tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстанда Корбан бәйрәменә әзерлек буенча матбугат конференциясе узачак
Татарстанда Корбан бәйрәменә әзерлек буенча матбугат конференциясе узачак

Татарстанда Корбан бәйрәменә әзерлек буенча матбугат конференциясе узачак

13 июльдә 11.00 сәгатьтә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында Татарстанда Корбан бәйрәменә әзерлек буенча матбугат конференциясе уза.

Чарада Татарстан мөфтие урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров, Казан казые, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең шәригать мәсьәләләре бүлеге башлыгы Булат хәзрәт Мөбарәков һәм Нәзарәтнең «Зәкят» хәйрия фонды генераль директоры Булат Мәрданов катнашачак.

Алар Корбан гаетен бәйрәм итүгә, Казанда һәм Татарстанда корбан чалу йоласын кылу тәртипләренә кагылышлы сорауларга җавап бирәчәк.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*