tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: Азнакайда Әзһәр Шакиров турында «Җылак» исемле фильмын күрсәттеләр

ВИДЕО: Азнакайда Әзһәр Шакиров турында «Җылак» исемле фильмын күрсәттеләр

Район-шәһәр мәдәният йортында данлыклы якташыбыз Әзһәр Шакиров турында «Җылак» исемле фильмын күрсәттеләр. Чарада артист үзе дә катнашты. Күренекле татар актеры, Галиәсгар Камал исемендәге театр артисты, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт һәм «Тантана» театр премияләре лауреаты, Азнакайның Мактаулы гражданы Әзһәр Шәфыйк улы Шакиров райондашлары белән очрашты. Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дамир Гыйләҗев һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Зөлхия Миңнеханова шушы тарихи вакыйгага җыелган тамашачыны тәбрикләделәр.

– Бу матур көндә үзебезнең Әзһәр абыебыз үзебезгә, туган җиренә кайтты. Чыннан да, Азнакаебыз шәхесләргә бай. Без Нәҗибә апабызны да искә алабыз: Әзһәр абый белән бәләкәй генә авылдан яланаяк чыксалар да, Щепкин исемендәге театр училищесына укырга керә алып, югары үрләргә менгән ике шәхесләребез алар. Туган авылларын гына түгел, бөтен районыбызны танытучылар! диде Дамир Гыйләҗев.

– Һәр кеше үзенең якташы, туган иле белән горурланырга, үзенең кем булуын исбат итәргә тели. «Мин беркемнән дә ким түгел» дигән фикер һәрчак җаныгызда булырга тиеш. Ата-бабаларыбыздан мирас булып калган телнең кадерен белегез, милләтебез кыйммәтләрен саклагыз, алар сезгә терәк, таяныч булачак. Сезнең белән күрешү миңа олы куаныч булды. Барыгызга да рәхмәт, дип уртаклашты Әзһәр Шакиров.

Шыгрым тулы зал якташыбызны көчле алкышлар белән хөрмәтләде. Язмыш ачысын сеңдергән истәлекләр экранда күрсәтелгәндә, беркем битараф кала алмады. Кешенең бөек табигатькә ия булуы Әзһәр абыйның такыр булмаган тормыш юлы дәлил булып тора.

Чыганак: aznakaevo-rt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*