tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Разил Зиннатуллин Борис Хохряковка Бөтендөнья татар конгрессы медален тапшырды
Разил Зиннатуллин Борис Хохряковка Бөтендөнья татар конгрессы медален тапшырды

Разил Зиннатуллин Борис Хохряковка Бөтендөнья татар конгрессы медален тапшырды

Кичә, 10 июнь, Нижневартовскида гөрләп Сабан туе узды.

Бәйрәм вакытында Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Разил Зиннатуллин “Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләр өчен” Югра Думасы рәисе Борис Хохряковка медален тапшырды. Борис Хохряков Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурамы рәисе Васил Шәйхразыевка ышанычы өчен рәхмәтен белдерде.

Халык милли уеннары һәм ярышларыннан: көянтә асып һәм капчык киеп йөгерү, канат тартышу, капчыклар белән сугышу, һәм, билгеле инде, иң төп ярыш – татарча көрәш булды.

Сабан туе һәркемдә онытылмаслык тәэсирләр калдырды, көч, энергия өстәде һәм яхшы кәеф бүләк итте.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*