tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әлфирә Балтачева: «Безнең якларда яшәүче татарларның бердәм булуына сөенәм»
Әлфирә Балтачева: «Безнең якларда яшәүче татарларның бердәм булуына сөенәм»

Әлфирә Балтачева: «Безнең якларда яшәүче татарларның бердәм булуына сөенәм»

“Сезнең якларга барырга җыендык”, — дип шалтыраткач, каршы як трубкадан: “Килегез, көтәбез!” — дисәләр, кар-бураннар, тоташ яңгырлар да комачау итми безгә. 25 градус салкын дип тә тормадык, баш мөхәррир Рәмзия Габбасова, телевидение корреспонденты Фәнзилә Салихова, мин, машина йөртүчебез Наил абый, исән-имин генә йөреп кайтырга язсын дип, иртәнге алтыда ук юлга чыктык. Барасы юлыбыз якын ара түгел: Юкамен, Тегермән, Палагай авыллары.

Бу якларга бер дә барганым юк. Кайсы якта икәнен картадан күреп, хезмәттәшләрем сөйләвеннән генә ишетеп белә идем. Тирә-якта урман. Кышкы матурлыкка сокланып барганда, поши очрады. Юл аша чыгарга җыенган иде, машина килгәнен күреп, туктап калды. Бер машина да очрамавы, телефоннарыбызда элемтә сызыклары бөтенләй югалу күңелдә шом уятты. Җитмәсә, барган саен температура тагын да түбәнрәк төште. Каршыга килүче бер машинаны күргәч, эчкә җылы йөгерде…

Саваплы гамәл кылучы Әлфия апа

Ниһаять, без — Юкаменда. Машинабыз килеп туктауга, безне Исмәгыйль хәзрәт каршы алды. Эчкә узуга, без дин сабаклары алырга килгән апаларыбызны күреп сөендек. Аларны Әлфия Хаҗи кызы Халидова укыта. Ул: “Пандемия аркасында узган ел укуларны туктатып торырга туры килде. Гыйнварның унтугызыннан янәдән башлап җибәрдек. 15 кеше даими рәвештә укырга йөри. Быел 2 атнага бер Ижаудан килеп йөрим. Бер килгәч, 3 көн укытам. Көненә бишәр сәгать шөгыльләнәбез. Кагыйдәләр өйрәнәбез, сүрәләр ятлыйбыз, намаз да укыйбыз. Барыбыз да өлкән яшьтә булгач, тәнәфесләрдә кан басымнарыбызны үлчәп алабыз, чәй эчеп, тамак ялгыйбыз”, — ди. “Ничек бу якларга укытырга килергә булдыгыз? Үзегез шушы якларданмы?” – дидем. “Фаиз хәзрәт: “Бөтен җирдә мәчетләр ачыла, озакламый Юкаменда да булачак”, — дигән иде бер вәгазендә. Үзәк мәчеткә баргач, Рөстәм Гатауллинга үземнең укытырга теләвем хакында әйттем. “Юкаменда мәчет ачылгач, анда йөрүчеләр, белем алырга теләүчеләр булыр микән? Анда укытучылар бармы?” – дидем. “Әллә барыр идегезме?” – диде ул. “Барыр идем, үземә дә үсеш кирәк, белгәнемне өйрәтәсем килә. Гел кабатлап торгач, онытылмый да”, — дидем. Менә шундый сөйләшү булган иде.

«Мәчет ачылгач, укырга теләкләре булучылар барлыгын әйттеләр. Тик укытучы юк. Барам, дигән идең, бармыйсыңмы соң?” — диде миңа Рөстәм шактый вакыт узгач. Берсүзсез ризалаштым, чөнки алдан ук үзем әйтеп куйган идем бит. 70 яшемә җитеп, Юкаменның кайда икәнлеген белми идем.

Салкын көзге кич. Караңгыда “Сапсан” автобусы белән килеп төштем Глазовка. Мине Исмәгыйль хәзрәт каршы алды. Ә мин аның хәзрәт икәнлеген дә белми идем. Эчемнән генә: “Нишләп йөри икән бу шофер?” — дип уйлап куйдым. Ул да миңа: “Шушындый көнне, бу пычракта шулкадәр ерак арадан килмәсәгез! Беткән идемени каладан килеп укытучы (кала дип Глазовны атыйлар)?” – димәсенме. Мин бер сүз дәшмәдем. Чөнки бертуктаусыз явучы көзге яңгыр астында, кеше этен дә урамга чыгармас­тай көнне мин йөрим. Хәзер дә автобустан төшүгә, шәкертләрем каршы алалар, озатып куялар. Дөрес, Юкаменның үзенә кадәр автобуслар йөри. “Алар куркыныч, аның белән йөрмәгез”, — диләр шәкертләрем. Җәяү йөргәнем юк, каршы алып, озатып куялар. Биредә фатирда торам, фатир хуҗам да бик яхшы.

Гомер буе хисапчы булып эшләдем. 2010 елдан 2 ел Ижау мәчетендә укыдым. Аннан укуымны Казан мәдрәсәсендә дәвам иттем. Укуымны тәмамлагач, 2016 елдан Үзәк мәчеттә укыттым. Әлхәмдүлилләһ, менә шулай дин юлында. Хәзер дин нигезләрен өйрәнергә бөтен шартлар да тудырылган. Мин бит 5-6 кеше булса да, укытырмын дип килгән идем. Килеп керсәм, 15 кеше утыра. Шуңа күңел сөенә. Мәчетләребез безнең өчен күңелләрне бушата, шатлыкларны да, кайгыларны да уртаклаша, гыйлем ала торган урын булсын иде. Коръән бит ул – хикмәтле сер. Бер укый башласаң, гел үзенә тартып тора. Ихлас күңелдән, зур теләк белән бер көндә бик озын сүрәләрне өйрәнеп була.

Барысы да шома гына бармый инде. Аллаһы Тәгалә юлында булгач, җиңеллеген бирә. Мин үзем дә татарча сөйләм телен генә беләм. Ә биредә халык сөйләме бөтенләй үзгә. Әдәби татар теле аларга кыенрак. Бу күбесенең катнаш никахта булуыннан да киләдер…

“Без татарча да өйрәнер идек”, — диләр шәкертләрем. Әгәр татар телен өйрәтүче булса, тагын да яхшы булыр иде. Быел инде икенче елын укытам, бу төркемдәгеләр ки­ләсе елга тәмамлыйлар. Аллаһ бирсә, Ислам дине нигезләрен, Коръән укырга өйрәнергә теләүчеләр өчен яңа төркем тупларга исәп­лим. Монда миңа Мәдинә Абашева ярдәм итә. Аңа зур рәхмәт әйтәсем килә. Дини белем алу теләге яшь чакта да, олыгайгач та туарга мөмкин. Теләге булганнар хәзердән үк язылсыннар, мөрәҗәгать итсеннәр иде. Һәр көнебезне изгелектә, гыйбадәттә уздырырга язсын”, — ди Әлфия апа.

Әлфия ханым гына түгел, мин дә әлеге якта яшәүчеләр сөйләмен аңламый идем. Удмуртиянең төньяк районнарында яшәүчеләр белән ешрак аралаша башлагач, “яман яхшы”ның “бик яхшы” икәнлегенә төшендем. Өлкән яшьтә булуына карамастан, үз ихтыяры белән атна саен 500 чакрымга якын юл узып, саваплы гамәлләр кылучы Әлфия Халидова белән горурланмас­лыкмы соң? «Афәрин», — диясе килә аңа.

Безнең белән очрашуга Юкамен районы хакимият башлыгы урынбасары Әлфирә Балтачева килгән иде. Ул мәчетнең татарлар өчен җыелу урыны булуын билгеләп үтте. Милләттәшләребезнең аны саклап тотуларына, биредә җәй көннәрендә бигрәк ямьле булуы, ишегалдының чәчәкләргә күмелүе турында сөйләде. “Яңарыш” газетасына яздыру өстендә эшләргә ышандырды. Аның безне Тегермән, Палагай авылларына озата баруы, эше тыгыз булуга карамастан, безнең белән көне буе булуына да сокландык. Милләтебезне, телебезне ихлас күңеленнән яраткан мондый җитәкчеләре булганда, биредә яшәүче татарларның эшләре дә алга таба гөрләп барыр.

Исмәгыйль хәзрәт: “Үзебезнеке үзебезгә җитеп бара”

“Мәчеткә җомга намазларына 6-9 ир-ат килсә, хатын-кызлар — 10нан артык. Элек Юкамен районында 17 мәчет булса, хәзер 5 мәчет – Юкамен, Тегермән, Починки, Палагай авылларында. Шәфи авылында мәчет төзелеп килә. Мәчетләребезнең ишекләре ачык. Узган ел укулар март аена кадәр дәвам итте. Корбан гаетендә мәчет ишегалдында корбан ашы уздырдык. Укырга йөрүчеләрнең иң яшенә — 57, иң өлкәненә – 75 яшь. Мәчетебездә 2018 елдан бирле намазлар укыла. 2019 елда мине имам итеп куйдылар. Әле ул чакта лаеклы ялга чыгып, дин юлына баскан гына идем. “Мәчет төзегәндә дә нигезен салган чагыннан ук син йөрдең, догалар да беләсең, укырсың әле”, — диделәр. Хәзер инде Пермь мәдрәсәсендә гыйлем алам. Икенче елын укыйм. Пандемия аркасында, укуны онлайнга күчерделәр. Миңа шунысы гына авыррак. Ә болай мәчеттә вәгазьләрне татарча укыйм. «Яңарыш» газетасындагы, “Шура” журналындагы, “Динсез яшәп булмый”, “Нәсыйхәт”, “Илле хөтбә” китапларындагы вәгазьләрне кулланам. Мин үзем гомер буе “Сельхозхимия”дә “Урал” машинасында шофер булып эшләдем. Украинага, Оренбургка кадәр барып җиткән чаклар булды. Лаеклы ялга чыккач, вакытымны заяга уздырмыйм дип, үзлектән сү­рәләр өйрәнә башладым. Мәчетебез булу — һәммәбезгә дә сөенеч. Нәрсә ул ислам, иман, гыйбадәт, гаилә мөнәсәбәтләре дигәнне төшендерергә тырышабыз. Коръән ашлары уздырабыз. Кергән сәдака акчалары мәчетнең барлык түләүләренә (утка-газга) җитеп бара, Аллаһка шөкер”, — дип сөйләде Исмәгыйль хәзрәт Митюков.

“Яшьләр мәчеткә йөриме?” – дигән соравыма: “Авылда яшьләр калмый шул. Калганы да авылда эш булмагач, читкә китә. Гаиләмә килгәндә, балаларым да дин юлында. Кызым Рәйсә Минһаҗева Ижауда Җәмигъ мәчетендә укыта. Оныкларыбыз намазда, кечкенәсе 1 нче сыйныфта укый. Кайчак мине дә төзәткәлиләр, мин дә алар кебек укыйм бит мәдрәсәдә. Сөенәм шулай бергәләп дин юлында булганыбызга. Әле дә ярый мәчетебез бар. Элек мәчет югында дини бәйрәмнәрдә Починки, Тегермән авылларына бара идек.

Милләттәшләребезгә, кардәшләребезгә әйтер теләгем: иман белән, ислам белән белән яшисе иде. Гыйбадәт йортыбызның ишекләре һәрчак ачык. Җыйган байлыгыбыз, малыбыз түгел, алган дини гыйлемнәребез безнең белән ахирәт дөньясына китә”, — диде ул.

Сүзебезгә укырга йөрүче апалар да кушылдылар. Мәдинә Ярулла кызы Касимова: “Хезмәт юлымны тегүче булып башладым. Эшемдә кыс-картылуга эләккәч, хастаханәдә санитарка булып хезмәт куйдым. Лаеклы ялга чыккач, буш вакыт күп бит. Аллаһка шөкер, мәчеткә дә йөрим. Улым татарча белә. Онык­ларым белән дә татарча сөйләшәбез. Үз ана телләрен белсәләр, комачау итми. Дини белемне алырга да татар теле кирәк. Хәзер инде биш вакыт намазны укыйбыз. Әлфия апага бик зур рәхмәтлемен. Җәй көнендә Аллаһ йортыбызның ишегалдында чәчәкләр утыртабыз, су сибәргә чиратлап йөрибез. Буш вакытларымда укырга яратам. “Яңарыш” газетасын көтеп алабыз, бик яратып укыйбыз. Әдәби китаплар алырга мөмкинлек юк, шуңа газетадагы хикәяләрне көтеп торабыз”.

Сәгыйдә Митюкова: “Безгә “Яңарыш” газетасын яздырып бүләк итүе өчен Фаиз хәзрәткә рәхмәтләребезне белдерәбез. Газеталарны Аннур Бекмансуров Ижаудан алып кайта. Аңа бик зур рәхмәт. «Яңарыш»ны кулга алуга, аны башта караш­тырып чыгам, ниләр барлыгын беләм. Аннан шигырьләрне укыйм. Күңел тулып, күзләр яшьләнгән чаклар да була. Үзем дә шигырьләр языштыргалыйм. Туган көннәргә барганда, котлауларны язып алып барам. “Мондый матур сүзләр кайдан таптың?” — диләр, “Яңарыш”тан, — дим. Оныкларым да “Алтын йомгак”ка язалар, минем хакта язганнары да бар. Шулай укып, күзәтеп барабыз. Дини белем биргәне өчен Әлфия Халидовага бик зур рәхмәт. Ул булмаса, без болай җыела алмас идек. Аңа сәламәтлек телибез. Мәчетебездә укулар тукталмасын иде”.

Гөлнара ВӘЛИЕВА
yanarysh.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*