tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Түбән Камада «Милләт кызы» бәйгесе оештырыла
Түбән Камада «Милләт кызы» бәйгесе оештырыла

Түбән Камада «Милләт кызы» бәйгесе оештырыла

Түбән Каманың Халыклар дуслыгы йорты Татарстан халыклары ассамблеясенең Түбән Кама филиалы һәм мәдәният идарәсе ярдәме белән «Милләт кызы» конкурсын үткәрә.

Конкурска үз халкының телен һәм гореф-гадәтләрен белгән 15 – 20 яшьлек кызлар чакырыла. Гаризалар 22 февральгә кадәр кабул ителә. Анкетаны түбәндәге электрон почтага җибәрергә кирәк: [email protected] ( «Милләт кызы» дигән тамга белән).

Катнашучылар өчен түбәндәге биремнәр каралган:

1. «Мин – үз халкымның кызы!»

Иҗади визит карточкасы: чыгышта үз  халкыңның тарихы, үзенчәлеге, гореф-гадәтләре, туган телне белү, милли гореф-гадәтләрне саклап калу һәм дәвамчанлык чагылдырыла.

2. «Талантлар бәйгесе»

Җыр-бию, нәфис сүз, миниатюра –   башкару осталыгының теләсә кайсы жанрында (җыр-бию, нәфис сүз, миниатюра)   чыгыш ясарга кирәк.

3. «ЭТНО»  стилендә

Катнашучы  милли элементлар кулланып, яшьләр өчен үзе теккән костюм яки халык традицияләрен заманча дәвам итүне күздә тоткан аксессуар тәкъдим итәргә тиеш.

4. «Минем Түбән Камам»

Конкурста катнашучылар Түбән Каманың 55 еллыгына багышланган викторина сорауларына җавап бирергә тиеш.
Әзерлек һәм чыгыш ясау вакытында катнашучыларга 5 кешелек төркем ярдәм итә ала.

Чара 15:00 сәгатьтә Халыклар дуслыгы йортында (Химиклар пр., 74б) башлана.

tat.e-nkama.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*