Буген Чувашия Республикасы Чебоксар шәһәрендә 18 нче мәртәбә федераль дәрәҗәдә Сабан туе үтте. Бәйрәмдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Чувашия Республикасы башлыгы Михаил Игнатьев, Татарстан премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев катнашты.

Федераль Сабан туе батырына әзерләнгән төп бүләк – автомобиль җирәбә уйнату нигезендә, 80 кг категориясендә батыр калган Чувашия Республикасы көрәшчесе Риназ Садаровка тапшырылды.