tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда Тукай һәйкәленә чәчәкләр салдылар
Казанда Тукай һәйкәленә чәчәкләр салдылар

Казанда Тукай һәйкәленә чәчәкләр салдылар

Бүген татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай туган көн. Татар дөньясы күренекле шәхеснең тууына 138 елны билгеләп үтә. Казанда бәйрәм чаралары иртәдән башланды. Башкаладагы Тукай һәйкәленә казанлылар, кунаклар чәчәкләр китерде.

Бөек шагыйрь һәйкәленә чәчәкләрне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Казан мэры Илсур Метшин, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров  һәм башка дәүләт эшлеклеләре, язучылар, сәнгать әһелләре, Бөтендөнья татар конгрессы хезмәткәрләре салды.

Бәйрәм чаралары көн дәвамында узачак.

Казан Кремлендә Рөстәм Миңнеханов катнашында 2024 елда Г.Тукай исемендәге Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе лауреатларын игълан итү тантанасы узачак. Исегезгә төшерәбез, быел 2024 елда Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Республикасы Дәүләт премиясенә 10 кандидат тәкъдим ителде.

11:30 сәгатьтә Казан дәүләт циркында Габдулла Тукай әкиятләре һәм шигырьләре буенча «Печән базарында» дип аталган беренче милли театраль-цирклы спектакль күрсәтеләчәк.

14:00 сәгатьтә бөек татар шагыйре Г.Тукай һәйкәле янында М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театры бинасы янында традицион рәвештә Туган тел көненә багышланган һәм бөек татар шагыйре Г.Тукайның туган көненә багышланган Шигърият бәйрәме узачак. Чарада Татарстан Республикасы Язучылар берлеге вәкилләре, республиканың иҗат берлекләре, танылган мәдәният эшлеклеләре, киң җәмәгатьчелек катнаша.

17:00 сәгатьтә Казан Кремле территориясендә «Мин татарча сөйләш!» акциясе узачак. Чара «2023-2030 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасы кысаларында үткәрелә. Акция кысаларында заманча татар музыкасының яңа буыны вәкилләре чыгыш ясый, республика акциясенә йомгак ясала, татар телен куллану өлкәсен киңәйтүдә аерылып торган оешмаларны бүләкләү уза. Акция кысаларында беренче тапкыр оештыручылар тарафыннан «Ташаяк» милли дизайнерлар ярминкәсен уздыру планлаштырыла, ул 15:00 сәгатьтә эшли башлаячак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*