tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әстерхан өлкәсе татарлары кайгы уртаклашу сүзләрен җиткерде
Әстерхан өлкәсе татарлары кайгы уртаклашу сүзләрен җиткерде

Әстерхан өлкәсе татарлары кайгы уртаклашу сүзләрен җиткерде

Татарстан, Казан, тирән кайгыгызны уртаклашабыз!

Аяз көнне күкне кара болыт каплады, куркыныч һәм кешелексез фаҗига…

Гөнаһсыз сабыйларның, укытучыларның гомерләре өзелде… Йөрәкләр тетрәнде, кузләрдән бертуктаусыз яшьләр акты…


Без сезнен белән, әни-әтиләр,әби-бабалар, туганнар, дуслар! Җәрәхәтләнгән сабыйлар шифаланып савыксыннар!  Бу коточкыч фаҗигадә һәлак булганнарның урыннары оҗмахта булсын! 


Ихтирам белән,
Әстерхан өлкәсе татар милли “Дуслык”җәмгыяте рәисе

Әнвәр Алмаев 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*