“12 апрель көнне Актанышка көрәш бәйгесенә киткән 2002-2004 елгы көрәшче егетләребез кайтты. Без аларның авыррак үлчәүдәге егетләр белән көрәшәчәген дә борчылып хәбәр иткән идек. Әллә ниләр өмет тә итмәдек, исән кайтуларын гына теләдек”, дип яза “Әтнә таңы” газетасы.
Көрәшчеләребез имгәнми, исән-сау кайттылар. Әле җиңү дә алып кайттылар. Беренче Президентыбыз М.Шәймиев призына үткәрелгән 400гә якын көрәшче катнашкан төбәкара ярыштан Гыйлаҗев Адель 3 урынны алып кайтты. Тренеры – Руслан Сафин (фотода икесе)
Көрәшчеләребез бик тырышып көрәштеләр. Әтнә районы Олы Мәңгәр авылыннан Филатов Айзат, Күшәрдән Фомин Рифат та җиделеккә эләктеләр. Алар да бик аздан гына өчлеккә керми калдылар. Начар күрсәткеч түгел. Җайлап-җайлап күтәреләбез инде, Аллага шөкер. Иң мөһиме үзебезнең җирлектә үскән Әтнә егетләре болар, ярышка кайсы районнан көрәшче эзлик икән дип утырмыйбыз Көрәш түгәрәгенә йөрүчеләр дә артканнан – арта. Җиңүләребез алда әле, Алла боерса…- ди спорт мәктәбе директоры Ирек Мөхәммәтшин да.
Хак әйтә. Амиин. Ә хәзергә егетләребезне котлыйк. Бирешмәгәнегезгә рәхмәт.