tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Ел гаиләсе» конкурсының җиңүчеләре
«Ел гаиләсе» конкурсының җиңүчеләре

«Ел гаиләсе» конкурсының җиңүчеләре

2023 елның 17 октябре көнне  “Ел гаиләсе” Бөтенроссия конкурсының җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. Аны Россия Хезмәт министрлыгы белән балаларга ярдәм фонды берлектә үткәрделәр. Кичә Мәскәүдә, «Алтын боҗра» милли халык музыкасы һәм җыр театрында илебезнең төрле төбәкләреннән 84 гаилә җыелды. Быел алар «Күп балалы гаилә», «Яшь гаилә», «Авыл гаиләсе», «Традицияләрне саклаучы гаилә», «Алтын гаилә» номинацияләрендә иң яхшылар дип танылды.

Татарстан Республикасын әлеге конкурста Мөслим муниципаль районыннан «Яшь гаилә» номинациясендә җиңгән Айрат һәм Айгөл Шәйгардановлар гаиләсе тәкъдим итте.

Ихластан Шәйгардановлар гаиләсен җиңүләре белән тәбрик итәбез! Бәхетле матур тормыш, киләчәкта дә уңышлар телибез!

Тулырак: muslumirc.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*