tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әлмәндәр нәрсәгә өйрәтә?
Әлмәндәр нәрсәгә өйрәтә?

Әлмәндәр нәрсәгә өйрәтә?

Сагыну. «Әлдермештән Әлмәндәр» спектаклен караганнан соң Туфан абый сүзен, аңлаешлы куелышны никадәр сагынганыңны аңлыйсың һәм режиссерга кыюлыгы өчен рәхмәт укыйсың.

Чыннан да, режиссер Марсель Сәлимҗановтан һәм Шәүкәт Биктимеровның үлемсез Әлмәндәреннән соң, хәтта Камал театры да әлеге пьесаны яңартырга базмады. Ә бит әсәрне яшәтәсе, караган саен карыйсы килә. Баксаң, курчак театрында, Илгиз Зәйни үзе әйткәнчә, физика һәм тормышның башка законнары бүтәнчә эшли икән. Баштарак без таныш чалымнарны эзләсәк, бераздан бөтенләй башка дөньяга, үзгә куелышка эләккәнне аңладык. Драматургның кызы Әлфия Миңнуллина да нәкъ шундый фикердә:

– Сагыш, сагыну хисләрен уятты. Миңа калса, режиссер белеп шундый алым куллангандыр. Чөнки мин Шәүкәт Биктимеров, Ирек Баһман, Нәҗибә Ихсанова, Рәшидә Җиһаншина тавышларын да ишеткәндәй булдым. Икенче яктан, курчак театры өр-яңа спектакль әзерләгән. Фикер генә шул ук: бу дөньяга килгәнсең икән, ник килгәнеңне белеп, яшәүнең тәмен тоеп яшәргә кирәк.

Әлмәндәр:
«Мин кылган эшләремә үкенмәдем. Ярты юлда менә шушы алачык кала, тагын… тагын… Ә-ә-ә, якты дөнья кала икән. Төзелеп бетмәгән дөнья кала. Төзеп бетерәсе иде. Кешеләр үлсәләр дә, минем яшемә җитеп үз үлемнәре белән үлсеннәр иде».

Илгиз Зәйни театрда олылар өчен икенче спектакль чыгара. Аның беренчесе – легендар җырчы Әлфия Авзалова истәлегенә багышланган «Әлфия» булса, икенчесе «Әлмәндәр» булды. Аның куелышы да махсус уйланылган кебек, әҗәл арабызда йөргән вакытка туры килде. Режиссерның планнары зурдан: аның биләүсәдәге баладан башлап, өлкәннәргә кадәр театрга тартасы килә. Бәби театры акрынлап тернәкләнеп килә, шул ук вакытта кечкенә чагында курчак театрына аяк басмаган өлкәннәр дә тартыла. Режиссер махсус татарның бәгыренә якын шәхесләрне сәхнәгә күтәрә. Йә, кайсы татар Әлфиянең җырларын ишетмәсен дә Әлмәндәр бабайның кем икәнен белмәсен инде?! Юктыр андый кеше.

Ә бит курчакларның көче зур. Алар драма артисты булдыра алмаганны булдыра, драма театрының көче җитмәгән әсәрне сәхнәгә чыгара ала. Нәтиҗәдә әле кайчан гына җанны әрнеткән театрга ышаныч һәм өметләр зурайганнан-зурая бара. Җанны әрнеткән дим, чөнки кайчандыр «Әкият»тә дә татар спектакльләренә урын тарайган кебек булган иде. Илгиз Зәйни исә театрда татар телен күтәрде. Бусы – галимә Миләүшә Хәбетдинова фикере:

– Ниһаять, татар спектакле курчак театрының зур залында күрсәтелде. Режиссерның драматург Туфан Миңнуллинга, тарихыбызга сакчыл карашы ошады. Бу спектакль алтмышынчы еллар мәдәниятенә, язучыларына, артистларына реквием булып яңгырады.

Премьера алдыннан Илгиз Зәйни, велосипед уйлап чыгару белән шөгыльләнмәдек, пьеса буенча бардык, дип сөйләгән иде. Ә бит «велосипед уйлап чыгармау» да тансыкка әйләнгән икән. Танылган режиссер Андрей Кончаловский сүзләре искә төште әле. «Тамашачы режиссер нәрсә әйтергә теләде, нәрсә уйлады дип баш ватарга тиеш түгел», – дигән иде Казан кунагы. Биредә исә беренче планда Туфан Миңнуллин сүзе һәм башкача булырга мөмкин дә түгел кебек.

Бу җәһәттән Әлмәндәр – Юрий Чуктиев, әҗәл – Дилүс Хуҗиәхмәтов Туфан абыйның фикерен төгәл һәм телнең тәмен тоеп җиткерделәр. Тел җәһәтеннән башка актерларга азрак эшлисе әле. Сүз уңаеннан, төп персонажларның образлары да күңелгә якын булды. Ә менә Мансур белән Гөлфирә курчаклары башка спектакльдән ялгыш килеп эләккән дигән хис калды…

Әлеге спектакль «Кече ватан мәдәнияте. Театр – балаларга» программасы ярдәмендә гамәлгә ашырылган. Шушы ук программа нигезендә «Бүре һәм җиде кәҗә бәтие», «Пингвин баласы Пинк маҗаралары» спектакльләре дә куелачак. Пинк маҗараларында балалар агачларның һәм чәчәкләрнең татарча атамаларын өйрәнеп китәчәк икән әле. Татарча дигәннән, «Әкият» балаларга «Тыпырдык» спектаклен дә чыгара. Анысында балалар уеннар һәм композитор Эльмир Низамов, шагыйрә Резедә Гобәева иҗат иткән җырлар ярдәме белән санагычлар, тизәйткечләр өйрәнәчәк. Кыскасы, «Әкият» үзгәрә. Үзгәрешләренә сөенергә генә булсын. Безгә исә ник туганыңны белеп, яшәүнең тәмен тоеп яшәргә язсын.

Гөлинә Гыймадова

vatantat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*