Яшь буынга дөрес тәрбия бирү, әхлаклы, мәрхәмәтле итеп үстерү мәсьәләсе хәзер иң актуаль тема булып тора. Интернет уеннарына кереп чумган, кеше үтерүне дә ниндидер уенга әйләндерүгә барып җиткән куркыныч очраклар сагайта. Тәрбия гаиләдә булырга тиеш дип әйтсәләр дә, җәмгыятьтәге күренешләр бердәмлекне таләп итә. Балаларны тәрбияләү һәр адымда: өйдә дә, балалар бакчасында да, мәктәптә дә – кыскасы алар булган һәр җирдә актив алып барылырга тиеш. Мәчетләребез дә бу мәсьәләдә читтә кала алмый.
Казанда узган XI Бөтенроссия татар дин әһелләре форумында да төп темаларның берсе – тәрбия иде. Төрле төбәкләрдән килгән имамнар актуаль теманы уртага салып сөйләште, тәҗрибәләре белән уртаклашты. Кайбер фикерләрне сезгә дә тәкъдим итәбез.
Ислам хәзрәт Гомәрев, Тольятти шәһәре татар милли-мәдәни автономиясе рәисе, имам-хатыйб:
– Без үз милләтебезне күтәрү өчен тырышырга тиеш. Моның өчен төрле оешмалар арасында бердәмлекне, телебезне сакларга кирәк. Тольятти шәһәрендә балалар, үсмерләр өчен түгәрәкләр, кичәләр оештырабыз. Мисал өчен, Мәүлет бәйрәменә 5–6 яшьлек малай-кызларны, үсмерләрне җыябыз. Алар шигырьләр сөйли, мөнәҗәтләр әйтә. Шундый юл белән татарча белмәгәннәрен дә татар сүзләрен ятлап, әкренләп сөйләшергә этәрәбез. Җиңү көне уңаеннан, мәчеттәге бабайлар каршында шигырьләр сөйләтәбез. Андый кичәләр балалар өчен кызыклы. Татар телен сакларга кирәк дип күпме генә сөйләсәк тә, менә шулай яшь буынны төрле чараларда катнаштырмасак, алга китеш булмаячак. Мөхәммәт пәйгамбәребез (с.г.в.) әйтте: «Ата-ананың баласы каршында өч бурычы бар», – диде. Аның берсе – тәрбия. Әти-әни баласын татар телендә, татар мохитендә тәрбияләсен. Шул чагында гына киләчәгебез булачак. Никах укыганда булсынмы, исем кушу мәҗлесендә булсынмы, без ата-ана колагына әнә шуны салып куярга, аңлатырга тиеш.
Солтан хәзрәт Морадимов, Казан шәһәренең «Рамазан» мәчете имам-хатыйбы:
– Тәрбия эшендә социаль челтәрләрне дә дөрес файдалана белергә кирәк. Интернет– бик үзенчәлекле мәйдан. Пандемия вакытында без моңа инандык, хәтта уяндык. Инстаграмга сторислар куя башладык. Вәгазьләр сөйләгәнне куйдык. Видеоларга репостлар куеп, кешеләр бер-берсенә тарата. Туры эфирларны чит илләрдән дә карыйлар. Вәгазь укыганны тыңларга берәр мең кеше җыела. Хәтта башка диндәге кешеләр дә кушыла башлады. Социаль челтәрләр – тәрбия чарасы да. Син аны алып барасың икән – максат куй. Син аны ник алып барасың? Ихлас ният кирәк. Үз күңелеңдә ышану, ярату, мәхәббәт булырга тиеш. Аллаһы Тәгаләгә шул чагында бераз булса да якынайта алабыз. Яшьләрнең күбесенә мәчеткә керү авыррак. Ә интернет аша алар безгә күбрәк кушыла, күбрәк тыңлый. Аларның дөрес мәгълүмат алуына ирешергә кирәк.
Нияз хәзрәт Кашапов, Киров өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе:
– Киров өлкәсендә бүген 37 ләп мәчет бар. Аларны эшләтергә тырышабыз. Өлкәнең ераграк авылларына ничек тә булса барып, халыкны җыябыз – җомга намазларын уздырабыз. Гыйлемле хәзрәтләребезне аларга җибәрәбез. Диния нәзарәтенең беренче максаты – авыр булса да, авыллардагы мәчетләребезне саклап калу, эшләтү. Мәчетләребез – башлангыч гыйлем бирү урыны булып тора. Балаларыбыз өчен дә төрле чаралар оештырабыз, ялларда укулар үтә, җәйләрен лагерьлар оештырыла, дини тәрбия бирәбез.
Ибраһим хәзрәт Хөсәенов, Мордовия Республикасы имам-хатыйбы:
– Телебезне югалта торган берничә сәбәпне әйтәсем килә. Кайбер ата-аналар: «Безнең балага татар теле нәрсәгә кирәк? Русча гына өйрәнсен, аңа иптәшләре белән сөйләшергә, укырга керергә кирәк», – ди. Шуңа күрә туган телдә сөйләшмиләр. Тагын бер сәбәп – элек мәктәпләрдә, мәдрәсәләрдә белем татар телендә бирелә иде. Хәзер атнасына бер сәгать кенә керә. Бу да туган телебезнең югалуына китерә. Катнаш никахлар арту да зур сәбәпләрнең берсе. Татар егете яисә татар кызы башка милләт белән тормыш коргач, баласына нинди исем кушарга аптырый, аның белән нинди телдә сөйләшергә белми. Әлеге проблема аларның балаларында чагылыш таба. Без үзебезнең төбәктә әлеге сәбәпләрне киметү өчен кулдан килгәнчә эшләргә тырышабыз. Җәй көне балалар өчен лагерьлар оештырабыз, төрле спорт ярышлары уздырабыз. Имамнарыбыз җыелышларда уртак мәсьәләләр хакында татар телендә генә сөйләшәләр. Сүз байлыгыбызны арттыру өчен тырышабыз. Гаиләдә дә татарча гына сөйләшәбез. Минемчә, татар телен югалудан саклап калу өчен, эшне үзеңнән, үз гаиләңнән башларга кирәк. Мин менә үземнең татар телемдә, мишәр телемдә сөйләшүемә горурланып яшим.
Фикерләрне Энҗе ШӘЙХЕТДИНОВА туплады
“ТАТАРЛАР” газетасы июль, 2021 ел
13 сан (151)