tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан мөфтие Троицкида Рәсүлев укуларында катнаша
Татарстан мөфтие Троицкида Рәсүлев укуларында катнаша

Татарстан мөфтие Троицкида Рәсүлев укуларында катнаша

9 июльдә, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Чиләбе өлкәсенең Троицк шәһәрендә “Рәсүлев укулары: Россия тарихында һәм хәзерге тормышында ислам” X Россиякүләм II Халыкара фәнни-гамәли конференция эшендә катнаша. Анда Камил хәзрәт белән бергә мөфтинең халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе һәм Түбән Кама районы имам-мөхтәсибе Салих хәзрәт Ибраһимов та катнаша. Алар сәфәр барышында иң беренче чиратта Зәйнулла Рәсүлев каберен зиярәт итәргә өлгерде, танылган дин эшлеклесе яшәгән һәм эшләгән истәлекле урыннарда, Зәйнулла Рәсүлев исемендәге “Рәсүлия” мәдрәсәсендә булды, галимнең бай дини мирасы белән танышты.

Аннан соң кунаклар “Рәсүлев укулары: Россия тарихында һәм хәзерге тормышында ислам” X Россиякүләм II Халыкара фәнни-гамәли конференциясенең тантаналы ачылышында катнашты. Анда Чиләбе өлкәсе губернаторы Алексей Текслер, Милләтләр эшләре буенча Федераль агентлык җитәкчесе Игорь Баринов, фән эшлеклеләре, шул исәптән, БИА профессоры һәм Мөхәммәд пәйгамбәрнең ﷺ нәсел дәвамчысы Мәхмүд Габдерраззак әс-Сәгъди, күренекле Хәнәфи мәзһәбе галиме һәм Иордания халыкара университетының шәригать факультеты деканы (Амман шәһәре) Сәлах Әбү Хаҗ, хакимият, Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте  вәкилләре һ.б. катнашты. Тантаналы ачылыштан соң җыенда катнашучылар Троицкидагы Зәйнулла Рәсүлев исемендәге мәчеттә җомга намазын укыды. Җомга намазын Татарстан мөселманнары башлыгы Камил хәзрәт Сәмигуллин үткәрде. Җомга намазыннан соң конференция дәвам итте.

Рәсүлев укуларын Чиләбе өлкәсе губернаторы ярдәме белән Милләтләр эшләре буенча федераль агентлык, Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте, Чиләбе дәүләт университеты, Троицк шәһәре администрациясе һәм Россия тарих җәмгыяте оештыра. Конференция конфессияара һәм милләтара диалогны ныгыту, дини экстремизмны кисәтү, хакимият органнарының, мәгариф учреждениеләренең, дини һәм милли-мәдәни берләшмәләрнең хезмәттәшлеген үстерү, Зәйнулла Расулевның рухи мирасына игътибар җәлеп итү, ислам мәгарифен үстерү бурычын куя.

Катлаулы эпидемиологик вәзгыятьне исәпкә алып, быелгы укулар катнаш форматта үткәрелә. Конференция эшендә күренекле дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләре, галимнәр, дин әһелләре катнаша. Конференция 8 июль көнне Чиләбе дәүләт университеты мәйданчыгында “Хәзерге заман шартларында төрле диннәр һәм милләтләр арасында хезмәттәшлек” пленар утырышы белән ачылды. Шулай ук Чиләбедә һәм Троицкида ислам тарихының һәм үсешенең төрле аспектларына багышланган дискуссия панельләре һәм секцияләр узачак.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*