tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әхмәт Саттар- күренекле якташ
Әхмәт Саттар- күренекле якташ

Әхмәт Саттар- күренекле якташ

Шагыйрь, язучы, халыкара журналист, актер Әхмәт Саттар(1939-2018) белән мин ике берту­ган балаларының балалары – өченче оя туганнар булабыз (троюродные). Аның турында бик күп язарга була. Ләкин мин үз белгәннәрем, күргәннәрем турында язасым килә. Икебез дә Түбән Новгород өлкәсенең Кочко-Пожар авылыннан, ул миннән ике яшькә кече, сугыш беткән елдан бирле гаиләләре белән Мәскәүдә яшәде. Казан шәһәренә унике яшендә күчеп киткәнче, аның белән авылда бер генә күрешеп калдык.

Исемдә, авылга кайткач, җимерелгән мәчет янында ул күгәрченнәр белән мавыгыр­га ярата иде. Әхмәт мәктәптә укыганда ук ун яшендә берен­че шигырьләрен яза башлаган. Армиядә хезмәт иткән чакла­рында да тик ятмаган, язган. Шуннан соң, махсус курслар бе­тереп, Никита Хрущёв, Леонид Брежнев заманында унике ел Кремльдә официантларның һәм банкет залының җитәкчесе бу­лып эшләгән. Шунда төрле чит ил башлыкларын, рәссамнар, язучылар, артистларны күрә, кайберләре белән дуслаша. Шул ук арада Мәскәүдә педа­гогика институтының филоло­гия факультетын читтән торып тәмамлый.

Әхмәт белән очрашулар бик күп булмады. Казанга эшләре буен­ча килгән чакта без белми кала идек. Кызы Наиләнең никахына мине энем Абдулгафур белән чакырган иде.

Әхмәтебез язучы гына түгел, актер да, унлап кинофильмда (“Ермак”, “Иван Грозный”, “Пе­лагея”, “Сокровища озера Ка­бан”, “Доктор Живаго”, Чулпан Хаматова белән “Утомленные солнцем-2” (“Противостояние”), Пимановның Хрущев турында телефильмында һәм башкалар да) төшкән.

Әхмәт Саттар шигырьләренә язылган күбесе җырларның көйләрен СССРның халык артисты, танылган компози­тор Рөстәм Яхин иҗат иткән. Әхмәтнең җырларын Россиянең һәм Татарстанның халык ар­тисты Ренат Ибраһимов, Татарстанның халык артисты Эмиль Җәләлетдинов, опе­ра театры артисткасы Зилә Сөнгатуллина башкаруында еш кына ишетергә була.

“Сау бул, XX гасыр”, “Робагый­лар” җыентыгы өчен Әхмәт Ло­моносов исемендәге премиягә һәм алтын медальгә лаек булды.

Мәскәүдә туганыбыз Рафек Якупов вафат булгач, анда Әхмәт белән очраштык. Ул мине үз фатирына алып барды. Ә Ка­занга килгән чагында, Аллаһыга шөкер, бездә дә кунак булды.

2015 елда язучы, эзтабар, төзүче мөхәррир Шаһинур Мос-тафин ярдәме белән Әхмәтнең “Робагыйлар” китабы дөнья күрә. Бер ел үткәч, очрашканда ул бу китапны миңа истәлек итеп бирде. Аның беренче битендә шундый матур сүзләр язылган: “Дорогому земляку – родствен­нику Нурмухамету. Люби свою малую родину и замечательных людей, и тебя полюбят. Сергачу – 237. Большая Родина. А. Саттар. 20.08.2016”. Бу безнең соңгы очрашуыбыз булып чыкты.

Туган авылларыбызга кайткан саен (тормыш иптәшем Афия Шөбиледән) истәлекле ялгыз (корыган) агачыбызга карап узабыз. Шул көйгә җырлап та җибәрәм.

Хәзерге вакытта Әхмәт тә, Шаһинур да юк, вакытсыз вафат булдылар. Урыннары җәннәттә, авыр туфраклары җиңел булсын. Әмин. Шунысы мөһим – Әхмәт үз авылыбыз каберлекләрендә җирләнде.

Минемчә, Әхмәт Саттарыбыз да горурланырлык күренекле якташларыбызның берсе була­рак, мәңгегә халкыбыз хәтерен-дә калыр.

Нурмөхәммәт ЮНИСОВ.

Казан.

1 нче фото: Әхмәтнең кызы Наиләнең никахында. Сулдан уңга: Татарстан дәүләт бию ансамбле артисты, биюче Фердинанд Ги­мадеев, Әхмәт, энем Абдулгафур һәм мин.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*