tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Разил Вәлиев вафат
Разил Вәлиев вафат

Разил Вәлиев вафат

Татар халкы зур югалту кичерә. Бүген язучы, җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе, милләтпәрвәр шәхес,  Бөтендөнья татар конгрессына нигез салучыларның берсе, бүгенге көнгә кадәр  Милли Шурасы әгъзасы  булган Разил Исмәгыйль улы Вәлиев бакыйлыкка күчте.

Разил ага гомере буе татар халкына хезмәт иткән олуг шәхес. Аның язган әсәрләре, шигырьләре, җырлары милләтебез мәдәнияте күгендә үз урынын барлар.  Республикабыз халкы өчен кылган изге гамәлләре  Татарстан тарихы битләренә язылыр.

Бөтендөнья татар конгрессы мәрхүмнең хатыны Алия ханым, балалары, туганнары һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша. Разил Исмәгыйль улының урыны җәннәттә, авыр туфрагы җиңел булсын. Иннәлилләһи вә иннә иләйһи раҗигун!

Разил Вәлиев – татар язучысы, шагыйрь, күренекле җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе, Татарстанның халык шагыйре, Татарстан Республикасының Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты (2007), Татарстанның М. Җәлил исемендәге республика премиясе лауреаты, Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Россия Гуманитар Фәннәр Академиясенең шәрәфле академигы. Татарстан Фәннәр академиясенең шәрәфле әгъзасы (2017).

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*