tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Фәрит Мөхәммәтшин татар эшмәкәрләрен Татарстан бизнесы белән элемтәләрне ныгытырга өндәде
Фәрит Мөхәммәтшин татар эшмәкәрләрен Татарстан бизнесы белән элемтәләрне ныгытырга өндәде

Фәрит Мөхәммәтшин татар эшмәкәрләрен Татарстан бизнесы белән элемтәләрне ныгытырга өндәде

ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Россия төбәкләрендәге һәм чит илләрдәге татар эшмәкәрләрен Татарстан бизнесы белән элемтәләрне тагын да ныгытырга өндәде. Бу хакта ул «Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» форумының пленар утырышында сөйләде.

«Бүген федераль Хөкүмәт ярдәмендә, гамәлдәге илкүләм проектлар, дәүләт программалары ярдәме белән Татарстан республикага федераль акчалар җәлеп итүдә актив катнаша. Сез дә бу программаларда актив катнаша аласыз. Татарстан бизнесы белән тагын да элемтәләрне ныгыту мөмкинлекләрен табыгыз. Сәүдә-сәнәгать палатасы, Эшмәкәрләр, товар җитештерүчеләр берлеге, иҗтимагый оешмалар бу бурычны хәл итүгә әзер», – диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Аның сүзләренчә, хәзер булган темпларны киметмәү бурычы тора. «Оялмагыз, үзегез өчен сорамыйсыз, дәүләт бурычын күздә тотып сорыйсыз, үҗәтлегегезне күрсәтегез, чөнки сез үз җирлегегездәге татар диаспорасын берләштерү бурычын да куярга тиеш. Татар дөньясын саклап калу бурычы өчен чараларын күрерсез дип уйлыйм», – дип мөрәҗәгать итте ул татар эшмәкәрләренә.

«Без татар халкының телен, мәдәниятен, изге традицияләрне сакларга тырышабыз. Россиядә руслардан соң – икенче, Татарстанда ул беренче милләт. Безнең өчен барлык милләтләрнең үзара татулыкта яшәве мөһим. Фундаменталь кыйммәт бу», – дип ассызыклады.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*