tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда Сабан туе дүрт урында булачак
Казанда Сабан туе дүрт урында булачак

Казанда Сабан туе дүрт урында булачак

Казанда Сабантуй бәйрәме дүрт мәйданчыкта – Тынычлык торак массивындагы Каенлыкта, Дәрвишләр бистәсендә Каенлыкта һәм Аккош күленең урман-парк зонасында, шулай ук «Казан» Халыкара ат-спорт комплексы территориясендә уза. Бу хактагы карар бүген Татарстан башкаласының документлар һәм муниципаль хокукый актлар җыентыгында чыкты.

Район администрацияләренә Сабантуй үткәрү урыннарын төзекләндерү һәм җиһазлау эшләрен башкаруны тәэмин итү, бәйрәм чаралары үткәрү урыннарында мәдәни-күңел ачу һәм спорт чараларын уздыруны оештыру, сәнәгать һәм азык-төлек товарлары, халык кәсепчелеге эшләнмәләрен һәм сувенир продукциясен сату йөкләнгән.

Документта шулай ук билгеләп үтелгәнчә, Сабантуй узган территорияләр бәйрәмнән соң ике көн эчендә тиешле санитария халәтенә китерелергә тиеш.

«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан районнарында һәм башкаласында Сабантуйны бәйрәм итү көнен раслады. Казанда сабан бәйрәме 24 июньдә уза.

Чыганак: tatar-inform

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*