tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әй, Мөслим, онытмам сине мин
Әй, Мөслим, онытмам сине мин

Әй, Мөслим, онытмам сине мин

Мәйданы 1466 км2 тәшкил итүче Мөслим районы Татарстанның көнчыгыш өлешендә – ямьле Ык елгасы буена урнашкан. Ул Актаныш, Минзәлә, Азнакай, Сарман районнары һәм Башкортостан Республикасының Бакалы районы белән чикләнә. Быел 10 августта район оешуга 300 ел тулачак. 20 меңгә якын халкының  90%ы (17500 кеше) – татарлар, 1170 кешесе – рус милләтеннән һәм 390ы – марилар. Моннан тыш әрмән, азәрбайҗан, үзбәк һәм башка милләт вәкилләре дә бар. Мөслимнең үзендә якынча 9 мең кеше яши. Райондагы 71 авыл 19 җирле үзидарә советына берләшкән. Шуның 57се – татар, 8е – рус, 3се – рус-татар, калган 3се – мари авыллары.

Мөслим районы урманнарга бай, аларның мәйданы биредә 27 153 гектар. Алгарак китеп әйтик, “Кояшлы Ык” ял итү зонасында һәм сабан туе узган мәйданда да бик күп корылмалар, тротуарлар агач рәшәткәләрдән төзелгән.

Район үзәге Мөслим Казаннан 319 км, тимер юл станциясе булган Бөгелмәдән 110 км һәм Яр Чаллы су юлы пристаненнән 80 км ераклыкта урнашкан.

2 июль иртәсендә, без, Түбән Новгород өлкәсендә чыгучы “Туган як” газетасы редакциянең бер төркем хезмәткәрләре, ерак юлга –  Татарстанда беренче тапкыр Мөслим җирлегендә узачак XI Бөтенроссия авыл сабан туена кузгалдык. Халкыбызның милли бәйрәме биредә Татарстанның 100 еллыгына багышланып, әле 2020 елда узарга тиеш булса да, билгеле сәбәпләр буенча, кичектерелде, һәм, ниһаять, агымдагы елда аны зурлап  үткәрү насыйп булды.

Сергач районының чокыр-чакырлы, уйлы-чоңгыллы, ямау өстендә ямау булган юлларын узганнан соң, Пильна районы  трассасы безгә җәннәт булып тоелды. Шөмерле алдыннан понтон күпер аша Сура елгасын кичкәч, барыр юлыбызның күп өлеше Чувашстанның тап-такыр юллары буенча дәвам итте. Бер-беребез белән җылы аралашып, гыйбрәтле мәзәкләр сөйләп, тирә-юнебездәге матур табигать, урман-басулар белән сокланып бара торгач, Татарстанга җиткәнебезне сизми дә калдык. Биредәге юлларның сыйфатын инде әйткән дә юк: алар искиткеч төзек, юл кырыйлары да тәртиптә, кычыткан,  кырмавык ише чүп үләннәрнең, иң гаҗәпләндергәне – безнең якларда авыл-шәһәр территорияләрен тулаем диярлек басып алган америка өрәңгесенең хәтта эзе дә юк, шулай ук юл буенда эшкәртелмәгән, чәчелмәгән бер генә кыр да күрмәдек.

Төшке аш “өстәлебезне” Чувашстан белән Татарстан Республикасы чигендә корып, өйдә әзерләгән ашлар белән шәпләп тамак ялгадык, бераз ял иттек һәм тагын олы юлга чыктык. Казаннан Мөслимгә чаклы әле 310 чакрым юл үтәсебез бар иде.

Алабуга, Сарман районы торак пунктларын, шул исәптән татар халкының мәшһүр җырчысы Илһам Шакиров туган Яңа Бүләк авылын, Мамадышны узып, Яр Чаллыга таба юл тоттык. Бу төбәкләрнең “кара алтын”га бай икәнен дәлилләп, иген чәчелгән кырларда ара-тирә нефть скважиналары күренә башлады. Ниһаять, 9 сәгать дәвам иткән сәфәребез ахырына якынлашты. Сабантуй булачак авылга җитешүебез белән үзебезне гаҗәеп бер сихри дөньяга чумгандай хис иттек, биредәге заманча төзеклелекне, саф татарча элмә такталарны, яшеллеккә күмелгән чиста урамнарны күреп, чын мәгънәдә таң калдык. Бөтен нәрсә уйлап эшләнелгән, авыл урамнарындагы клумбаларга күз явын алырлык чәчәкләр, агач-куаклар, туялар утыртылган, җир өстенә урнаштырылган төрле зурлыктагы шар-яктырткычлар кичләрен тирә-якка яктылык тарата. Мөслим районы башлыгы Рамил Муллинның (ул бу вазифага 2013 елда керешә) һәр эштә инициатива күрсәтүче, башлап йөрүче һәм бар гамәлләрне тормышка ашыручы искиткеч җитәкче булуы турында ишеткәнебез бар иде һәм моның чыннан да шулай икәнен үз күзебез белән күрдек.

Күп санлы волонтерлар илебезнең 45 регионыннан килгән 500дән артык кунакны җирле Мәдәният йорты каршында каршы алды. Теркәлү узганда һәрберебезгә истәлекле бүләкләр тапшырылды. Нижгар делегациясен матур, сөйкемле кызчыгыбыз Зилия җитәкләп йөрде һәм бер минутка да безне күз уңыннан ычкындырмады. Якындагы “Карина” кафесында төшке аш ашагач, махсус автобусларга утырып, Мөслим буенча экскурсиягә киттек. Район үзәге белән танышуыбыз “Кояшлы Ык” ял зонасыннан башланды. Аның мәйданы 276 гектар тәшкил итә, шуның 100 гектарын сабантуй узачак “Ык” паркы били. Агач-куак баскан, әрәмәлеккә әйләнгән территория җирле оешма-предприятиеләр көче белән чистартылган һәм дәүләт җитәкчелеге ярдәме белән хәйран калырлык ял урынына әйләндерелгән: сабан туе һәм бүтән төрле тамашалар уздыру өчен 110 гектарлык яңа мәйдан – 5 мең кеше сыйдырышлы зур амфитеатр, 2 мең кешегә исәпләнгән кече амфитеатр, 2200 метр дистанцияле ипподром сафка бастырганнар, 1500 машинага исәпләнгән дүрт парковка ясалган, 7100 метр озынлыгында тротуарлар эшләнгән, юлларга яктырткычлар куелган.

Экскурсия кысаларында без шулай ук авыл хуҗалыгы техникасын чыгару белән шөгыльләнүче “Агромастер” җитештерү компаниесе эшчәнлеге белән таныштык.

Биредә чит ил техникасы белән көндәшлек итүгә сәләтле 250 төрдән артык продукция җитештерелә, Россиянең 45 төбәгендә 60тан артык дилерлар белән хезмәттәшлек итүче компаниядә 270 белгеч югары технологияле заманча станокларда эшли.

“Агромастер” буекнча таныштырып йөрткән гидыбыз Фәрхат Шәмсеев безнең Нижгар төбәгеннән килгәнебезне белгәч, сафаҗайлы Шамил Әнәсович Нуримановка шушуы компания җитәкчелегеннән зур сәлам тапшыруыбызны үтенде, чөнки ул күптән түгел биредән югары җитештерүчәнлеккә ия булган чәчү комплексы сатып алган.

Районның киләчәге булган яшь мөслимлеләргә ныклы белем һәм һәрьяклап яхшы тәрбия бирү өчен мөмкин булганның барысы да эшләнә. Республика конкурсында катнашып, “Иң яхшы билингваль балалар бакчасы” исемен яулаган “Миләшкәй”гә кердек. Гомумән, биредәге “Кояшкай”, “Күбәләк”, “Карлыгач”, “Ләйсән” балалар бакчаларының исемнәре генә дә ерактан ук үзләренә тартып тора. Габдулла Тукай исемендәге гомуми белем бирү мәктәбенең тарихы 90 елга якын дигәч, ышанмый калдык, чөнки бинаның эче дә, тышы да шулкадәр матур, зәвыклы итеп, заманча  материаллар белән бизәлгән, шәһәр мәктәпләречә җиһазландырылган. Ул 1934 елда шахтерлар тарафыннан бүләк итеп төзелгән булган. Аның үзенчәлеге – кызлар һәм малайларның аерым сыйныфларда укуында, шулай ук башлангыч классларда бөтен фәннәрнең татар телендә укытылуында.

Балалар сәнгать мәктәбенең бинасы да узган елда 56 млн сумлык зур капиталь ремонт кичергән. Бүгенге көндә шушы мәктәпнең 7 бүлегендә 372 бала белем ала. Узган елда сәнгать мәктәбе 52 халыкара, 35 Россия, 44 республикакүләм конкурсларда җиңү яулаган. Затлы бина белән янәшә музыка сәнгатенә багышланган искиткеч зур, күпфункцияле “Курай” паркы төзелгән.

Кайда гына булсак та һәр коллектив һәм аларның җитәкчеләре, балалар безне ачык чырай, җылы сүз белән каршы алдылар, үзләренең эшчәнлекләре белән таныштырдылар. Иң шаккатырганы – урамдагы белдерү такталарында, баннерларда, һәр учреждениедә урын алган Мөслимнең әхлак кодексы булды. Әлеге 15 кагыйдәне биредә олысы-кечесе яттан белә һәм үтәргә тырыша. Кыскасы, без булган һәрбер объект турында сөйләп тә, язып та бетергесез, аларны үз күзең белән күрү кирәк.

Сәяхәтебезнең Мөслим җирлегендәге беренче көне “Яшьлек” спорткомплексында кичке аш, Мөслим районы үзешчәннәре чыгышы һәм стадионда Татарстан  сәнгать осталары концерты, күзләрне камаштырырлык бәйрәм салюты белән тәмамланды.

Көне буе арып, төнге 11ләр тирәсендә без Мөслимнән 2-3 км ераклыкта гына урнашкан Иске Вәрәш авылына кайтып җиттек. Биредә безне хуҗалар (400гә якын гаилә кунакларны кундырырга теләк белдергән) аш (безнеңчә шулпа), татар халкының милли камыр ризыклары – зур бәлеш, гөбәдия һәм башка төрле тәм-томнар белән корылган мул табын артында сый-хөрмәт күрсәтеп, мунчалар чабып, йокларга йомшак урын җәеп олы кунак иттеләр, ә икенче көнне, сабантуй иртәсендә, хәерле юллар теләп озатып калдылар, чын күңелдән рәхмәт үзләренә.

3 июльдә иртәнге сәгать 10да бәйрәм чаралары башланды. Әйтергә кирәк, бу көнне теләгән кешегә ТНВ, ТНВ-Планета һәм Ютуб каналларыннан сабантуй мизгелләрен туры эфирда карау мөмкинлеге булды.

Меңләгән кеше җыйган, бөтен вак-төякләренә кадәр уйлаштырылган халкыбызның иң матур бәйрәмнәренең берсе оештыру, уздыру ягыннан да, халык фикере буенча, җирле хакимият имтиханны “5+” билгесенә тапшырды.

Татар авыллары сабан туе нәрсәсе белән безнең истә калды соң?

Беренчедән,  игътибарыбызны “Татар базары” дигән махсус сату нокталары җәлеп итте. Биредә башка сабантуйлардагы кебек нәрсә җитте шуның белән сату итүче бер генә павильон да юк иде, бары тик районның үзендә җитештерелүче продукция һәм сувенирлар гына тәкъдим ителде. Икенчедән, Россия төбәкләрендә яшәүче эшмәкәрләр үз продукцияләрен сатты. Өченчедән, балалар сәламәтлегенә җитди куркыныч тудыра торган батут ише әйберләр дә биредә күренмәде.

“Татар дөньясы” дип язылган урында, һәрбер төбәк махсус үз билгесе янында,  шул исәптән без, Түбән Новгород  делегациясе дә, дин әһелләрен, башка районнар җитәкчеләрен һәм күп санлы башка мөхтәрәм кунакларны сәламләүдә катнаштык һәм бергәләшеп төбәкләрнең ишегалларындагы милли күргәзмәләр белән танышырга керештек. Төп татар утарын биредә быел Кукмара районы күрсәтте. Бәйрәм мәйданында “Печән өсте” күренешен карап, кулларга тырма, сәнәк тотып үзебезнең печән җыйганны, аннары йомшак чирәмгә утырып, бергәләшеп ашаганны искә төшердек.

Бәйрәмнең мәдәни өлеше “Сабан туйга бүләк җыю” дигән театральләштерелгән грандиоз тамаша белән 11 сәгатьтә башланып китте. Бию төркемнәре берсен берсе алмаштырып, тамашачылар игътибарына  искиткеч матур, могҗизалы күренеш тәкъдим иттеләр, төп мәйданда бер үк вакытта чыгыш ясаган биючеләрнең саны 400дән дә ким булмагандыр, мөгаен.

Сабантуйны рәсми ачуда катнашкан Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов үзенең чыгышында аңа әзерлекне югары бәяләде һәм Мөслим районы башлыгы Рамил Муллинны “ТАССР төзелүгә 100 ел” медале белән бүләкләде. Киләсе елда, Аллаһы бирсә, XII Бөтенроссия татар авыллары сабан туе Мордовиядә узачак һәм аның символын бәйрәм сәхнәсендә Рөстәм Нургалиевич Мордовия хөкүмәте рәисе вазифаларын башкаручы Владимир Сидоровка тапшырды.

Тантаналы чарадан соң, сабантуйның таҗы булган ат чабышларының финалы, билбаулар белән көрәш, милли уеннар, спорт ярышлары, традицион күңел ачу чаралары, эстрада йолдызлары концерты башланды һәм кичкә кадәр дәвам итте.

Йомгаклап әйтсәк, Мөслимдә узган уникаль сабантуй төрле милләт кешеләрен берләштерде, аларның татулыгын, халкыбызның гореф-гадәтләрен, йолаларын, кунакчыллык традицияләрен саклауда үрнәк күрсәтте.

Гүзәл табигатьле Ык буйларына, монда яшәүче тырыш, уңган, талантлы халыкның ихлас күңелле булуына, кунакчыллыгына сокланып, юл буе бетмәс-төкәнмәс хис-кичерешләр, тәэсирләребез белән уртаклашып, онытылмас Мөслимне үзебез яшәгән төбәк белән чагыштыра-чагыштыра, шул ук көнне төнге берләр тирәсендә исән-имин туган ягыбызга кайтып җиттек.

Кадрия СӘМИУЛЛИНА.

Сергач – Мөслим – Сергач.

“Туган як” газетасы

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*