2023 елның 17 октябре көнне “Ел гаиләсе” Бөтенроссия конкурсының җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. Аны Россия Хезмәт министрлыгы белән берлектә Балаларга ярдәм фонды үткәрде.
Кичә Мәскәүдә, «Алтын боҗра» милли халык музыкасы һәм җыр театрында илебезнең төрле төбәкләреннән 84 гаилә җыелды. Быел алар «Күп балалы гаилә», «Яшь гаилә», «Авыл гаиләсе», «Традицияләрне саклаучы гаилә», «Алтын гаилә» номинацияләрендә иң яхшылар дип танылды.
Татарстан Республикасын әлеге конкурста Мөслим муниципаль районыннан «Яшь гаилә» номинациясендә җиңгән Айрат һәм Айгөл Шәйгардановлар гаиләсе тәкъдим итте. Әстерхан өлкәсе Идел буе районыннан укытучылар гаиләсе Руслан һәм Наилә Есенбаевлар ” Традицияләрне саклаучы” , Кырымнан Шәфкать һәм Светлана Сөләймановлар “Авыл гаиләсе” номинацияләрендә җиңү яуладылар.
Ихластан гаиләләрне җиңүләре белән тәбрик итәбез! Бәхетле матур тормыш, киләчәктә дә уңышлар телибез!
Бәйрәм кичәсенең видеоязмасын 26 ноябрьдә “Әниләр көнендә” ОТР каналында күрә аласыз.
Гөлфия Вәлиева