tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Россиянең Белоруссиядәге илчесе Борис Грызлов белән очрашты
Васил Шәйхразыев Россиянең Белоруссиядәге илчесе Борис Грызлов белән очрашты

Васил Шәйхразыев Россиянең Белоруссиядәге илчесе Борис Грызлов белән очрашты

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Беларусь Республикасының Минск шәһәрендә. Биредә ул Россиянең Белоруссиядәге илчесе Борис Грызлов белән очрашты.

Очрашу вакытында быел августта Минск шәһәрендә узачак Сабан туе бәйрәмен оештыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Шулай ук Татарстан Республикасы белән Беларусь Республикасы арасындагы үзара хезмәттәшлекне үстерү турында сөйләштеләр. Борис Грызлов проектларны тормышка ашыруда теләктәшлек күрсәтәчәген белдерде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*