Татарстан, Казан, тирән кайгыгызны уртаклашабыз!
Аяз көнне күкне кара болыт каплады, куркыныч һәм кешелексез фаҗига…
Гөнаһсыз сабыйларның, укытучыларның гомерләре өзелде… Йөрәкләр тетрәнде, кузләрдән бертуктаусыз яшьләр акты…
Без сезнен белән, әни-әтиләр,әби-бабалар, туганнар, дуслар! Җәрәхәтләнгән сабыйлар шифаланып савыксыннар! Бу коточкыч фаҗигадә һәлак булганнарның урыннары оҗмахта булсын!
Ихтирам белән,
Әстерхан өлкәсе татар милли “Дуслык”җәмгыяте рәисе
Әнвәр Алмаев