tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Фаиз хәзрәт Мөхәммәтшин: «Мөселман һәр яктан да үрнәк булырга тиеш»
Фаиз хәзрәт Мөхәммәтшин: «Мөселман һәр яктан да үрнәк булырга тиеш»

Фаиз хәзрәт Мөхәммәтшин: «Мөселман һәр яктан да үрнәк булырга тиеш»

Республикада телне, мәдәниятне, миллилекне, тарихыбызны үстерүдә, саклауда Ислам диненең роле зур. Удмуртия Диния нәзарәте динебезне саклау өстендә генә түгел, ә мәгариф, социаль, хәйрия эшләре буенча да күп кырлы эш алып бара. Республика хакимияте белән һәрвакыт тыгыз элемтәдә булып, шәһәребезне төзекләндерүгә дә үз өлешләрен кертәләр. Удмуртия мөфтие Фаиз хәзрәт Мөхәммәтшин белән очрашып, 2022 елда башкарылган күп санлы эшләр турында сөйләшеп, аларның иң мөһимнәренә тукталдык.

– Фаиз хәзрәт, мөфтиятнең баш­карган эшләре бик күп. Сез дин юнәлешендә генә эшләмисез бит…

— Әйтергә кирәк, дин һәм дөньяви тормыш – алар аерылгысыз. Шуңа күрә мөселман кешесе мәчеттә гыйбадәт белән генә шөгыльләнми. Чөнки инде аның бөтен тормышы – гыйбадәт. Безгә Аллаһы Тәгалә мөселман булып, бүгенге көндәге кебек дин тыелмаган, иркен илдә яшәргә насыйп иткән икән, без моңа рәхмәтле булырга тиеш. Шуңа күрә мәчеткә килеп, намаз укып кына кайтып китсәк, Аллаһы Тәгалә кыямәт көнендә: «Бөтен мөмкинлекләр булганда, сез ни өчен тик яттыгыз? Ни өчен берни дә эшләмәдегез», – дип сорар. Шуңа күрә мөселман кешесе һәрьяктан да үрнәк булып, кеше­ләргә бары тик яхшылык кына китерергә тиеш. Мәсәлән, байлар, эшмәкәрләр мохтаҗларга ярдәм итәргә тиеш. Җитәкчеләр үз эш­челәренә премияләр, яхшы хезмәт хаклары түләп, тормышларын җи­ңеләйтергә мөмкин. Әгәр дә кеше­нең байлыгы да юк, җитәкче дә түгел, дини гыйлем дә алмый икән, иң киме, урам себереп, кар көрәп булса да, кешеләргә файда китерсен. Безнең мәчеткә элек бер карт йөрде, мәрхүм инде. Аның бер кулы юк иде. Ул көн саен килеп, мәчет ишегалдын, капка яннарын себерә иде. «Бу минем Аллаһ каршындагы бурычым», – дип сөенә-сөенә эшли иде. Үз йортлары белән яшәүче­ләрнең кайберсе капка төбен дә, кешеләргә йөрергә уңайлы булсын дип, тротуарларны да кардан чис­тартып куя. Ә икенчесенең үз йортына керергә дә сукмагы булмый. «Техника килеп чистартсын, бу минем эш түгел», – дип әйтергә ярамый. Техника килеп җиткәнче шушы юлдагы карны чистартып кую да шулай ук сәдака икәнлеген онытмыйк. Шуңа күрә, үзен чын мөселман дип санаган һәркем һәрвакытта да башкаларга ярдәм итү, яхшы гамәлләр кылу мөмкинлеген эзләргә тиеш. Бу эшләр грамота алу, рәхмәт сүзе ишетү өчен башкарылмый. Изге эшеңне башкалар күрмәсә дә, Ал­лаһы Тәгалә күрә бит.

– Сезнең хәйриячелек белән дә шөгыльләнүегезне беләбез.

– Мөмкинлек булган саен мох­таҗларга, тормышта авыр хәлдә калучыларга акчалата, ризык, кием-салым белән ярдәм итәргә тырышабыз. Аллаһ сакласын, кемнеңдер йорты янды, ди. Удмуртия дә генә түгел, Татарстанда да янгыннан зыян күрүчеләргә 2022 елда бик күп ярдәм кулы суздык. Әйе, без барысына да булыша алабыз дип әйтеп булмый, ләкин мөмкинлек бар икән, кулдан килгәнне эшләргә тырышабыз. Хәйрия эшендә бер тиенең бар икән, шул тиенең белән ярдәм итә аласың, миллионың бар икән, миллион белән булышасың. Һәркем үз мөмкинлегенә карый. Бәлки шушы бер тиенен биргән кешегә Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте теге миллион биргән кешенекеннән дә күбрәк булыр. Чөнки ул үзенә авыр вакытта, башкаларга ярдәм итте. Пәйгамбәребез (с.г.в.с.) әйтте: «Адәм баласы башкаларга ярдәм итүдән туктамаса, Аллаһы Тәгалә дә аңа ярдәм итүдән туктамас», – ди. Син кешегә бер эштә булышсаң, Аллаһы Тәгалә сиңа икенче яктан булыша. Мәсәлән, син бер кешене ашаттың, ди, икенче көнне Раббыбыз синең ризыгыңа бәрәкәт бирә. Син табиб булып эшлисең һәм авыруга медицина ярдәм күрсәттең, ди, Аллаһы Тәгалә синең үзеңә сәламәтлек бирә. Раббыбызның кагыйдәсе менә шундый. Мөселман кешесе шушы кагыйдә буенча яшәргә тиеш. Ай саен хәйрия эшләренә бик күп акча китә. Бу акчаны каян алабыз? Без дуслар белән башта кемгә, нинди күләмдә булышырга кирәклеген карыйбыз. Бергәләп ярдәм итәбез. Мәсәлән, узган елның ноябрь аенда гына 700 мең сумнан артык акча хәйрия эшләренә тотылды. Бу бөтен республика буенча, төрле юнәлешләрдә кылынган ярдәм. Мин айның узганын каян беләм? Кассир килеп: «Хәзрәт, ай узды, бу кешеләргә янә ярдәм кирәк. Акча каян алабыз?» – ди. Мин дус­ларыма, хәйриячеләргә шалтыра­там: «Менә шундый-шундый ке­ше­ләргә ярдәм кирәк, әйдәгез ки­ңәшләшик, сөйләшик, хәл итик», – димен. Кайчагында үзебез ярдәм иткән кешеләргә: «Сәүдәгәрләр: «Эшләребез авырлашты, бәлки киләсе айда ярдәм итеп булмас», – дип әйттеләр. Эшләре уң булсын, дип, Аллаһы Тәгаләдән сорагыз, дога кылыгыз», – димен. Ай уза, Раббыбызның рәхмәте белән ул кешеләрнең эшләре алга китә, алар тагын ярдәм итә алалар.

– Нигездә, ярдәм кемнәргә күрсәтелә?

– Әлбәттә, ялгыз яшәүче әби-бабайларга, үзләре генә балаларын тәрбияләүче күпбалалы аналарга, авыруларга иң беренче чиратта булышабыз. Күп очракта ризык белән ярдәм итәбез. «Зәкят» комитетында Габдерәшит, Ильяс, Госман хәзрәтләр эшлиләр. Алар ярдәм сорап килүчеләрнең чыннан да мохтаҗлармы икәнен тикшерәләр. Кайберсе ялганчылар булып чыга. Төрлесе бар. Уртача алганда, мөрәҗәгать иткән 10 кешенең 2-3се ярдәмгә мохтаҗ булмый. Яки берәр әбинең яхшы гына яши торган балалары була. Мескен әби хәйрия фонды аркылы бирелгән ризыкны килеп ала да, хәлле яшәгән балаларына илтеп бирә. «Бушка бирелә бит», – диләр. Андыйларга: «Без бит сезгә бирәбез, балаларыңа түгел», – дип аңлатабыз. Кайчагында балалары килә: «Менә бу ризык­ларны мәчеттән әти алып кайтты. Зинһар, башка аңа бирмәгез. Безнең ризыкларыбыз бар, мохтаҗ түгел», – дип әйтәләр. Менә мондый балаларга без рәхмәт әйтәбез. Ә чын мохтаҗларга ризык өләшү ел буе дәвам итә.
Без ярдәм иткән тагын бер категория – ул йортсызлар. Кеше тормышта төрле авыр хәлләргә юлыгырга мөмкин.Туганнары, дус­лары юк икән, авырлыкларга түзә алмыйча эчүгә сабышып, эшен, гаиләсен, йортын югалта. Аннан соң шушы упкыннан чыга да алмыйлар. Бер карасаң, күбесе кешелек сыйфатларын да югалта. «Аларга ник ярдәм итәргә кирәк инде?» – дип әйтүчеләр дә бар. Ләкин, алар да бит кайчандыр гаиләле, эшле булганнар. Шушы упкыннан чыгарга ярдәм иткәч, алар белән сөйләшкәч, аңлыйсың: өметсез, юкка чыккан кешеләр түгел. Әйе, кайсысыдыр безнең ярдәмнән баш тарта. Күпчеләре ризалаша. Мондый эштә без кешенең кайсы диндә икәненә дә игътибар итмибез. 2022 елда Удмуртия һәм Ижау Епархиясе белән килешү төзеп, хәзер сукбайларны кайнар ризык, җылы куну урыны белән бергәләп тәэмин итәбез. Ижау­да моның белән кардәшебез Илшат Гыйльфанов шөгыльләнә. Сукбайларга, мохтаҗларга без тору урыны, медицина ярдәме, эш тәкъдим итәбез. Хәмер эчүдән туктыйлар. Араларында бар эшкә дә осталар була: ташчылар, төзүчеләр, электриклар һәм башкалар. Кайчагында: «Бу кеше ничек шундый хәлгә калган?» – дип аптырыйсың. Мәсәлән, берсе шулай сөйләгән иде: «Хатын белән аерылыштык. Шуннан соң йортсыз калдым, эчкечелеккә бирелдем, бөтен документларымны югалттым». Һәм без, мөселманнар, шундыйларга, Аллаһ ризалыгы өчен дип, ярдәм итәбез. Хәзер Епархия белән берлектә шәһәребезнең төр­ле районнарында барлык таләп­ләргә туры килгән кайнар ризык тарату нокталарын булдыру өстендә эшлибез. Казанда көн саен 1500 кешене ашатсалар, бездә әлегә мөфтият һәм Епархия тарафыннан берничә йөз кеше ризык белән тәэмин ителә. Азык-төлек белән безгә шулай ук битараф булмаганнар ярдәм итә. Әлбәттә, бер мөфти генә барысын да башкарып чыга алмас иде. Ә команда белән, җәмәгать белән эшләргә җиңел. Эшләгән саен ярдәм итәргә теләүчеләр дә арта. Үзләре килеп: «Хәзрәт, нәрсә белән ярдәм итәргә кирәк?» – дип сорыйлар. «Менә минем техникам бар, минем киемнәрем бар, ризык бирә алабыз, эш урыннары белән тәэмин итә алабыз», – диләр. Менә бер мисал китерәсем килә. Бер апаның йорты янгач, аңа төзекләндерү эшләрендә ярдәм иттек. Күпмедер вакыт узгач, безнең янга аның улы килеп: «Мин зур йөк машиналары белән эшлим. Әгәр дә шундый техника кирәк булса, турыдан-туры миңа мөрәҗәгать итегез», – диде. Бу сөенечле түгелмени? Бәлки, без аңа мөрәҗәгать тә итмәбез, ләкин әйтүе биргәннән дә артыграк.

Тагын бер проектны тормышка ашыру алдында торабыз. Ләкин бу без, мөселманнар өчен, оят күренеш. Теләгебез – картлар йорты булдыру. Ни өчен оят димен, чөнки татар милләтендә, мөселманнар арасында ташланган картлар булырга тиеш түгел. Ата-аналарын балалары яратып, сабыр итеп карарга тиеш. Балалары булмаса – оныклары. Онык­лары булмаса – якын туганнары. Туганнары булмаса – күршеләре. Шәригатебез буенча шулай булырга тиеш. Ләкин, кызганыч, хәзерге көндә картлар йортына ихтыяҗ бар.
Шуңа күрә без бу проектны тормышка ашырып, өлкәннәрне хөрмәт итеп карый, тәрбияли, хәләл ризык белән тәэмин итә торган йорт булдырырга телибез. Чөнки оят булса да, кешеләрне урамда калдырып булмый. Шуңа күрә ялгыз калган картларга яхшы шартлар, мөмкинлекләр тудыру — буры­чыбыз.

– Мөфтият шәһәребезне матур, чиста тоту өчен дә күп тырыша.

– Әйе, елга ике тапкыр зиратта, «Сәла­мәтлек сукмагы»нда зурлап өмәләр үткә­рәбез. «Сәламәтлек сукмагы» кешеләргә ял итү, спорт белән шөгыльләнү өчен уңайлы булсын дип тырышабыз. Утлар уздырдык, скамейкалар урнаштырдык, балалар өчен уен мәйданчыклары бул­дырдык. Әлеге проектны тормышка ашыру өчен инициативалы бюджетлаштыру программасы аркылы 1 миллион сум акча алган идек. Ләкин инде анда тагын берничә миллион сум акча сарыф иттек. Бу акчаларны каян алдык? Шулай ук эшмәкәрләр ярдәм итте.
2022 елда тагын бер зур проект эшли башладык. Төзүчеләр шәһәрчегендә урнашкан Драгунов скверы, Сәламәтлек сукмагы, Пироговода урнашкан спорт мәйданчыгы буенча бер маршрут төзергә уйлыйбыз, ягъни кеше Драгунов паркына чыга, «Сәламәтлек сукмагы»нда спорт белән шөгыльләнә һәм Пироговодагы спорт мәйданчыгына кадәр барып җитә. Чакрымнар буенча санасак, бу шактый озын ара булачак. Ленин районын озак еллар җитәкләгән Рамил Гайнуллин хәзер Дәүләт Советы депутаты. Ул бу проектны тормышка ашырырга һәм яңа спорт маршруты булдырырга ярдәм итәчәк. Шулай ук Ленин районы башлыгы Артур Акбашев, районыбыз эшмәкәрләре, мәчеткә йөрүчеләр да безгә булыша. Әлегә барысы да хәйрия акчаларына башкарыла. Шул ук вакытта Кирзаводская урамында урнашкан буа янын төзекләндерү өстендә эшлибез. Узган ел андагы иске агач корылмаларны сүтеп, ул урынны тигезләп куйдык. Хәзер проект төзеп, аны якларга әзерләнәбез. Әгәр дә шәһәребез хакимиятеннән матди ярдәм була икән, бу эшебезне җиңеләйтәчәк. Юк икән, барысын да үз хисабыбызга башкарачакбыз.

– Мәчетләр килгәндә, хәлләр ничегрәк?

– Иман йортларында төзекләндерү эшләренең тукталып торганы юк. Җәмигъ мәчетендә, мәсәлән, 2022 елда зур төзекләндерү эшләре башкарылды. Кайбер Аллаһ йортларында бераз кечкенәрәк күләмдә эшләр башкарыла: кайдадыр тәрәзәләрне алыштырасы, кайдадыр шту­катурка коела, кайдадыр яңа ишекләр куярга кирәк. Эшнең тукталганы юк. Ә төзелешкә килгәндә, узган ел Балезинода яңа мәчет салына башлады. Аллаһ йортын 2023 елда ачарга ниятлибез. Шәһәребезнең Шунды районында Ислам мәдәният үзәге ачтык. Анда балалар өчен робототехника, шахмат, инглиз теле һәм башкалар буенча бик күп төрле түгәрәкләр оештырыла. Намаз уку өчен махсус бүлмәләр бар. Әлеге районда яшәүчеләр өчен бәйрәмнәр уздырылды, киләчәктә дә уздырылып торыр, иншәАллаһ. Безнең бит төп максат күп итеп мәчет биналары салу түгел. Чын эш Аллаһ йортлары ачылгач башлана: ислам нигезләре һәм гарәп графикасы буенча дәресләр оештырып, халыкны дингә тарту. Менә шунысы иң мөһиме. Узган ел Воткинск шәһәрендә юл өстендә урнашкан хәләл кафе янында юлчыларга намаз уку өчен махсус бүлмә (вагон) булдырдык. Элек машина йөртүчеләр әлеге кафеда тукталып, намаз укырга урын бирүләрен сорый иделәр. Кафе директоры аларга үз бүлмәсенә кереп гыйбадәт кылырга рөхсәт итсә дә, бу уңайсызрак була. Җылытыла торган, чиста вагон урнаштыргач, бу мәсьәлә, Аллаһка шөкер, хәл ителде.

– Балаларга, яшьләргә тәрбия, белем бирү, спортка мәхәббәт тәрбияләү өстендә дә мөфтият шактый күп эш башкара.

– Балаларга, яшьләргә тәрбия бирү ул – аларны укыту гына дигән сүз түгел. Без аларны төрле яктан тәрбияләргә тиеш. Мәсәлән, мәктәптә укучы, әти-әниләре белән якшәмбе дәресләренә генә йөрүче балалар бар. Искиткеч, әлеге уку елында дин нигезләре дәресләренә күп кешеләр балалары белән бергә укырга килде. Якшәмбе көннәрендә Ижау Җәмигъ мәчет­ләрендә буш урын, буш бүлмә юк. Алар өчен төрле конкурслар, викториналар, бәйрәмнәр оештырабыз. 2021 елда «Мо­сафир» дигән туризм клубы эшли башлады. Мәктәп спорт залының бер як стенасын тулысынча кыяга менәргә өйрәтә торган итеп эшләдек. Теләге булган һәр баланы бик тәҗрибәле тренер өйрәтә. Шулай ук балалар өчен айкидо, кикбоксинг, кроссфит, каратэ түгәрәкләре эшли. Хатын-кызлар өчен дә гимнастика, каратэ буенча дәресләр оештырыла. Дәресләргә мөселманнар гына түгел, теләге булган һәркем йөри ала. Мәчет каршындагы ике спортзал да буш тормыйлар, көне-төне ишекләр ачык. Шулай ук шахмат, ашарга пешерү, робототехника һәм башка бик күп түгәрәкләр уңышлы гына эшли. Без спортзаллар, бүлмәләр өчен тренерлардан аренда акчасы алмыйбыз. Балалар, яшьләр йөрсеннәр, спорт белән шөгыльләнсеннәр дип тырышабыз. Аларның шат йөзләрен, уңышларын күреп, үзебез дә чын күңелдән сөенәбез.
2022 елда Ижауга Можгадан Габдерәшит хәзрәт белән Әлфия ханым Газизуллиннар гаиләсе күченеп килде. Әлфия ханым балалар өчен «Мирас» дигән укыту үзә­ген эшләтеп җибәрде. Анда белгечләр сабыйларга төрле юнәлештә бик яхшы белем, тәрбия бирәләр. Безнең районда мондый укыту үзәге әле юк иде. Мондый проектны тормышка ашырырга мин инде күптәннән хыяллансам да, бу эшне башлап җибәрергә кеше юк иде. Әлфия ханым исә аңа бик зур теләк белән тотынды. Әлеге мәктәпкә килүчеләр бик канәгать булып, зур рәхмәтләрен әйтеп китәләр.
Чыннан да, мөфтият, мөселманнар эшли торган юнәлешләр алар чыннан да бик күп төрле. Барысын да санап, әйтеп бетерерлек түгел. Мин үземнең ярдәмчеләремә, эшмәкәрләргә, битараф булмаган һәр кешегә чиксез зур рәхмәтемне җиткерәм. Бу эшләрнең берсен дә ялгыз гына ерып чыгып булмый. Нәкъ менә шундый ярдәм итәрдәй кешеләр, көчле команда булганда гына без, Аллаһ теләсә, әле тагын бик күп файдалы, изге эшләр башкарырбыз дип ышанам.

– Әңгәмәгез өчен бик зур рәхмәт.

Эльвира Хуҗина.

yanarysh.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*