tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Зур Чирекледә мөнәҗәтләр әйттеләр
Зур Чирекледә мөнәҗәтләр әйттеләр

Зур Чирекледә мөнәҗәтләр әйттеләр

Татар көчле, татар укымышлы,

Хәреф танымаган сирәктер.

Бишектән сикереп төшә бала,

Татар аңа гыйлем өйрәтер.

Нур Әхмәдиев, “Дәрдмәнд”.

Николаевка районы Зур Чирекле авылы мәдәният һәм ял итү үзәгендә “Китапханә төне-2023” дип исемләнгән кичә узды. Без аны бәет һәм мөнәҗәтләр әйтүгә багышладык.

Мәдәният һәм ял итү үзәге җитәкчесе Гөлфруз Ильяс кызы, китапханә мөдире Гөлнур Айсә кызы һәм актив озак яшәү үзәге хезмәткәре Раилә Кәбир кызы оештырган бу кичәдә егермегә якын өлкән яшьтәге авылдашым  катнашты.

Мәдәният һәм ял итү үзәге хезмәткәрләре кунакларны матур итеп сәламләп, елмаеп, ачык йөз белән каршы алдылар. Милли ризыклардан сыгылып торган  табын да әзерләгәннәр. Авылыбызның абруйлы һәм дәрәҗәле остабикәләре, намазлар укып, тәсбих тартып, Аллаһыдан дөньяларга тынычлык, бала-оныкларыбызга тәүфыйк, исәнлек-саулык, бәхет бирүен сорап дога кылучылар, тормышның барлык авырлыкларын җитәрлек татыган сугыш чоры балалары – Бәһрәмия апа Әюпова белән Заһирә апа Куликова очрашуга кадерле кунак итеп чакырылган иде. Мөбарәк кичәне алар Коръәни-Кәримнән сүрәләр уку белән башлап җибәрделәр һәм барча әрвахларның да рухларын шатландырып дога кылдырдылар.

Ун елга якын авылыбыз китапханәсе мөдире булып эшләгән Равилә Гаяз кызының якты дөньядан бакыйлыкка күчүенә быел ике ел булды. Равиләбезне җылы сүзләр белән искә алдык һәм рухына багышлап дога кылдык.

Мөнәҗәтләр әйтеп, бәетләр укып, туган якка, әти-әниләргә багышлап язылган шигырьләребезне сөйләп кичәне дәвам иттек. Кеше язмышларын, кайгы-хәсрәтләрен тасвирлаган бәет-мөнәҗәтләр әйткәндә ирексездән күзләребез яшьләнде. Гөлфруз Ильяс кызы танылган әдип Нур Әхмәдиевның бик тә тирән мәгънәле “Дәрдмәнд” поэмасын укыды.

Мөнәҗәтләр һәм бәетләрне бала чакта әбиләребездән, әниләребездән ишетеп үстек. Безнең авылда мөнәҗәтләр, бәетләр язу киң таралган иде. Хәзер дә аларны иҗат итүчеләр бар. Күрше әбием Халимә Алим кызы Сулейманова, мөнәҗәтсез дини мәҗлеснең күрке дә юк, дип әйтә иде. Ул урамыбызның яшь хатыннарын өенә җыеп тәравих намазы укытты, балаларга догалар өйрәтә иде. Аңардан күп мөнәҗәтләрне үземә язып алып калдым. Хәзер төп йортта гомер итүче килене Наҗия Моталләб кызы авылыбызның абруйлы һәм дәрәҗәле остабикәсе буларак ислам дине йолаларын, шәригать кануннарын тырышып үтәп бара. Сәламәтлеге какшаган күршеләрен өенә җыеп тәравих намазы укыта. Ул алып барган бер генә мәҗлес тә мөнәҗәт әйтмичә үтми.

Әниемнең йон эрләгәндә, оекбашлар бәйләгәндә мөнәҗәтләр көйләп утыруы бүгенгедәй күз алдымда. Аларның эчтәлеге бераз серле булып тоела иде. Аның мөнәҗәтләр көйләгәндә яулык чите белән күз яшьләрен сөртеп алуы хәтеремдә саклана.

Гөнаһсыз балачак еллары үтеп китте. Язмыш сукмагына баскач, дөнья мәшәкатьләре үзенә тәмам бөтереп алды. Тормыш дигән дәрьяның дулкыннары адәм баласын бер ярдан икенчесенә илтеп ташлый. Әле дә ярый хәтер дигән нәрсә бар, ул үткәннәргә әйләнеп кайту мөмкинлеге бирә. Олыгая төшкәч Коръән мәҗлесләренә йөри башладым. Шунда инде остабикәләрдән бала чактагы мөнәҗәтләрне кабат ишеттем. Кечкенә чакта төшенә алмаган нәрсәләргә төшендем, мөнәҗәтләрнең эчтәлеген аңлап, тирәнтен уйландым. Пәйгамбәребезгә (с.а.в.с.) салаватлар әйтү, бәет һәм мөнәҗәтләр – болар барысы да халык үзе иҗат иткән әсәрләр. Алар әби-бабаларыбыздан буын-буынга, нәселдән-нәселгә күчеп, безнең көннәргә кадәр килеп җиткән. Кайбер сүзләр аңлашылып та бетми, шулай да, мөнәҗәтләрне көйләгәндә күңелләр нечкәрә, тыңлаган саен тыңлыйсы гына килә.

Моннан ун ел элек мәҗлестә әнием яраткан мөнәҗәтне ишеткәч, уйга калдым  һәм халыктан мөнәҗәтләр җыярга ниятләдем. Шуннан соң авылдашларымнан алтмышка якын мөнәҗәт язып алдым. Киләчәк буын – бала-оныкларыбыз, бәлки, аларны укырлар. Еллар узу белән үткәннәр кызыксыну уята бит. Еш кына, нигә теге вакытта әти-әниемнән, әби-бабамнан сорап калмадым икән, дип үкенеп куябыз.

Авылыбызның Ак әбиләре Бәһрәмия апа Әюпова, Заһирә апа Куликова, Фәтиха апа Мунзафарова, Наҗия Сулейманова буыннан-буынга күчеп килгән тирән эчтәлекле мөнәҗәтләрне һәр мәҗлестә көйләп, халыкка игелекле һәм изгелекле гамәлләр кылып, гөнаһлардан сакланып гомер итү кирәклеге турында аңлаталар.

Безне мәҗлескә хөрмәтләп чакырган өчен мәдәният һәм ял итү үзәге  хезмәткәрләренә олы рәхмәтебезне белдерәбез. Аларга гаилә бәхете, исәнлек-саулык, эшләрендә уңышлар насыйп итсен. Көннәребез аяз, дөньялар тыныч булсын.

Халимә РАМАЗАНОВА,

Зур Чирекле авылы.

Чыганак: emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*