Стәрлебаш районы Стәрлебаш авылында Башкортстан татарлары конгрессының урындагы төбәк бүлекчәсе җитәкчесе, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзасы, язучы Хисәметдин Исмәгыйлевнең иҗатына багышланган чаралар узды.

Башкортстан һәм Татарстан язучылар союзы җитәкчеләре Айгиз Баймөхәммәтов һәм Ркаил Зәйдулла, Казан, Уфа, Стәрлебаш районыннан язучылар һәм журналистлар катнашында узган түгәрәк өстәлдә күптән түгел 70 яшен билгеләгән Хисәметдин Шәрәфетдин улының әсәрләренә байкау ясалды.
Чит төбәкләрдән килгән кунакларга район китапханәсенә һәм урындагы музейга экскурсияләр оештырылды.   Соңыннан район мәдәният йортында «Әйтер сүзем бар» дигән әдәби-музыкаль кичә узды.

Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла, халык шагыйрьләре Марсель Галиев, Газинур Морат, «Казан утлары» журналы баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин, проза бүлеге мөхәрире Рафис Корбан,  Башкортстан Язучылар берлеге рәисе Айгиз Баймөхәммәтов, Башкортстанда яшәп иҗат итүче татар язучылары – Руслан Сөләйманов; Дилбәр Булатова, Илдус Фазлетдинов, Мөнир Вафин һәм башкалар тантанада катнаштылар.

Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле Альфред Дәүләтшин үз чыгышында юбилярны котлап, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар  конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән тәбрикләде һәм Стәрлебаш халкына Васил Габтелгаяз улының сәламнәрен җиткерде.Шулай ук истәлекле бүләк – конгрессның кул сәгатен тапшырды.
Чараларны югары дәрәҗәдә оештыруга Стәрлебаш районы хакимияте, Хисәметдин Шәрәфетдин улының гаиләсе, «Эстәрле» татар халык театры режиссеры Зөлфия  Латыйпова һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре күп көч салган.

Еллар дәвамында Башкортстан һәм Татарстан газеталары һәм жуналларында әсәрләре басылып торган Хисәметдин Исмәгыйлевның ике китабы дөрья күрде.  Аның «Никах» кесә китабы «Казан утлары» журналы китапханәсе сериясендә басылып чыкса, бүгенге көндә бер романы рецензия үтә.

Гөлшат Сафина

Башкортстан

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*