tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ижауда Удмуртиядә иҗат итүче татар язучылары белән очрашу узды
Ижауда Удмуртиядә иҗат итүче татар язучылары белән очрашу узды

Ижауда Удмуртиядә иҗат итүче татар язучылары белән очрашу узды

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыевның Россия төбәкләренә сәфәре Ижауда дәвам итә. Бүген ул Муса Җәлил исемендәге китапханәдә булды.

Бу китапханәгә 1950 елның 15 гыйнварында нигез салына. Ә 1989 елда аңа татар халкының герой шагыйре Муса Җәлил исеме бирелә. 2006 елның 29 ноябреннән китапханә татар мәдәнияте һәм әдәбияты үзәге булып санала. Биредә төрле милләт  кешеләре арасында дуслыкны, татулыкны һәм үзара аңлашуны ныгытуга, татар халкының әдәбиятын һәм мәдәниятен саклауга һәм популярлаштыруга юнәлдерелгән эш башкарыла, 300дән артык чара үткәрелә: “Татарча диктант”, “Җәлил укулары”, “Туган телем – иркә Гөлем”, “Зәңгәр шәл” һ.б.

Муса Җәлил исемен йөртүче китапханә фондында бүгенге көндә 2300 данә татар китабы бар. Шулай ук биредә якшәмбе көнне татар теле курслары да оештырыла башлаган, “Чулпан” балалар коллективы да эшли. Җыелган кунакларга Мөхәммәт Әблиевның “Шәмсекамәр” әсәреннән өзек тә уйнап күрсәттеләр.

Васил Шәйхразыев, үч чиратында, китапханәгә ярдәм кулын сузарга әзер булуын әйтеп узды һәм бүгенге очрашуга китапханә фонды өчен 350 данә татар китаплары бүләк итте.

Биредә Удмуртиядә иҗат итүче татар язучылары белән очрашу узды. Әлеге чарада шулай ук Татарстан Республикасы Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла катнашты. Бүгенге көндә Удмуртиянең язучылар берлегендә 4 татар язучысы әгъза булып тора.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*