tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Түбән Новгород өлкәсендә «Нижгарбикә 2024» бәйгесе җиңүчесе билгеле
Түбән Новгород өлкәсендә «Нижгарбикә 2024» бәйгесе җиңүчесе билгеле

Түбән Новгород өлкәсендә «Нижгарбикә 2024» бәйгесе җиңүчесе билгеле

19 апрельдә Түбән Новгород өлкәсенең Кочко-Пожарки мәдәният йортында 7нче тапкыр «Нижгарбикә» бәйгесе булды.

Кочко-Пожарки мәдәният йортының хәзерге сәнгать җитәкчесе Гөлнара Мусина конкурс тарихында дүртенче тапкыр җиңде. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, «Нижгарбикә» исемен Пашат, Кызыл Тау һәм Андреевка авылларыннан катнашучылар берәр тапкыр алды.

Бәйге элеккегеләре кебек үк, әлеге чарага нигез салучыларның берсе, әлеге мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Эльвира Мусинаның якты истәлегенә багышланган иде.

Анда Түбән Новгород, Дзержинск, Кызыл Тау, Уразовка, Татар Моклокасы һәм Кочко-Пожаркидан 7 конкурсант катнашты.

Чыганак: tugan_yak

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*