tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Эльмира Шәрифуллина Булат Ибраһимов китабы турында: «…Егетләрчә сулкылдавы…»
Эльмира Шәрифуллина Булат Ибраһимов китабы турында: «…Егетләрчә сулкылдавы…»

Эльмира Шәрифуллина Булат Ибраһимов китабы турында: «…Егетләрчә сулкылдавы…»

Күренекле шагыйрә Эльмира Шәрифуллинаның шагыйрь Булат Ибраһимовның Татарстан китап нәшриятында басылган «Утырып сөйләшик әле бер…» исемле шигырь китабына рецензиясен тәкъдим итәбез. Язмада шагыйрьнең әсәрләреннән цитаталар китерелеп, аның иҗатына турында фикерләр әйтелеп кенә калмаган, ә шигърият һәм нәшрият турында уйланулар да бар.

лгышмасам, 2015 ел иде. Татарстан Язучылар берлегенең Габдулла Тукай исемендәге клубында башына кара төстәге түбәтәй кигән чандыр буйлы яшь егет шигырь укый:

Шундый җиңел тел ул,

Хәрефләре дә юк, язуы да…/…/

Балык теле бездә

Атасыннан баласына күчә телебезгә,

Бөек телебезгә.

Балык булып барабыз бит

Үзебез дә.

(«Балык теле»)

Менә шушы шигыре белән үзен танытты да, халык күңеленә кереп тә калды Булат Ибраһимов. Ягъни Булатның исемен атауга ук, беренче булып, «Балык теле» исемле шигыре күңелгә килә; колакта яраткан җырчыбыз Артур Исламовның күк гөмбәзләрен тетрәтерлек көчле тавышы белән башкарган: «Татар, алга!»; «Без исән, без тере»; «Без бергә!» җырлары яңгырый башлый. Ике асыл татар баласының иҗатташ дуслыгына чын күңелдән шатланып тыңлады бу җырларны тамашачы.

Кулымда – Булатның 2021 елда Татарстан китап нәшриятында басылган «Утырып сөйләшик әле бер…» исемле китабы. Юк шул, 24 сәгатьле тәүлек тә, кайчагында тулы бер гомер дә утырып бер сөйләшер өчен җитми кала… Бу җәһәттән, «Бер күрешү – бер гомер» дигән халык мәкален искә төшерсәк, очрашып гапләшү, дустанә фикер алышу, хәтта бәхәсләшү, катлаулы мәсьәләләрне уртага салып хәл итү, тел яшермичә яшәү – дөньяны бик күп афәтләрдән саклап кала алыр иде дә бит …

Бу заман шулкадәр тизләнде,

Үзгәрде яшәүнең мәгънәсе.

Әйдәле, шушында тукталыйк,

Тукталыйк һәм бераз көч алыйк.

(«Утырып сөйләшик әле бер…»)

Китап зур түгел, күләме белән 2 табакка да тулмаган (1,86), 60 х 84 үлчәмендәге, түш кесәсенә сыярлык, эчендәге битләрдән чак кына калынрак тоелган, юка тышлы җыентык. Менә шушы кечкенә генә китапчыкта һәркайсы асылташка тиң шигырьләр теркәлгән:

Апрель аен тормыш көзең итте.

Җаның мунча көтте синең.

Савыгыр дип, халкың көтте сине.

Син милләтне савыгыр дип көттең,

Дәва өмет иттең.

Синең өчен апрель ае –

Икейөзле яз малае…

(«Апрель ае»)

Габдулла Тукайның: «Тәнгә – мунча, җанга – …» дигән юлларын күздә тотып язылган «Апрель ае» дип исемләнгән бу шигырьнең башламына «…Бу көннән яңа киемнәрне җыртып ташлап, яланаяк чыгып йөгерәчәкмен… (Габдулла Тукайның Сәгыйт Рәмиевкә язган хатыннан)» дигән эпиграф куелган. Бу нисбәттән, китаптагы эпиграфлар гаҗәеп төрле. Шул ук вакытта, алар шагыйрьнең тема төрлелеген дә, илдә барган вакыйгаларга битараф түгеллеген дә, ватанпәрвәрлеген дә ачык күрсәтә. Укучымның да игътибарын җәлеп итәр өчен, мин аларны бирелү тәртибендә санап чыгарга булдым:

«Кемдер яу кырында калды, кемдер җиңү бәхете татыды, кайберләре төрмәләрдә әсир булдылар, кемнәрдер бүген дә исән, кемнәрдер инде юк! Бабайлар рухына дога булып барсын. (Автор)»;

«Бүген төнлә минем Җирем үлде. /Бик авырып үлде Җир шары…/ …Бүген төнлә минем Җирем үлде,/ Сез, кешеләр, кайда идегез? (Кадыйр Сибгатуллин)»;

«Ел саен Казан урамнарын су баса»;

«Россиянең Себер төбәкләрендә һәм Байкал артында урманнар яна. (Июль, 2019)»;

«Була язып калган хәл»;

«Удмурт галиме үз-үзен яндырып үтерде. Кулында аның авар шагыйре Рәсүл Гамзатовның «И если завтра мой язык изчезнет, то я готов сегодня умереть» дигән гыйбарәсе язылган плакат иде. (2019 ел, сентябрь)»;

«Халкыбызның мәшһүр җырчысы Илһам Шакировка багышлыйм»;

«Рәфикъ Юнысның «Корабыбыз батып барганда» дигән язмасын укыгач туган уйлар»;

«ТАССР төзелүгә 100 ел»;

«Язучы Фәүзия Бәйрәмовага»;

«Тинчурин бакчасында узачак Хәтер көненә чакыру килде. Хатның ахырына «Казан шәһәр хакимиятеннән рөхсәт бар» дип тә өстәп куелган иде. Ниһаять, безгә дә хәтерләргә рөхсәт иткәннәр, дип елмаеп куйдым. (Автор)»;

«Бер дустым «гадирәк шигырьләр яз» диеп сорагач»;

«Казанда коточкыч фаҗига. (11 май 2021)»:

Кайтмады алар мәктәптән,

Бүген кайтмады.

Казан күген кара болыт

Тоташ каплады.

Күккә иңде бер-бер артлы

Сабый җаннары.

Алар өчен язган икән

Соңгы таңнары.

Атынмаслар инде алар

Хәзер таганда.

Май айлары кайгы төсе

Түкте Казанга.

Бездән дога сабыйларга,

Нишлик соң тагын?

Шат кыл, Аллаһ, бер гөнаһсыз

Сабый рухларын!

(«Кайтмады алар мәктәптән»)

Еллар, гасырлар үтсә дә телләрдән телләргә күчеп сөйләнәчәк, җан үксүе белән искә алыначак канлы көн иде бу… Кешелек тә, Аллаһе Тәгалә дә ярлыкый алмаслык җинаять…

Алга таба дәвам итеп, эпиграфларның язылуы тәртибендәге шигырьләрдән өзекләр китерәм:

Уян, бабай, чәй кайнады, әйдә,

Ниләр күрдең, төшләр кайда йөртте?

Сугыш бетте, илбасарлар бетте,

Сез җиңдегез!..

Сугыш бетте, бабай,

Бетте..

(«Нинди төшләр күрәсең син, бабай?»)

Үлде…

Рәнҗеп үлде, каргап үлде безнең күбебезне.

Бүген төнлә минем Җирем үлде.

Бик авырып үлде Җир шары… /…/

Кеше тәнле сәерләнгән затлар,

Күзсез затлар үтерде аны./…/

(«Бүген төнлә минем Җирем үлде»)

Нух пәйгамбәр хәстәрләнеп йөргән алдан,

Фәлән елда шундый яңгыр яуган.

Ә югыйсә һәр ел саен шундый ук хәл:

Безнең өскә ишелеп ява ялган.

Вакыт узган бераз, заманасы башка:

Пәйгамбәрләр саны чиктән ашкан.

Оран салып йөрүче юк, «батабыз!» дип,

Эт койрыкка сылтый, муен – башка./…/

Заманадан калмаска дип ашыгалар,

Беренчелек өчен ярышалар.

Кичә яңгыр явып узды башкалада,

Җәйрәп ята суда машиналар.

(***)

Җир-ананың үпкәләре яна.

Үткәннәре яна, киләчәге.

Көл астыннан гөлләр шытып чыкмас,

Ишетелми янгын бетәчәге.

Безнең аңны күптән төтен басты,

Төтен яулый кала-шәһәрләрне.

Һава җитмәс булыр инде тиздән,

Тын кысылыр, буып яшәүләрне./…/

…Бу дөньяда кеше исәндер бит?

Җир-ананың үпкәләре яна.

Тамчылардан яңгыр булыйк, әйдә,

Буыла бит газиз Җир-ана.

(***)

Шар ярып печән базарын

Гәҗит сатучы малай

Гөжләтте бүген иртәдән,

Әйтерсең лә сипте май.

«Тукаев китә Казаннан –

«Әлислах»тан укыгыз.

Казанны ташлап, Кырлайга

Китә шагыйрь улыбыз» /…/

(«Казаннан Тукай китә»)

Күз алдына Алтын Урда килә.

Бер-бер артлы – Казан,

Хаҗитархан,

Искер,

Бакчасарай яна./…/

Күршебезне янгын тоткан чакта,

Без яуларда маллар аулап йөрдек.

Безнең кирмән биек,

Ялкын теле менеп җитмәс кебек!..

(***)

Капитан!

Кораб комга бата,

Әйе, суга түгел, комга.

Түгел буын гына,

Халык бата./…/

Капитан,

Кем әмере зур корабны батырырга?

Океанда, зур-зур дулкыннарда

Атынырга безгә, атынырга. /…/

(«Иртә әле атылырга»)

Бу җирдә сүнмәгән ялкын,

Җылыткан тәннәрен туңганнар.

Бабайлар монда ут тапкан,

Учакка җыелган туганнар./…/

(«Татарстан»)

Хәтерсезлек чире бар гавамны

Агулатып яткан бер чорда,

Рөхсәт сорый-сорый түрәләрдән,

Төшеп барыш төпсез чокырга./…/

(«Хәтерләргә рөхсәт бирәсезме?»)

Күргәнебезчә, әлеге эпиграфлар тәэсирендә язылган шигырьләрне күздән кичергәннән соң, Башкортстанның халык шагыйре Марат Кәримов әйткәнчә, «чын язучы дөнья газаплары белән газапланып яши» дип йомгаклыйсы гына кала. Дөрестән дә: әдәбият – тормыш чагылышы, тормыш көзгесе. Чак-чак кына кинаяле Эзоп теле дә төсмерләнгән юлларны укыганда, каләмдәшебезнең ил-көн алдында үзен никадәр җаваплы тоеп, халкыбызның үткәне, бүгенгесе; тормышыбыздагы ак һәм кара төсләрнең ак һәм кара көчләр булып алмашынып торуы галәмәтен сызланып кичерүе, егетләрчә сулкылдавы, шул хасиятләрнең каләменә тынгылык бирмәве бик ачык күренә. Шагыйрь шулай булырга тиеш тә. Исем-атын искә алуга ук аның халык күңеленә кереп калган әсәрләре дә телгә килергә тиеш. Юкса, 20-30 ел буе «обоймада» йөреп, ятланып беткән фамилияләр санала, «күңелегезгә нинди шигырьләре, һич булмаса, шигырьләрендәге нинди юллары уелып калды?» дип сорасаң – ләм-мим.

Булат Ибраһимовның героик шигырьләре янында күңелне ял иттерүче, җиңел калыпта, самими, риясыз хисләр белән язылган «әни», «бәхетле балачак», «сабый бала» темалары ялтырап китә. Мәсәлән, кызы Айбикәгә багышланган шигыре:

Ул елмайса, авыр көнең

Эри дә бетә инде.

Ул елмайса, шул елмаю

Төнне көн итә инде./…/

Ул елмайса, туктый яңгыр,

Дөньясы тынып кала.

Йокыга китте җимешем,

Ә инде сагындыра.

(«Җимеш бөртеге»)

Яки:

Тузанга батып та,

Пычракта ятып та

Пакь булып калган чак…

(«Балачак»)

Тагын бер сәйлән:

Башымнан сыйпале, әни,

Сабый чактагы кебек.

Бу дөнья үзе матур да,

Матур түгел дә кебек.

Башымнан сыйпале, әни,

Йөрәккә үтсен шул наз,

Бу җилләр туңдырды мине,

Бозланды күңел бераз.

(«Башымнан сыйпале, әни»)

Чын ир-атларча көр тавышлы шагыйрьнең искиткеч нечкә күңелле, бала җанлы булуын чамалау авыр түгел:

Елый-елый кайтып бара сабый,

Бияләен, күрәм, югалткан.

«Югалтулар төрле була», – диеп,

Нарасыйны үзем юатам.

(»Югалган бияләй»)

Булат Ибраһимның һәр шигыре, шигыренең һәрбер юлы – аның бала вакытыннан ук иманлы тәрбия алуы, укымышы, татар дөньясын, тарихны яхшы белгәнлеге турында сөйли. Казан дәүләт университетының татар филологиясе һәм тарихы факультетында, Федераль университетның Россия халыклары әдәбияты белгечлеге буенча аспирантурасында «көнем өчен түгел, денем өчен» дип гыйлем эстәве сизелеп тора. Шул ук вакытта, туган халкының бер улы, газиз Ватанының хөр гражданы буларак, ил-көндә барган вакыйгаларга, халык язмышындагы тетрәндергеч хәлләргә кайтаваз рәвешендә язылган шигырьләре – янгын вакытында сугылган чаң авазы кебек йөрәккә үтеп керә, акылны аякка бастыра. Халкын, милләтен ни-нәрсә борчый, ул тынгысыз уйлар, гаделсез кылынган эш-гамәлләр – шагыйрь йөрәген дә парә-парә телә, җанын талый, каләмен кузгата. Исемнәреннән үк күренгәнчә: «Татарстан», «Ватан», «Дәүләт, халык һәм Ватан», «Акча сөйләгәндә хаклык дәшми», «Дәүләт Советыннан кар ташыйлар», «Дәшти Кыпчак кайтавазы», «Ике телсез», «Балык теле», «Әйт, телем!», «Татар рухы һәм каләм», «Казаннан Тукай китә», «Күкрәп яшә, Тукай!», «Кыш бабайга хат», «Татар булып», «Утырып сөйләшик әле бер…» һ.б. сәхифәләр шагыйрьнең киң диапазонын, каһарманлыгын күрсәтә.

«Кечкенә булса да төш кенә!» дип, түш кесәсенә сыярлык нәни талисманның тема төрлелегенә, фикер тирәнлегенә, шагыйранә осталык белән ачылган серләргә сокланып, «ял иттерү өчен» дип аталганнарындагы лирик нәфислек, ярату, игелек кылудан табылган тәм, балалыкка кайтып онытылу тоемнарын барлап, соңгы битен ябам.

Яшерен-батырын түгел, бүген халыкның шигъриятне аңлау дәрәҗәсе бик төрле. Чөнки укучының (тыңлаучының да, дип өстик) зәвыгын үзебез бозабыз шикелле. Әйтик, җырчылар тарафыннан башкарылган җырларның ниндиләре генә юк. Билгеле, бу урында сүз шигырь дип аталырга яраксыз текстлар турында бара. Шылтыр-шылтыр, кылтыр-кылтыр килеп торган такмаклар янында, халыкны тәрбияли торган, катлаулы булып күренгән патриотик рухтагы, горурлык хисе биләп алырлык шигырьләрне көйгә салалмаган композиторлар турында. (Җаннарына татар рухы сеңгән, чын милли көйчеләрне санарга бер кул бармагы да җитә сыман хәзер. Мәйданга килгәннәренең исә әти-әниләрендә татар исем-фамилиясе булса да, телне соңлап өйрәнә башлаганлыктанмы, каннарына сеңгән чын милли тәрбия шәйләнми.) Шагыйрь әйткәнчә: «Тамырларын эзләп табыйм дисәң – җире каты». Әйе, вакыт үткән. Җир ташка әйләнгән… Туган тел кадерен белү, туган телнең тәмен тою оеткысы балачакта салынмаган. «Соң булса да уң булсын» дип, исләренә төшкәч тотынулары да ярый инде. Тырышлыклары белән бушлыкны күпмедер тутырырга ярап торалар бит… Шөкер, сөенеп телгә алырлык, киң җәмәгатьчелекне сокландырып, Яхиннар, Илһамнар, Хәйдәрләр эстафетасын югары йөртүчеләребез бар. Алда әйтеп киткәнчә, Булат Ибраһимовның Артур Исламов белән берлектә иҗат иткән һәм Артур башкарган җырларны кинәнү һәм рәхмәт хисләре белән искә алам:

Ярсу йөрәк безнең тәндә,

Чиксез куәт безнең җанда.

Тарих ага безнең канда,

Татар, алга, алга, алга!..

Без суда, без җирдә, без исән бу җирдә!

Без монда чит түгел, бу җирдә,

Әләмең тибрәлсен күкләрдә.

Чакыра киләчәк,

Татарым, тор, әйдә!

(«Татар, алга!»)

Без исән, без тере,

Без күрдек үлемне.

Кол итмәс дошманнар

Беркайчан илемне.

Без исән, без тере,

Хәтердә һәрбере,

Солдатлар рухына

Әйдәгез, бер дога,

Онытмыйк, туганнар,

Онытмыйк!

(«Без исән, без тере…»)

Бу язмага нисбәтле рәвештә, күңелне борчыган икенче мәсьәлә: авторның «Утырып сөйләшик әле бер…» исемле мәҗмугасының – «китап» димәсәң, хәтере калырлык дәрәҗәдә мескен кыяфәттә булуында. 1980 елларда «Авторның беренче китабы» сериясеннән шундыйрак вак, юкалыгыннан яфрак сыман калтырап, укучыны һич кенә дә үзенә чакырып тормый торган китаплар чыгарыла иде. ХХI гасырдагы нәшрият эшчәнлегенең 40 елга артка чигенүе бик кызганыч, билгеле. Гомумән, Татарстан китап нәшриятының соңгы елларда язучыларга карата булган бик төрле һәм бик сәер, шуның өстенә гадел булмаган мөнәсәбәте гаҗәпләндерә. Нәкъ менә, «Утырып сөйләшик әле бер…» шигырендә әйтелгәнчә: «Югыйсә дөньясы – бер көлке, Көлеп ят мәгънәсез сүзләрдән». Авторны дәвам итеп, киная уртакул укучыга да аңлаешлырак булсын өчен, мәгънәсез сүзләрне тормышка ашырган мәгънәсез эшләрдән дә көлеп ят, дип өстисе килә.

Булат Ибраһим – шигырьләренең сыйфаты ягыннан да, яшь булуына карамастан, халык арасында танылу алган каләм әһеле буларак та, әдәбиятта тоткан урыны белән дә (2014 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Муса Җәлил исемендәге Республика бүләге иясе) мондый салкын мөнәсәбәткә тиң түгел.

Язмамны энциклопедик белемгә ия булган галимебез Каюм Насыйри сүзләре белән йомгаклыйм: «Шагыйрьләр – каләм патшаларыдыр. Алар каләмне теләсә ничек итеп йөртәләр. Гайреләргә җаиз булмаган нәрсә, алар каршында җаиз була… Алар якынны – ерак, еракны якын итә алалар…».

Булат Ибраһим да – Ходай Тәгалә тарафыннан әнә шундый хикмәтле каләм, илаһи талант белән бүләкләнгән бик тыйнак та, иманлы да шагыйребез! Укучысын бәрәкәтле, сихәтле, тагын да мул иҗат җимешләре белән сыйлап, хезмәте тәмен тоеп яшәвен телим!

Чыганак: intertat.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*