tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда халыкара әдәби премиянең финалы узды
Казанда халыкара әдәби премиянең финалы узды

Казанда халыкара әдәби премиянең финалы узды

Бәллүр ябалак үз ияләрен тапты. Казанда мәктәп укучылары арасында үткәрелә торган «Глаголица» халыкара әдәби премиясенең финалы узды. Россиянең һәм дөньяның 17 иленнән барлыгы ике меңнән артык укучы катнашкан. Быел “Глаголица» проекты берникадәр үзгәрешләр дә кичергән.

Минзәлә егете Самат Камалов ”Глаголица» бәйгесендә катнашырга илһамландыручы Муса Җәлил булган. Каһарман шагыйрьнең Минзәлә педагогия училищесы бинасында урнашкан хәрби-сәяси курсларда укыганын беләбез. Самат та батыр шагыйрь истәлегенә багышлап шигырь язган.

Залда утыручы яшь иҗатчыларның һәрберсенең үз илһамчысы бар. Мәсәлән, Айзилә Гыйлфанова дуслары турында язарга ярата. Шуңа да хикәясен Глаголица» бәйгесенә җибәреп караган.
Счастливые истории хәйрия фонды ярдәме белән үткәрелүче Глаголица бәйгесе яшь каләм тибрәтүчеләрнең хыялларын тормышка ашыруда ярдәм итә. Укучыларның шигырь-хикәяләре “Костер”, “Чиж һәм Еж”, “Мурзилка”кебек журналларда басыла.

Замана таләпләреннән чыгып, быел бәйгегә яңа номинаөия дә өстәлгән. Комикслар, пародия, фанфик язучылар да премиягә дәгъва кылды. Җиңүче исемен ишеткәч, нинди хисләр кичерүләрен сүз белән генә аңлатып биреп булмый.

Быелгы бәйгенең тагын бер яңалыгы – “Послание миру” проектын башлап җибәрү. Катнашучылар җәмгыяттәге проблемаларга карата үз мөнәсәбәтләрен белдереп, плакат һәм слоган уйлап табарга тиеш. Аны Берләшкән милләтләр оешмасына җибәрүне максат итеп куйганнар.

trt-tv.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*