Ябу, кушу, берләштереп бетерү… Соңгы елларда мәктәпләр хакында гәп куертылса, әлеге сүзләр телгә алынмый калмый. “Бу җәһәттә үзебезнең хәлләр бик үк әйбәт булмаса да, республикабыздан читтә эшләр тагын да хөртирәк. Төмән якларына барып, милли мәгарифнең торышын өйрәнеп, үз күзегез белән күреп кайтыгыз әле. Анда байтак кына мәктәпне берләштергәннәр икән”, – дип, БТК башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров хәер-фатиха биргәч, без, бер төркем журналистлар, август башында юлга чыктык.
Конгресс әһелләре кулыбызга биргән кәгазьдә, җирле муниципаль хакимиятләрнең, Вагай районындагы 22 мәктәпне берләштереп, 5 урта гомуми белем бирү мәктәбе калдыруы, өлкәдәге иң яхшы татар мәктәпләреннән (дөресрәге, этнокультура компонентлы) саналган Казанлы, Тугыз авыллары мәктәпләренең Зареченск урта гомуми белем бирү мәктәбе белән берләштерелүе, бу исәптә Зареченскидагы коррекция мәктәбе булу да әйтелгән иде. Хикмәт шунда: Зареченск урта гомуми белем бирү мәктәбе өлкәнең татар, ягъни этнокультура компонетлы мәктәпләре исемлегенә керми, гадәти урыс мәктәбе санала. Әлеге дүрт мәктәп арасында берсенең коррекцияле булуы да дөрес нәрсә түгел, билгеле. Чөнки андагы таләпләр боларныкыннан шактый нык аерыла. Без менә шушы берләштерүнең сәбәпләрен ачыкларга, җирле хакимиятләрдән: “Казанлы, Тугыз мәктәпләрен үзара берләштереп булмыймы, тора-бара бу хәл миллилекне югалтуга китермәсме, аерым алганда, Татар Вагай мәктәбен гадәти урыс мәктәбе саналучы Бегиш мәктәбе белән түгел, башка татар мәктәбе белән берләштерү мөмкин түгелме?”– дип сорамакчы идек. Иртыш аръягындагы Абаул мәктәбенә дә сугылып чыгарга исәп бар иде. Ни кызганыч, яңгырлардан соң, юл өзеклеге сәбәпле, Татар-Вагайдан ары китә, Абаулга барып җитә алмадык.
Шөкер, район башлыгы Рамай Сөнгатуллинны күреп, кызыксындырган сорауларыбызны үзенә бирдек (җәйге ялда булса да, безне кабул итте, рәхмәт төшкере). Тик ул, язын зур афәт кичергән, ягъни су басуга тарыган Тугыз авылына ничек ярдәм күрсәтүләре хакында бәйнә-бәйнә сөйләсә дә, милли мәгариф проблемалары хакында озаклап сөйләшеп утыруны кирәк тапмады. Без, һич югы Казанлы һәм Тугыз мәктәпләрен берләштереп (икесендә дә 150ләп бала укый – Р. М.), аларны райондагы татар мәктәпләре өчен методик үзәк итеп калдырып булмыймы соң, дип тәкъдим иткәч, Рамай әфәнде, мине өйрәтмәгез, Казаннан килеп күрсәтмә бирмәгез, без монда, урында хәлне яхшырак беләбез, дигән кебегрәк җавап кайтарды. Озын сүзнең кыскасы, монда озак уйлап тормаганнар, территориаль якынлык буенча, ягъни күрше-тирәдәге авыллар дип берләштереп куйганнар. Шул рәвешле районда юридик мөстәкыйльлеге сакланган бер татар мәктәбе дә калмаган, алар урыс мәктәпләренең филиалына әйләндерелгән.
Казанлы, Тугыз
Күрше-тирә дигәч тә, Казанлы белән Тугыз арасы 18 чакрым булса, Тугыз белән Зареченск арасы – 60 чакрым. Кечкенә бер белешмә өчен дә Тугызлы мәктәбендәгеләргә шушы кадәр ара йөрергә туры килә хәзер. Безне Казанлы мәктәбендә бик җылы каршы алдылар. Гаҗәп тә түгел: бер сәфәрдәшебез – шушы мәктәпне тәмамлаган, БТК башкарма комитеты хезмәткәре Мөнирә Сәгыйдуллина. Юлда килгәндә ул: “Быел мәктәбебезне тәмамлаучыларга – Зареченскида бер көн дә анда укымаганнарга шул урта мәктәп (140тан артык укучысы бар – Р.М.) исеменнән өлгергәнлек аттестаты биргәннәр; шулай итеп Казанлы исеме югаламыни инде, өлкәдә күпләр Зареченск мәктәбен коррекцион мәктәп дип кабул итә; юридик мөстәкыйльлекне югалту менә нәрсәгә китерә”, – дип зарланган иде. Мәктәпләрдә тагын нәрсә үзгәргән соң? Директор филиал мөдире булып калган. Аның хезмәт хакы 5-6 мең сумга кимегән. Укыту эшләре буенча мөдир – методистка, тәрбия эшләре буенча мөдир педагог-оештыручыга әйләнгән. Хезмәт хаклары да шактый кысылган.
“Әлеге ике вазифаны кушып, координацияләүче генә калдырырга мөмкиннәр дигән сүзләр дә йөри, ни дәрәҗәдә дөрестер”, – дип тә авыр сулады алар. Тугыз мәктәбендә дә бу җәһәттә ризасызлык белдерделәр. Хәер, болары – хезмәт бәхәсләре, профсоюзлар кайгыртырга тиешле өлкә. Безне беренче чиратта әлеге авыл мәктәпләрендә татар теле һәм әдәбиятының нинди күләмдә укытылуы, татар мәгарифенең торышы борчый. Ни кызганыч, Казанлы, Тугыз мәктәбе мәктәбе диварларында татар телендә язылган сыңар плакат-язу да күрмәдек. “Татар авылы, татар мәктәбе бит сез! Нишләп ”И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле”, – дип, Тукай сүзләрен булса да язып куймыйсыз?! Ул язулар килеп тикшерүчеләр өчен түгел, балалар өчен кирәк”, – дип дәгъва белдердек бу уңайдан укытучыларга. Бик үк хаклы булмаганбыз икән. Казанлы мәктәбенең уставына, мәктәптә укучыларны укыту һәм тәрбияләү дәүләт телендә – урыс телендә алып барыла, дип язылган. Ягъни мәктәп урыс мәктәпләренең укыту планын сайлап алган дигән сүз бу. Хәзер, берләштерелгәч, ул мәктәпнең аерым уставы була алмый, сайтның бу өлеше искергән.
Мәгълүм булганча, илебездәге федераль дәүләт белем бирү стандартында дүрт төрле укыту планы гамәлгә куелган. Болар: а) туган телдә укыта торган, б) туган телне өйрәтә торган мәктәпләрнең, в) урыс мәктәпләренең һәм г) ике чит тел укыта торган урыс мәктәпләренең укыту планы. “Әгәр беренче сыйныфта татар теле укытылмаса, башка сыйныфларда татар теле һәм әдәбияты укыту атнасына ике сәгатьтән артык булмаса, әлеге мәктәпләр гадәти урыс мәктәпләренең укыту планын сайлаган дигәнне аңлата. Расписание төзегәндә мәктәп үзе сайлап ала торган сәгатьләр, мәктәп компоненты дигән нәрсә бар. Болар шуның исәбенә факультатив яки түгәрәк рәвешендә татар теле һәм әдәбияты укыта. Мәктәп укыту программасын, укыту планын фәкать үзе сайлый, план – укыту программасының бер өлеше. Бу җәһәттә өстән басым ясарга беркемнең дә хакы юк”, – дип сөйләде бу уңайдан соңрак, башкалабызга кайткач, озак еллар Казан шәһәре мәгариф идарәсе башлыгының милли мәктәпләр буенча урынбасары булып эшләгән, хәзерге вакытта Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институтының Милли мәгариф үзәгендә хезмәт куючы Марат абый Лотфуллин.
Аның аңлатуынча, мондый хәлнең начарлыгы шунда: әгәр мәктәп җитәкчелеге урыс мәктәпләренең укыту планын сайлаган икән, татар теле һәм әдәбияты дәреслекләре белән тәэмин итегез дип, район мәгариф идарәсенә гариза-заявка бирә, укытучы белән тәэмин итегез дип таләп итә алмый, татар теле укытучыларын үзе табарга, дәреслекләрне ата-аналар үзләре юнәтергә тиеш. Дөрес, мондый хәл мәктәп җитәкчелегенә эшне җиңеләйтә: татар теле укытучыларының квалификациясен тикшерергә, аттестация ясарга кирәкми, аларны белем күтәрү курсларына җибәрү зарурлыгы юк, разрядлары булмаса да ярый. Ягъни укытучы гармун тартып, җыр җырлатып дәрес уздырса да, зур дәгъва белдерүче булмаячак. Ярый ла, бүгенге татар теле һәм әдәбияты укытучыларыбызның күбесе – фидакярләр. Алар, бигрәк тә шушы Казанлы, Тугыз мәктәбенең татар теле укытучылары җиң сызганып эшләгәнгә, әлеге мәктәп балалары өлкәдә генә түгел, татар теле һәм әдәбияты буенча Казаныбызда уздырыла торган халыкара ярышларда да алдынгы урыннарны яулап килә. Өлкә башкаласында татар җәмәгатьчелеге активистлары белән очрашканда, бу җәһәттә Төмән, Ялутор районнарының татар теле һәм әдәбияты укытучыларын да мактап телгә алдылар.
Туган тел искә алынса да
Төмән өлкәсе мәктәпләрендә татар теле һәм әдәбиятын ни рәвешле, нинди күләмдә укыталар икән дип, әлеге этнокультура компонентлы мәктәпләрнең сайтларына кереп, шактыеның расписаниесен, укыту планнарын карап чыктым. Cайтларның аеруча яхшы эшләгәне, даими яңартылып торганы Тугыз мәктәбенеке икән (теләгән һәркем кереп карый ала: shkolatukuz.ru). Дөреслек хакына әйтик: фәкать шушы мәктәпнең уставында гына
(филиалга әйләнгәч, аның уставы да искергән булып чыга – Р. М.) татар теле искә алынган, “Обучение и воспитание обучающихся в Школе ведется на государственном языке – русском языке, а также введено преподавание родного (татарского языка)”, – диелгән. Дөрес, чынбарлыкта хәл барыбер башкалардагы кебек. Беренче сыйныфта татар теле бөтенләй укытылмый. Ә менә урыс теле атнасына – 5 сәгать, урыс әдәбияты (әдәби уку) 4 сәгать укытыла. Монда шунысын әйтеп китү тиеш: Собянин губернатор булып торган вакыттан башлап өлкә мәктәпләренә биш көнлек уку атнасы кертелгән. II-IV cыйныфларда татар теле һәм әдәбияты атнасына берәр сәгать укытыла. Фәкать V cыйныфта гына туган телебез атнасына өч сәгать өйрәнелә (әдәбиятка – 2, татар теленә 1 сәгать бирелгән). VI-XI cыйныфларда кабат икешәр сәгать өйрәнәләр (бер сәгать – татар теле, бер сәгать – әдәбият).
Шул ук вакытта V-XI cыйныфлар атнасына өчәр сәгать немец теле өйрәнә. V cыйныфта урыс теле һәм әдәбиятын өйрәнүгә атнасына – 8әр сәгать, VIIдә – 6шар cәгать, VIII-XI cыйныфларда 5әр сәгать бүленгән. Күпсенеп әйтүем түгел. Тугызлылар туган телдә укыту планын сайлап алган булсалар, урыс теле белән бер дәрәҗәдә укыта алган булыр иде дип әйтүем. Тик өлкәдә мондый гына түгел, туган телне өйрәтә торган мәктәпләр укыту планын сайлаган мәктәп тә юк икән дигән нәтиҗәгә килдем. Һәрхәлдә мин карап чыккан сайтларның берсендә дә андый уку йорты күзгә чалынмады. Шунысы сәер: өлкәнең мәгариф һәм фән департаментында милли мәктәпләр буенча баш белгеч булып эшләүче Ольга Гроо телефоннан сөйләшкәндә: “Без Татарстан түгел бит, ничек инде Төмән өлкәсендә татар телендә укыта торган мәктәп оештырып булсын?!” – дип гаҗәпләнде. Әгәр мәктәп җитәкчеләренең һәм ата-аналарның теләк-ихтыяры булса, татар иҗтимагый оешмаларының активистлары ата-аналарга, җәмәгатьчелеккә моның мөһимлеген аңлатса, бу – бик мөмкин эш. Югарыда телгә алган дүрт вариантлы укыту планы, ягъни ФГОС Татарстан гына түгел, барча Россия Федерациясе өчен эшләнгән.
Мыскыл итү бу
Сайтларны ачып, кайда ничек укыталар икән, дип кызыксынып утырганда, татар теле һәм әдәбиятын факультатив укытуларын раслаучы бик гыйбрәтле хәлгә юлыктым. Тугыз мәктәбе сайты кебек үк эшләнмәсә дә, Төмән районының Индерәй мәктәбе сайтында кайсы сыйныфта нинди дәрес, аны күпме күләмдә укытуларын бик ансат ачыклап була. Мәктәп уставында шул ук гыйбарә: “Обучение и воспитание ведется в Учреждении на русском языке”.
Индерәй мәктәбендә шул ук биш көнлек уку атнасы. Аптырашта калдырганы шул булды: биш көнлек уку атнасы икәнлеге әйтелгәч: “Во 2-4 классах на выполнение часов школьного компонента по изучению родного (татарского) языка и литературы используется шестой день учебной недели”, – дип язылган. Болай булгач аңлашыла инде: башлангыч сыйныфларның расписаниесендә татар теле бөтенләй юк. 2016 елның 17 маенда расланган 2016-2017 елларга исәпләнгән уку расписаниесен карыйм. Балалар татар теле һәм әдәбиятын V-XI cыйныфларда атнасына икешәр сәгать кенә укый (теләгән кеше shkola/andreevskaia-shkola cайтына кереп карый ала). Кемгә ничектер, миңа мондый хәл – туган телне өстәмә рәвештә, шимбә көнне, башка укучылар ял иткәндә укыту балаларда туган телгә нәфрәт уяту, татар телен икенче сортлы итеп күрсәтү өчен махсус эшләнгән кебек тоела. Хәер, әлеге мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Рузилә Исмәгыйлова районда гына түгел, өлкәдә иң яхшы татар теле укытучыларыннан санала. Янә татар мәгарифе авылда фидакярләр җилкәсендә яши дигәнне аңлата бу.
Берләштерү, устав дигәннән. Аромаш районында унике мәктәпне бер урта гомуми белем бирү мәктәбенә берләштергәннәрен, ягъни башкаларының юридик мөстәкыйльлеген бетергәннәрен ишеткәч, райондагы этномәдәни компонентлы Яңа Аптул мәктәбенең уставын өйрәнмәкче булып сайтларына кердем. Ул, юридик мөстәкыйльлеген югалткач, табигый, уставсыз калган. Шулай итеп, унбер мәктәп 2016 елның 11 гыйнварыннан Аромаш мәктәбенең филиалы санала. Кыскасы, башка унбер мәктәп уставсыз хәзер. Күрәсең, Вагай районында моңа куллары җитмәгән әле. Җитсә, сайтта Тугыз, Казанлы мәктәпләренең уставлары тормас иде. Юридик мөстәкыйльлек югалгач, районнарда әлеге реформа-үзгәртүләрне төрлечә аңлауларын соңрак, Төмәндә очрашкач, өлкәнең мәгариф һәм фән департаменты директоры Алексей Райдер да таныды.
– Нигә Казанлы укучыларының өлгергәнлек аттестатында мәктәп исеме телгә алынмаган икән? – дип сорагач, алар, бәлкем, филиал дип түгел, бүлекчә дип аталгандыр, дип җаваплады ул. Югыйсә Казанлы, Тугыз мәктәбе җитәкчеләре үзләрен филиал мөдире дип таныштырды.
Беренчеләр монда да мәхрүм
Шул ук вакытта Тубыл шәһәренең этнокультура компонентлы 15 нче мәктәп директоры Сәет Хисмәтуллин: “Берләштерү шаукымы безгә дә кагылды. Безгә дә бер гадәти урыс мәктәбен берләштерделәр. Әмма без ул балаларга аттестат биргәндә, 15 нче мәктәпнең фәлән филиалы, дип яздык”, – дип аңлатты. Тубылда әлеге уку йортын татар мәктәбе дип йөртәләр, читтән килгән кунакларга, шәһәребезнең бер күрке, дип күрсәтәләр. Миниферма, мәктәп бакчасы, теплица, сыйныфлар бизәлеше, чынлап та, күз явын алырлык. Шулай да исебез киткәне, соклану уятканы биредәге милли мәктәпләр тарихы музее булды. Күпме республика-төбәктә булып, бер урында да мондый музей күргән юк иде. Миңа калса, саллы кандидатлык диссертациясе язарлык материал тупланган. Мөнирә Сәгыйдуллина анда туган авылы Казанлы мәктәбе тарихына тап булды. Монда – 200 татар баласы, 220 урыс баласы укый икән. Ни кызганыч, биредә дә беренчеләргә татар теле укытылмый. Ягъни гадәти урыс мәктәпләренең укыту планын сайлаган, татар теле һәм әдәбиятын әлеге мәктәп компоненты хисабына укыта. Югыйсә бер үк мәктәп берничә укыту планын файдалана ала. Һичшиксез, 15нче мәктәп татар сыйныфларында татар телен өйрәтә торган укыту планын сайлап, туган телебезне тирәнтенрәк укыта алыр иде.
Әле тагын шунысы бар: Сәет Хисмәтуллин – өлкәдәге “Истоки” дип аталучы этнокультура компонентлы мәктәпләр берләшмәсенең рәисе икән. Бу берләшмәгә әлеге дә баягы Тугыз мәктәбе һәм Төмәндәге 52 нче мәктәп керә икән. Без аңардан: “Өлкәдәге калган 49 этномәдәни компонентлы мәктәпне дә берләшмәгә кертеп булмыймы соң? Соңгы үзгәрешләрдән соң, юридик мөстәкыйльлеген югалткач, Тугыз мәктәбе берләшмә эшендә актив катнаша алырмы икән?” – дип кызыксындык. “Әлеге өч мәктәп берләшмәне оештыручы санала. Калган мәктәпләр, оештыру җәһәтендә катлаулылыклар булганга, берләшмәгә рәсми рәвештә кермәсә дә, үткәрелүче барча чараларыбызда катнаша ала. Ә менә юридик мөстәкыйльлеген югалткан Тугыз мәктәбе алга таба нишләр – әлегә әйтә алмыйм”, – дип җавап бирде ул бу уңайдан. Гади генә мәсьәлә түгел бу. Казанга яки Төмәнгә делегация яки вәкил җибәрәсе булганда, моңарчы тугызлылар финанс ягын үзләре хәл иткән. Хәзер һәр чыгымны Зареченск белән килештерәсе булгач, эш катлауланачак, билгеле. Юридик мөстәкыйльлек белән бергә, финанс мөстәкыйльлекләре дә юк бит бүген.
Сүз уңаеннан. Төмәндә чагында 52нче мәктәпне дә күреп чыгарбыз дигән идек. Хакимият вәкилләре, мәктәптә ремонт, директоры ялда, дип нигәдер безне әлеге уку йортына алып баруны кирәк тапмады. Татарстан делегациясен каршы алган һәм өлкә буйлап йөрергә машина биргән Төмән өлкәсе татарлары конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Насыйров (аңа рәхмәт яусын!) бу мәктәп турында сөйләшкәндә: “Әлеге уку йорты җитәкчеләре яңа бина салу зарурлыгын күтәргәч, өлкә хакимиятләре, анда җир бүлеп бирү, яңа мәктәп салу зарурлыгы юк, дип белдерде. Яңа мәктәпнең киләчәге томанлы”, – дип аңлаткан иде безгә. Шуңа күрә Төмәндә бердәнбер татар мәктәбе саналучы әлеге уку йортын күрәсе килгән иде. Әлеге җәһәттә кызыксынгач, Алексей Райдер: “Әлеге мәктәпне ябу-бетерү турында сүз дә була алмый. Кризис вакыты бит. Әлегә анда яңа бина салу өчен акча таба алмыйбыз”, – дип аңлатты. Аңа ышанасы килә.
Күз буяу
Тубылдагы “Мирас” иҗтимагый оешмасы рәисе Луиза Шәмсетдинова (татар җәмәгатьчелегенә ул “Искер” җыены оештыручы буларак яхшы мәгълүм) Казанга бер килүендә әлеге этнокультура компонентлы мәктәпләрне “этке-төртке мәктәп” дип атаган иде. Чынбарлыктан әллә ни ерак китмәгән икән Луиза ханым дигән нәтиҗәгә килдек без Төмән тарафларыннан әйләнеп кайткач. Соң, Ходаем, милли-мәдәни дип аталгансың икән, һич югы туган телне өйрәтә торган мәктәпләрнең укыту планын ал инде. Шуңа күрә дә, Тугыз мәктәбе укытучысы Нәфига Мөхәммәтуллина таныганча, аннан-моннан урлап укытырга туры килә.
Күрәсең, гадәти урыс мәктәбенең укыту планын алыгыз, дип райондагылар басым ясап, үгетләп тора. Алда әйткәнебезчә, мәктәпләр татар телендә белем бирә яки туган телне өйрәтә торган укыту планы сайлап алса, хакимиятләргә укытучылар әзерләүне, дәреслекләр белән тәэмин итүне бюджетка кертергә туры киләчәк. Дөрес, соңгы өч елны караганда өлкә хакимиятләре 2014-2015 уку елы өчен Татарстаннан 730 мең сумлык дәреслек алган. 2013-2014, 2015-2016 уку еллары өчен Татарстан үзе Төмән өлкәсенә 434 мең сумлык дәреслек бүләк иткән. Төп проблема шунда: Төмән өлкәсендә милли мәктәпләр өчен укытучылар әзерләнми. Татар теле укытучыларының күбесе – пенсия алды яки пенсия яшендә. Заманында Тубылда һәм Төмәндә татар педучилищелары, соңгы елларда аларда татар төркемнәре булган. Әле берничә ел элек кенә Төмән университетында һәм Тубыл пединститутында татар төркемнәре бар иде. Хәзер аларның берсе дә юк инде. Димәк, 10-20 елдан, Төмән өлкәсендә татар теле һәм әдәбияты укытучылары калмаячак.
– Бүген КФУда татар теле укытучылары әзерли торган ике генә төркем калды. Татарстанга җитсен дисәк, КФУда мондый өч төркем булырга тиеш. Ел да һәр фәннән укытучыларның 5 проценты яңара. Казанда бер мең татар теле укытучысы бар. Димәк, Казанга ел саен 50 татар теле укытучысы таләп ителә. Башка республика-өлкәләргә дә әзерлик дисәк, моның өчен КФУда бюджет урыннарын арттырырга кирәк. Моның өчен, КФУ ректоры Илшат Гафуров белдергәнчә, республика вузга акча күчерергә тиеш түгел. Татарлар бит салым түли. Бу салымнар югары белем бирү өчен дә тотыла, – дип белдерде әлеге уңайдан Марат Лотфуллин.
Рәшит Минһаҗ,
“Ватаным Татарстан”