tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Әдәби кафе»да Кәрим Караның «Җиләкле алан» китабы тәкъдим ителде
«Әдәби кафе»да Кәрим Караның «Җиләкле алан» китабы тәкъдим ителде

«Әдәби кафе»да Кәрим Караның «Җиләкле алан» китабы тәкъдим ителде

Бүген «Татмедиа» бинасында урнашкан «Әдәби кафе»да язучы Кәрим Караның (Һади Бари улы Кәримов) «Җиләкле алан» китабын тәкъдим иттеләр. Бу — «Казан утлары» китапханәсе» сериясендә чыккан дүртенче китап.

«Казан утлары» журналының баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин әсәрнең кыскача сюжеты белән таныштырды. Ул Кәрим Караның әсәрләрен бер яктан юморлы, ә икенче яктан ачу хисе калдыра торган дип бәяләде. «Без уңай һәм тискәре геройларга күнеккән, Кәрим абыйда андый геройлар юк», — дип аңлатты ул.

«Җиләкле алан» әсәрендә Сабир исемле кеше бер атнага югала, аны урлап китәләр. Хатыны башта ире югалганга кайгыра, аннары сөенә. Ахырдан барысы да яхшы бетәр дип көтәсең. Юк, башка тимер белән суккан кебек итеп бетерә. Автор чын тормышның үзен бирә», — диде Рөстәм Галиуллин.

«Урманга кергән саен, җиләк күбрәк диләр. Без бу эшне ярты ел элек башлап җибәрдек. Чыккан саен китапларның укылышы артып бара», — диде «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков.

Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла әлеге проектының укучылар арасында гына түгел, язучылар арасында да популярлашуын әйтте. «Уңышлы проект булып чыкты, чөнки китаплары бик җайлы, юлда йөргәндә дә укып була», — диде ул. Ркаил Зәйдулла Кәрим Караның әсәрләре аны халыкчанлыгы, фәлсәфәле һәм психологизмлы булуы белән җәлеп иткәнен әйтте.

Кәрим Караның «Җиләкле алан» китабын «Әдәби кафе»да сатып алып була.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*