Казаннан бик ерак яшәгәнгәме, безгә язучылар бик сирәк килә. Шуңадыр да, язучы, тарих фәннәре кандидаты Фәүзия Бәйрәмова белән очрашуга аның иҗатын яратучы, үзен хөрмәт итүче авылдашлар күп җыелган иде. Заманча җиһазланган, күргәзмәләр белән баетылган, якты, чиста матур китапханә залында үткән очрашу җылы мохитта, кызыклы да, файдалы да булды, минемчә. 1986 елда ук (35 яшендә) СССР язучылар берлегенә кабул ителгән Фәүзия ханым бүгенге көндә 53 китап авторы! 33 китабы исә, татар, рус, немец телләрендә дә бастырылган. Олы хезмәт, сүз дә юк! Шуның янына, һәр китапны язар өчен өйрәнелгән хезмәт, үтелгән чакрымнар, йокысыз төннәрне дә кушсак? Хатын-кызның нәфис иңнәре күтәрәлмәс, бернинди үлчәүгә дә сыймас иҗат газабында туган тарихи мирас бит бу!
Фәүзия Әүхәди кызы күңеле белән язучы, ә тынгысыз җаны, хисле дә, көчле дә йөрәге белән – тарихчы. Кайсы гына китабын, әсәрен, язмасын кулга алсак та милләтебезнең үткәне, аянычлы язмышы, татар халкының борынгыдан килгән кыюлыгы, батырлыгы, булдыклы булуы хакында бәян ителгән. Һәр китабы турында гына түгел, һәр төбәкнең халкы, ул халыкның күргәннәре, яхшысы, яманы, ачысы, төчесе турында Фәүзия ханым сәгатьләр буе сөйли ала. Искиткеч хәтерле, күп мәгълүмәтле, гыйлемле шәхес!
Авылларда очрашуларны оетыручы, гомерен балаларга белем бирүгә багышлаган, Бөтендөнья татар конгрессының Әгерҗе бүлеге җитәкчесе Вәсилә Хакимова үз чыгышында мондый очрашуларның районның күп кенә авылларында узуын, халыкның кызыксынып, сораулар биреп әңгәмә коруын әйтеп узды. Милләтем дип җан атучы, газиз халкын өзелеп яратучы бу ике ханым июль челләсендә бер көндә дүрт авылда булырга өлгерделәр. Тыгыз график бераз гына кыенлыклар да тудырды, әлбәттә. Вакыт җитмәде! Бирелмәгән сораулар, ишетелмәгән җаваплар, әйтелмәгән сүзләр калды… Гомерен халык сәламәтлеген саклауга багышлаган авыл табибыз Әлфия Бәхтиева Фәүзия ханымга чиксез рәхмәтләрен белдерде.
“Мин бу очрашудан күңелемә җылылык, йөрәгемә ял, ә үзем өчен искиткеч күп мәгълүмәт алып китәм!” – диде ул.
Татарстанның атказанган укытучысы Фәтхия Зарипова мәктәптә эшләп килүче музей хакында, “Ак калфак” оешмасының эшләре, авыл тарихы турында сөйләде.
Билгеләнгән вакыт узды. Кичәбез тәмам. Тик, күңел туймады, сусау басылмады… Хәер, әдәбият, иҗат, тарих турында сөйләшеп сүз бетәргә мөмкинме соң!? Сүз тәмен, каләм көчен тойганнар өчен, бигрәк тә… Якты күңелле, сөйкемле, тыйнак Фәүзия ханым белән саубуллашабыз. Милләтемнең горур, кыю, үзсүзле, үҗәт, тырыш кызын күрше авылларда да көтәләр…
Рәхмәт, Фәүзия ханым! Татарстанның иң ерак почмагы – Әгерҗе төбәгенә килеп, йокымсыраган җаннарны уятып, күңелләрдә хәтер утын кабызып китүегез өчен рәхмәт! Сәламәт булыгыз! Күңел кояшыгыз сүрелмәсен, каләмегез армасын, кулларыгыз талмасын! Юлларыгыз имин, якыннарыгыз исән-сау булсын!
Чыганак: vk.com