tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мөфти: Бүген Татарстанда мөселманнар үлгәннәр рухына һәм яраланганнар өчен дога кылыр
Мөфти: Бүген Татарстанда мөселманнар үлгәннәр рухына һәм яраланганнар өчен дога кылыр

Мөфти: Бүген Татарстанда мөселманнар үлгәннәр рухына һәм яраланганнар өчен дога кылыр

Татарстан мәчетләрендә бүген мөселманнар үлгәннәр рухына һәм яраланганнарга догалар кылыр. Алар моңа мохтаҗ. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин бу хакта Галиев мәчетендә Ураза гаетенә багышланган вәгазендә әйтте.

«Канкойгыч атышта балаларын югалткан әти-әниләрнең кайгыларын уртаклашучы, җәрәхәтләр алган балаларга Раббыбыздан шифа сораучы, Рамазан аен боегып озатучы, Уразаны яратып каршы алучы дин кардәшләрем, сезне сәламлим», — дип мөрәҗәгать итте мөфти.

«Рамазанның соңгы көннәрен коточкыч фаҗига тетрәтте. Казан мәктәбендә балаларга мылтык төбәп аткан бер ерткыч республикабызны матәмгә салды. Балаларын һәм якыннарын югалтучларның нинди тирән борчулар кичергәнен сүз белән генә әйтеп бетереп булмый», — диде Камил хәзрәт.

Мөфти Татарстан Президентының мөрәҗәгатен дә җиткерде. Анда Татарстанда гөнаһсыз укучы балалар һәм мәктәп хезмәткәрләренең гомере өзелгәне искәртелә. Республиканың мондый аяныч хәлләр кабатланмасын өчен барысын да эшләргә тырышачагы әйтелә.

Вәгазьгә кадәр Коръән хафиз Сәеткамал Сөенов Коръән аятьләрен укыды.

Гает намазында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Президент Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров катнаша.

Гөлнар Гарифуллина

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*