tatruen
Баш бит / Яңалыклар / РФ төбәкләреннән килгән студентларны җәйге ялларда эш белән тәэмин итү турында сөйләшү булды
РФ төбәкләреннән килгән студентларны җәйге ялларда эш белән тәэмин итү турында сөйләшү булды

РФ төбәкләреннән килгән студентларны җәйге ялларда эш белән тәэмин итү турында сөйләшү булды

5 октябрьдә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илгиз Халиков “Балаларны һәм яшь үсмерләрне савыктыру, ялларын һәм шөгыльләрен оештыру буенча шәһәр “Ял” үзәге” җитәкчелеге белән очрашты. Эшлекле киңәшмәдә РФ төбәкләреннән килгән студентларыбызны җәйге ялларда эш белән тәэмин итү турында сүз барды. Якын арада Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты һәм Казан шәһәре Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты арасында килешү төзү турында фикер алышу оештырылачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*