Әфганстан татарлары советы башлыгы Забихулло Надери Татар әйтүенчә, татарлар төрле җиргә таралып яшәсә дә, бер-берсенә тартыла
Ул Казанга икенче тапкыр килүен әйтте. Совет башлыгы «Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» форумында катнаша. Ул Татарстанның кунакчыл булуын ассызыклады.
«Татарлар төрле җиргә таралып яшәсә дә, бер-берсенә тартыла. Бу яктан караганда татарлар – бәхетле халык, башкалар кебек түгел», – диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.
Ул Әфганстанда яшәүче татарларның яшәешен әйбәт дип бәяләде. Белем алуга ихтыяҗ булуын әйтте.
Ул шулай ук хезмәттәшлек итү өчен «Татар-информ» агентлыгына рәхмәт сүзләре әйтте. Әфганстан татарларының тормышын чагылдырган язмалар чыгуына шат булуын әйтте.