tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Омск шәһәрендә «Татар утары»н ачу буенча оештыру комитеты утырышы узды
Омск шәһәрендә «Татар утары»н ачу буенча оештыру комитеты утырышы узды

Омск шәһәрендә «Татар утары»н ачу буенча оештыру комитеты утырышы узды

Бүген Омск шәһәренең «Старина Сибирская» дәүләт тарихи-мәдәни музей-тыюлыгында «Татар утары»н ачу буенча оештыру комитеты утырышы узды.

Утырышта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев катнашты. Биредә шулай ук Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров, Омск өлкәсенең Большеречье муниципаль районы башлыгы Василий Майстепанов, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы әгъзасы, «Иртыш» өлкә татар милли-мәдәни үзәге рәисе, “Ибирь” (Себер) татар милли-мәдәни автономиясе Советы Рәисе Тамир Әлимбаев катнашты.

Җитәкчеләр тантаналы чарага әзерлек мәсьәләләре буенча фикер алыштылар, ишегалды мәйданчыкларын карадылар. Биредә “Татпотребсоюз” 4000 кешегә плов әзерләячәк, шулай ук чара кунаклары өчен мәйданчыклар һәм чатырлар оештырылачак.

Исегезгә төшерәбез, 26 августта “Старина Сибирская” музей-тыюлыгы территориясендә «Татар утары» мәдәни үзәген ачу тантанасы була. Бу йорт-музейның төп бурычы – аны музей комплексының төп туристик маршрутына кертү.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*