Ноябрьнең соңгы якшәмбесе әниләр көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан, Бөтендөнья татар конгрессы, «Татарлар» газетасы, Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлеге «Әниемнең җылы» кочагы дип исемләнгән конкурс игълан итә. Ул бүген, 1 нче ноябрьдән старт ала.
Анда катнашучылар әниләр турында үзләре язган шигырьләрне, эссе формасында язылган язмаларын, шулай ук башка авторларның әниләр турындагы шигырьләрен видеога сөйләп җибәрергә тиеш. Видеоларны #әниемкочагы2019 хештегы белән билгеләп, @tatarlar_kongress, @gulnazshaihi, @endzhe06, @miftahovfarid аккаунтларына язылып, инстаграмга куярга кирәк.
Тагын бер номинация — «Әниемнең җылы кочагы» темасына инша язу. Ул басма хәрефләр блән язылган А4 форматында 2 биттән артмаска тиеш. Иншаны @[email protected] почтасына юлларга кирәк. Конкурсның нигезләмәсе белән конгресс сайтындагы «Рәсми басма» сәхифәсендә танышырга мөмкин. Җиңүчеләр исемнәре «Әниләр көне»ндә сайт аша игълан ителәчәк.