tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Данис Шакиров “Мирас” татар иҗтимагый оешмасын юбилее белән котлады
Данис Шакиров “Мирас” татар иҗтимагый оешмасын юбилее белән котлады

Данис Шакиров “Мирас” татар иҗтимагый оешмасын юбилее белән котлады

Бүген Нижневартовск шәһәренең “Дворец искусств” бинасында “Татар мәдәнияте көне” (“День татарской культуры”) чарасы үтте. Чарада Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисенең беренче урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров катнашты.

Данис Шакиров Нижневартовск шәһәренең Мирас татар иҗтимагый оешмасының 25 еллыгы белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән котлады. Бөтендөнья татар конгрессының истәлекле бүләкләрен: медалләрен, рәхмәт хатларын тапшырды. Шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Советы,Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының рәхмәт хатларын тапшырды.

Чарада Ханты-Манси автономияле округының губернатор урынбасары Азат Ислаев катнашты. Шәһәр хакимияте депутатлары һәм Әстерхан өлкәсенең “Дуслык” татар иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Әнвәр Алмаев үзенең котлауларын җиткерделәр.

Данис Шакиров аерым рәхмәтләрен Нижневартовск шәһәренең “Мирас” татар иҗтимагый оешмасы җиткәчесе Рафаэл Мөхәммәтҗановка һәм аның хезмәттәшләренә, фикердәшләренә җиткерде.

“Рафаил Мөхәммәтҗанов “Мирас” татар иҗтимагый оешмасының җитәкчесе, әйдәп баручысы, аңа нигез салучы. Ул – алыштыргысыз” -, дип билгеләп үтте Данис Шакиров “Мирас” татар иҗтимагый оешмасы җитәкчесенең эшчәнлеге турында.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*