“Арты кычыткан Әчтерханга киткән”, – дип әйтә иде әбиләр. Моңарчы
әлеге әйтемнең мәгьнәсе турында уйланмый идем. Әстерханга бару
чыннан да бик җиңел түгел икән. Бабаларыбыз тарафыннан юл
газабының авырлыгыннан әйтелгән сүзләр икән ул. Пейзажлар
алышынып, элеккеге сәүдә юлы буенча безне Идел елгасы озатып килде.
Биредә Иделнең дельтасы башланган җиргә 70 чакрым, ә диңгезнең
үзенә 200дән артык чакрым үтәсе. Идел Каспийга диңгезенә бихисап
җирләрдән тармакланып коя.
Бистәләр, базарлар, һәйкәлләр…
Татарның бай һәм борынгы тарихы нәкъ менә – татар, казах, рус һәм башка
милләтләр тату яшәгән – Әстерхан өлкәсендә. Өч ел буе әлеге җирләрдә
экспедициядә булган Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура әгъзасы,
Татарстан Республикасы «Татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте»
региональ иҗтимагый оешмасы Советы рәисе Альберт Әхмәтҗан улы
Борһанов бу якларның тарихын бик яхшы белә. Шуңа күрә нинди генә сорау
бирсәң дә, ул сорауга төрле яктан җавап алырга мөмкинсең.
Әстерхан өлкәсе – Иван Явыз яулап алганчыга кадәр татарларның Әстерхан
ханлыгы булган. Аңа кадәр Хәзәр каганлыгы, Алтын Урда чорларында
Хаҗитархан дигән атамалы шәһәр булган. Әстерханнан Алтын Урданың
башкаласы булган Сарай шәһәре дә ерак түгел. Әстерханда – 173 милләт, 3
төп милләт – руслар, казахлар һәм татарлар. Милләтләр төрлелеген
Әстерханның бистәләр исемнәреннән күрергә була. Әрмән бистәсе, Бохара
бистәсе, Фарсы бистәсе, Татар бистәсе һәм башкалар. Төрле яктан килеп
урнашкан татарның эзләре шактый биредә.
Татар бистәсе шәһәрнең уртасында урнашкан, Әстерхан кирмәненнән дә ерак
түгел. Муса Җәлил исемендәге урамда иске, тарихи биналар шактый, ләкин
аларны саклау юк икәне күренеп тора. Ерак түгел Татар базары шаулый.
Әлбәттә, Әстерхан балык оясы булгач, биредә нинди төрле генә балыклар
юк!
Әстерхан кирмәнен 1558 елда агачтан салганнар. 1980 елда ул музей-тыюлык
исемен алган. Кирмәннең һәр манарасының исеме дә бар. Кырым манарасы,
Кызыл, Никольский, Артиллерия, Пречистенский, Архиерей, Житная һәм
дүрт Безымянная манаралары. Манараларга керү мөмкинлеге дә бар,
экскурсия белән дә йөртәләр. Әстерхан кирмәнендә хәзерге вакытта Россиядә
ике генә урында сакланып калган (Мәскәүнең Кызыл мәйданында) Успен
соборының икенче катында – Маңгай урыны-Түгәрәк (аның диаметры 15
метр) бар. Сәнгатьлелеге буенча борынгы рус архитектурасының сирәк әсәре
булып санала. Кирмәннең керү юлында ике храм. Алар, биек булулары
нәтиҗәсендә, бөтен шәһәргә диярлек күренеп торалар.
Кирмәннең икенче ягында – үзәк мәйдан, анда Ленин һәйкәле тора. Һәйкәл
тирәле биек фонтаннар, скверлар тезелгән. Шәһәр уртасыннан аның йөзе
булган берничә канал үтә. Һәр милләтнең үзенең каналы булып, алар шул
каналлар буенча гына йөргән, диләр. Әстерханда – икенче гильдия сәүдәгәре
Константин Полякович тарафыннан оештырылган «Аркадия» бакчасы була.
«Аркадия» территориясендә агач театр, хор өчен ачык сәхнә һәм ресторан
урнашкан була. 1889 елда барлык корылмалар янгын аркасында юк ителә.
Бүгенге көндә Әстерхан опера һәм балет театрында «Аркадия» артпространствосы булдырылган, анда агач театрның кулдан ясалган макеты
тәкъдим ителгән.
Әстерханда да Габдулла Тукай белән Муса Җәлилгә, ногайларның
мәгърифәтчесе Әбделхәмид Джанибековка, Петр I гә дә матур һәйкәлләр бар.
Идел яр буендагы аяк киеме чистартучы малайга багышланган һәйкәлдә бар.
Ул һәйкәл Әстерханда төшерелгән «Не может быть!» фильмы мотивлары
буенча ясалган. Гомумән, Әстерханда 10 нан артык совет фильмы
төшерелгән.
Ак мәчет, кара мәчет
Татар бистәсендә ерактан Әстерхандагы иң борынгы мәчет булып саналган
Ак мәчет күренеп тора. Монда мөселман динендәге күп төрле халыкларны,
шул исәптән гарипләрне дә күреп була.
Әстерханда барлыгы 12 мәчет бар икән, шуларның 1се – шигыйларныкы. Ул
мәчетне фарсылар килеп салган. Борынгы чорларда биредә 13 мәчет булган
диделәр. Калган барлык мәчетләрне татарлар салган. Әстерханда Бохара
бистәсендә Кара мәчет һәм Кызыл мәчет дигән төсле атамалы мәчетләр бар.
Исемнәрен халыкның тән төсенә карап атаганнар.
Бохара бистәсендә Бохарадан килгән халык яшәгән. Бохара халкы карарак
тәнле булып, аннары таҗиклар, үзбәкләр дә яши башлаган. Халык теленә ул
«Кара халык мәчете» булып кергән. Хәзер аны Кара мәчет дип кенә атыйлар
икән.
Ә менә Ак мәчет урнашкан җирдә нугай татарлары гомер иткән. Аннары
Пенза һәм Саратовтан да татарлар күченгән. Аларның тәннәре аксыл
булганга, бу мәчеткә «Ак мәчет» дип исем биргәннәр икән.
Ак мәчетне 1810 елда сәүдәгәр Давыт Измайлов ак таштан салдырган. Аңа
кадәр 130 ел агач мәчет торган. Совет заманасында мәчет ябыла. Баштагы
мәлне икмәк пешерү цехы, 40нчы хәрби хезмәткә чакыру пункты, 80нче
елларда галантерия цехы була. 1810 елгы архитектура бөтенләй сакланмый.
Мәчетләргә татарлар, Кавказ халкы, казахлар, таҗиклар, үзбәкләр йөри.
Бөтен Россиядәге кебек, татарлар мәчетләргә бик күп йөрми икән.
Әстерхан – татарның оясы
Күбебез Әстерханның кайчандыр татар ханлыгы булуын да белмибез.
Әстерхан революциягә кадәр татар мәдәни үзәкләренең дә берсе була. Биредә
«Азат халык», «Ирек», «Ислах», «Тартыш», «Идел» газеталары, «Азат
ханым», «Мәгариф» һәм «Туп» журналлары чыга, 1907 елдан Татар халык
театры эшли.
Татар әдипләре, мәгърифәтчеләре шәһәрдә еш кунак була. Әстерханга 1910
елда «Идел» дигән газета редакциясенә эшкә Сәгыйть Рәмиев килә, ул соңрак
башка нәшриятка күчә. Сәгыйть Рәмиев чакыруы буенча, 1911 елның язында
Әстерханга Габдулла Тукай килә. Шагыйрь үпкәләрен дәвалау өчен килгән
булса да, әдипләр, журналистлар, татар шигъриятен сөючеләр белән
аралаша. Тияк бистәсендә Габдулла Тукай иҗатына багышланган кичә
оештырылганы билгеле. Әстерханда Габдулла Тукай кымыз эчеп дәвалану
өчен Калмык базары дигән авылда яши. Әстерхандагы дуслары, аңа
кымызның файдасы булуын, шагыйрьнең яхшы якка үзгәрүен, тазарып
китүен әйтәләр. Әстерханда Һади Такташ Тияк бистәсе Шәрыкъ клубында
халыкка төне буе шигырь сөйләве дә билгеле. 1933 елда Әстерханга Муса
Җәлил килә. Аның турында истәлекләрне бик хөрмәтләп саклыйлар.
Бүген ничек яшисең Әстерхан?
Милли мөхтәрият казанында кайнагач, миңа әлбәттә биредәге татар
оешмаларының эшләве кызыксындырды. Әстерхан өлкәсе иҗтимагый
оешмасы – «Дуслык» татар милли мәдәнияте җәмгыятенең (рәисе Әнвәр
Алмаев) үз бинасы да бар. Балалар китапханәсе урнашкан тарихи бинаның
аскы каты тулысынча аларныкы. 30 елдан артык «Ялкын» халык
ансамбленен Галия Ажгильдеева җитәкли. Бу еллар эчендә эчендә коллектив
зур иҗади юл узган. Санкт-Петербург, Казан, Волгоград, Сочи, Төмән,
Чебоксар, Оренбург, Екатеринбург. Үзешчән артистлар исәбендә меңнән
артык концерт һәм бик күп конкурслар. Үзешчән театр да эшләп килә.
Бинада татар китаплары урнашкан кеченә генә китапханәдә бар. “Яшьләр
канаты” юнәлешенә махсус операциядә һәлак булган Азамат Бердиев исемен
биргәннәр. Габдулла Тукай исемендәге мәктәптә татар теле укытыла, ике
райондагы татар авылы мәктәпләрендә татар телен торгызу бара.
“Максатыбыз – һәр татар авылында булган мәктәптә татар теле укыту”, –
диләр алар. Шулай да, ( нәкъ бездәге кебек) яшьләрнең иҗтимагый эшкә
атлыгып тормаулары турында искәрттеләр.
Үзебезнекеләр!
Әстерханда Татарстаннан килгән якташларыбыз шактый. Алар белән
аралашып, хәтта уртак танышларыбызны таптык. Әлфирә ханым Әглиева
(Тимерова) тумышы белән Актаныш районы Иске Сәфәр
авылыннан.”Ялкын” ансамблендә шөгыльләнә. “Әстерханга 22 яшемдә
килдем. Тормыш иптәшемне бирегә колония-поселениягә җибәрделәр, аның
артыннан мин дә калмадым. Ике бала үстереп, биредә гомер иттек. Тормыш
иптәшем исән булганда, елга өчәр тапкыр Татарстанга кайта идек”, – дип
сөйләде ул. Әлеге оешмада кайнаучы Наилә Есенбаева тумышы белән Апас
районыннан. Руслан белән Казан Дәүләт университетында белем алганда
танышып, тормыш корып, Әстерханга кайтып төпләнгәннәр. Икесе дә
укытучы булып хезмәт куйган парның нәселе – 500 еллык укытучылык
тарихы булган династия. 2023 елда ике уллары белән бергәләп Бөтенроссия
“Гаилә – гореф-гадәтләр саклаучы” исемле бәйгесендә катнашып, финалга
чыкканнар. Якташларыбыз белән аралашып, алар өчен горурландык!
Тәмам итеп…
Әстерханда төбәкне өйрәнүчеләрнең конференциясе шәһәрнең политехник
көллиятендә узды. Көллияттәге тәртип, чараның югары дәрәҗәдә уздырылуы
укытучыларның, студентларның көче. Зур рәхмәтне төбәк тарихын өйрәнүче,
прозаик, журналист Наил һәм аның улы Ринат Бәшировка белдерәбез.
Гомумән, Әстерхан татарларының – татар милләтенең аерылгысыз өлеше
икәненә инанып кайттык без.
Рәфилә Рәсүлева,
Ижау шәһәре.
“Яңарыш” газетасы