tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милләт җанлы балалар
Милләт җанлы балалар

Милләт җанлы балалар

Димитровградның “Юность” балаларга белем бирү үзәгендә “Идел буе халыклары фестивале” дип исемләнгән профильле смена тәмамланды. Милли-мәдәни автономияләр инициативасы буенча үткәрелгән әлеге фестивальдә быел 126 бала катнашты, шуларның егермесе татар милләте вәкилләре иде.

Хәзер инде традициягә әверелгән профильле сменаның икенче көнендә өлкәбезнең төрле районнарыннан җыелган татар балалары белән очрашуга без дә чакырулы идек. “Юность”ка сәгать ярым алданрак барып җитүебезгә сөенеп туялмадык. Бик вакытлы килдегез, актлар залына рәхим итегез, анда милли мәдәниятләргә багышланган концертыбыз башлана, балалар үзләренең презентацияләрен күрсәтәчәкләр, дип безне шатланып каршы алды смена җитәкчесе Ирина Матюнина.

Әлеге концертта татар балалары да үзләренең иҗади осталыкларын күрсәтте. Николаевка районы Зур Чирекле урта мәктәбе укучылары сәхнә түренә затлы милли костюмнардан килеп чыгып, татар халкының данлы вә шанлы тарихы, мәркәзебез Казанның үткәне турында мавыктыргыч итеп сөйләделәр. Мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Нәсиха Рәфат кызы Ягудинаның яшь буында милли үзаң, милли горурлык хисе тәрбияләү максатында күп көч һәм тырышлык куюы нәтиҗәсе бу. Аның сәләтле укучылары шартлатып татарча сөйләшәләр, олимпиадаларда һәм фестивальләрдә дә сынатмыйлар. Ә Ульяновскиның 102 нче инженерлык лицее укучылары үзебезчә оста җырладылар да, типтереп биеделәр дә. Әти-әниләребез үз акчаларына милли костюмнар тектерде, татарча җырларга өйрәтәләр, ди башына матур түбәтәй киеп куйган 10 яшьлек Илсур. Ул ярыйсы гына татарча да сөйләшә булып чыкты. Гаиләсендә милли тәрбия алып, татар баласы булуы белән горурланып үсүче Илсур бик күпләр өчен үрнәк булып тора. Өлкәбездә менә шундый чын татар-мөселман гаиләләре күбрәк булсын иде.

Өлкә мәктәпләрендә белем алучы рус, татар, чуваш һәм мордва балаларының презентацияләрен караганнан соң, үзебезнең татар балалары белән ике сәгатькә якын әңгәмә кордык. Әлеге истәлекле очрашуыбыз узган зур бүлмәне танылган милләттәшебез – Россиянең атказанган укытучысы Роза Шәмәрдән кызы Ахметжановага багышланган бай эчтәлекле стенд бизи. Ул озак еллар дәвамында менә шушы “Юность” балаларны сәламәтләндерү лагерена җитәкчелек итте. Тынгысыз йөрәкле, милләт җанлы шәхес буларак Димитровград шәһәр һәм Ульяновск өлкә татар милли-мәдәни автономияләрен уңышлы әйдәп барды. Димитровградта – 22 нче татар мәктәбен, Яңа шәһәрдә 91 нче татар этномәдәни компонентлы мәктәпне ачу максатында көчен һәм сәламәтлеген кызганмады. Яшь буын Роза ханым кебек булдыклы шәхесләребезне белергә, алар белән горурланырга тиеш.

Быел профильле сменада Николаевка районы Зур Чирекле урта мәктәбендә, Димитровград шәһәренең Г.Тукай исемендәге 22 нче мәктәбендә һәм Ульяновскиның 102 нче инженерлык лицеенда белем алучы татар балалары катнашты. Иске Кулаткы районы вәкилләрен күпме генә көтсәк тә, никтер, килә алмадылар, дип борчылуын белдерде Ульяновск өлкәсе мәгариф үсеше институтының этномәдәни белем бирү бүлеге начальнигы Ирина Матюнина.

Балалар үзләре белән таныштырып үттеләр һәм мәктәпне тәмамлап, кем булырга, нинди һөнәр сайларга җыенулары турында сөйләделәр. Әлбәттә инде, кызларның күбесе укытучы яки медик булырга хыяллана. Газета хезмәткәрләре буларак без аларга журналистика факультетына керү тәртибе турында тәфсилләп сөйләдек, шушы серле вә мавыктыргыч кәсепне сайларга үгетләдек. Ни гаҗәп, әлегә берсе дә журналист булырга теләк белдермәде. Ә менә “Өмет” газетасын шактый өлеше ишетеп белә булып чыкты. Бу газета безнең өйдә бар, әби-бабам, әти-әнием  яздырып ала, диделәр. Дөрес, милли басма белән якыннан таныш булучыларның күбесе данлыклы Зур Чирекле авылыннан иде.

Милләт җанлы балаларга “Өмет”нең тарихы, төп рубрикалары, яңа гына чыга башлаган “Балалар сәхифәсе” турында сөйләдек. Әлеге сәхифәнең соңгы чыгарылышында урын алган кроссвордны һәм биремнәрне бергәләп чиштек. Яшь дусларыбыз викторинада катнашып, редакциянең призларын да оттылар. Газетаның рәсми сайты, телеграм-каналы һәм “Вконтакте”дагы сәхифәсе аларда аеруча зур кызыксыну тудырды. Яшь буын вәкилләрендә татарлар тормышындагы яңалыклар белән онлайн-режимда танышып бару теләге көчле икән.

Татарстан Язучылар берлегенең Ульяновск өлкә бүлеге җитәкчесе, күп китаплар авторы Шәфикъ Иматдинов һәм Татарстан Язучылар берлегенең шәрәфле әгъзасы, Мәләкәс шагыйрәсе Гөлсинә Ханәфи яңа гына табадан төшкән шигырьләрен укыдылар, иҗат дөньясына кереп китү серләре белән бүлештеләр. Туган илебезне, туган җиребезне, туган телебезне яратыгыз, мөмкин кадәр күбрәк татарча китаплар укыгыз, үзара үзебезчә сөйләшегез, дип киңәшләрен бирде каләм ияләре.

Фестивальдә катнашучы татар балалары белән өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рамис Сафин да очрашты. Ул укучыларга төбәгебездән чыккан данлыклы шәхесләр турында сөйләде. Ә Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәрләре Гакыйль һәм Рәйсә Шакуровлар татар халкының борынгы һәм заманча халык авыз иҗаты турында сөйләп, аларны җырлап та күрсәттеләр. Рәйсә ханым Казанда яшәүче кызы Ләйсәннең балалар өчен язылган “Тәкбир” исемле китабын бүләк итеп тапшырды. Димитровград шәһәренең Г.Тукай исемендәге 22 нче мәктәбе педагоглары легендар шагыйрь һәм рәссам Гакыйль Сәгыйровның тормыш һәм иҗат юлына багышланган бай эчтәлекле презентация тәкъдим иттеләр. Аннары Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Алсу Альметова Сембер-Ульяновск татарларының борынгы милли киемнәре, чигүле сөлгеләре хакында кызыклы әңгәмә корды.

“Без төрле, әмма без бергә” шигаре астында узучы милләтара фестиваль Идел буе халыкларының мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре белән танышу өчен менә дигән мөмкинлек ул. Төбәгебезнең төрле почмакларыннан килгән татар балалары анда һич тә сынатмыйлар. Шактый өлешенең, төгәлрәге, шәһәр мәктәпләрендә белем алучыларының ана телен белмәүләре, татарча сорауларга урысча җавап бирүләре генә борчуга сала. Җиденче-сигезенче класска кадәр туган телне фән буларак өйрәнгән балалар, кем әйтмешли, татарча ипи-тозлык булса да белергә, үзебезчә җавап бирә алырга тиеш. Алар да үзебезчә белмәгәч, безгә киләчәктә нишләргә кала инде..

Исхак ХӘЛИМОВ.

Чыганак: emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*