Шагыйрь, язучы, халыкара журналист, актер Әхмәт Саттар(1939-2018) белән мин ике бертуган балаларының балалары – өченче оя туганнар булабыз (троюродные). Аның турында бик күп язарга була. Ләкин мин үз белгәннәрем, күргәннәрем турында язасым килә. Икебез дә Түбән Новгород өлкәсенең Кочко-Пожар авылыннан, ул миннән ике яшькә кече, сугыш беткән елдан бирле гаиләләре белән Мәскәүдә яшәде. Казан шәһәренә унике яшендә күчеп киткәнче, аның белән авылда бер генә күрешеп калдык.
Исемдә, авылга кайткач, җимерелгән мәчет янында ул күгәрченнәр белән мавыгырга ярата иде. Әхмәт мәктәптә укыганда ук ун яшендә беренче шигырьләрен яза башлаган. Армиядә хезмәт иткән чакларында да тик ятмаган, язган. Шуннан соң, махсус курслар бетереп, Никита Хрущёв, Леонид Брежнев заманында унике ел Кремльдә официантларның һәм банкет залының җитәкчесе булып эшләгән. Шунда төрле чит ил башлыкларын, рәссамнар, язучылар, артистларны күрә, кайберләре белән дуслаша. Шул ук арада Мәскәүдә педагогика институтының филология факультетын читтән торып тәмамлый.
Әхмәт белән очрашулар бик күп булмады. Казанга эшләре буенча килгән чакта без белми кала идек. Кызы Наиләнең никахына мине энем Абдулгафур белән чакырган иде.
Әхмәтебез язучы гына түгел, актер да, унлап кинофильмда (“Ермак”, “Иван Грозный”, “Пелагея”, “Сокровища озера Кабан”, “Доктор Живаго”, Чулпан Хаматова белән “Утомленные солнцем-2” (“Противостояние”), Пимановның Хрущев турында телефильмында һәм башкалар да) төшкән.
Әхмәт Саттар шигырьләренә язылган күбесе җырларның көйләрен СССРның халык артисты, танылган композитор Рөстәм Яхин иҗат иткән. Әхмәтнең җырларын Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Ренат Ибраһимов, Татарстанның халык артисты Эмиль Җәләлетдинов, опера театры артисткасы Зилә Сөнгатуллина башкаруында еш кына ишетергә була.
“Сау бул, XX гасыр”, “Робагыйлар” җыентыгы өчен Әхмәт Ломоносов исемендәге премиягә һәм алтын медальгә лаек булды.
Мәскәүдә туганыбыз Рафек Якупов вафат булгач, анда Әхмәт белән очраштык. Ул мине үз фатирына алып барды. Ә Казанга килгән чагында, Аллаһыга шөкер, бездә дә кунак булды.
2015 елда язучы, эзтабар, төзүче мөхәррир Шаһинур Мос-тафин ярдәме белән Әхмәтнең “Робагыйлар” китабы дөнья күрә. Бер ел үткәч, очрашканда ул бу китапны миңа истәлек итеп бирде. Аның беренче битендә шундый матур сүзләр язылган: “Дорогому земляку – родственнику Нурмухамету. Люби свою малую родину и замечательных людей, и тебя полюбят. Сергачу – 237. Большая Родина. А. Саттар. 20.08.2016”. Бу безнең соңгы очрашуыбыз булып чыкты.
Туган авылларыбызга кайткан саен (тормыш иптәшем Афия Шөбиледән) истәлекле ялгыз (корыган) агачыбызга карап узабыз. Шул көйгә җырлап та җибәрәм.
Хәзерге вакытта Әхмәт тә, Шаһинур да юк, вакытсыз вафат булдылар. Урыннары җәннәттә, авыр туфраклары җиңел булсын. Әмин. Шунысы мөһим – Әхмәт үз авылыбыз каберлекләрендә җирләнде.
Минемчә, Әхмәт Саттарыбыз да горурланырлык күренекле якташларыбызның берсе буларак, мәңгегә халкыбыз хәтерен-дә калыр.
Нурмөхәммәт ЮНИСОВ.
Казан.
1 нче фото: Әхмәтнең кызы Наиләнең никахында. Сулдан уңга: Татарстан дәүләт бию ансамбле артисты, биюче Фердинанд Гимадеев, Әхмәт, энем Абдулгафур һәм мин.