tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Фәрһад Латыпов: «Милләт җыенына алдан әзерләнәбез!»
Фәрһад Латыпов: «Милләт җыенына алдан әзерләнәбез!»

Фәрһад Латыпов: «Милләт җыенына алдан әзерләнәбез!»

Июль аенда халыкның күпчелеге чираттагы ялга чыга, шәһәрдә яшәүчеләр диңгез ярларына, авылларга, бакчаларга китә. Шуңа карамастан иҗтимагый тормыш  бер мизгелгә дә туктап тормый. Дәүләт структураларында, милли-мәдәни оешмаларда агымдагы эшләр бертуктаусыз дәвам итә. Милли җәмәгатьчелекне кызыксындырган мөһим вакыйгалар турында Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары  Фәрһад Латыпов белән журналист Римзил Вәлиев  сөйләште.

– Фәрһад Флорит улы, конгресста хәлләр ничек? Бөтенроссия дин әһелләре форумын, төбәк һәм федераль сабан туйлары үткәргәннән соң татар конгрессы структуралары ялга чыктымы?

– Алдан төзелгән график буенча ялга чыгучылар бар, ләкин  милли эшләр бер минутка да тукталып тормый. БТК Милли Шурасында, конгрессның Башкарма комитетында 29-30 августта Татарстан Республикасы көнен бәйрәм итү кысаларында узачак Милләт җыенына әзерлек бара. Шулай ук «Печән базары», «Уйнагыз, гармуннар!» XXXVI Республикакүләм халык иҗаты бәйрәме һәм «Татарча КВН» проектларын тормышка ашыру планлаштырыла.

– Бу турыда рәсми хәбәрләр хәзергә киң таралмаган. Август ахырында ниндирәк чаралар булачак?

– 30 августта Татарстанда Республика көне үткәрелә. Узган елның 29 августында Татарстан Президенты сайлаулары алдыннан татар төбәкләре вәкилләре катнашлыгында үткәрелгән Милләт җыенында Гамәл Стратегиясе кабул ителгән иде. Ә быел сентябрьдә Россия Дәүләт Думасына сайлаулар, октябрьдә РФ халык саны алу булачак, стратегиянең үтәлешен дә тикшерергә кирәк.

-Бик кызык! Бу турыда тәфсилләбрәк сөйләп бирегезче!

Конгресс Башкарма комитеты аппараты җитәкчесе буларак, мин хезмәткәрләрнең конкрет эшләре турында гына әйтә алам. Хәзергә 29 августта конгрессның Милли Шура утырышы (аңа 75 кеше керә), Шура әгъзаларының кунакханәдә урнашуы, шул көннең икенче яртысында Кабан күле буенда  үткәреләчәк Печән базарында катнашу, 30 августта – Республика көнендә Җәлил театрында 700 делегат катнашында үтәчәк Милләт җыены турында әйтә алам. Республика көнендә үтә торган «Уйнагыз, гармуннар!» чарасы Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры каршындагы мәйданда булачак. Программаның проектына шундый чаралар кергән.

Милли Шурада, Милләт җыенында булачак сөйләшүнең эчтәлеге турында рәсми җитәкчеләр әйтер. Хәзергә без шул делегацияләрне төзү, Казанда урнаштыру, 29-39 август көннәрендә мәдәни чараларны оештыру, тәэмин итү белән шөгылләнәбез. Татарстан Республикасы көне, Дума сайлаулары, халык санын алу татар милләте өчен бик мөһим вакыйгалар!

– Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты хезмәткәрләре, безнең төбәкләрдәге оешмаларыбыз менә шул чараларга әзерлек белән мәшгулләр.

-Рәхмәт, Фәрһад әфәнде!

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*