tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Федераль Сабан туе-2018” батыры – Муса Галләмов, автомобиль Риназ Садаровка тапшырылды
“Федераль Сабан туе-2018” батыры – Муса Галләмов, автомобиль Риназ Садаровка тапшырылды

“Федераль Сабан туе-2018” батыры – Муса Галләмов, автомобиль Риназ Садаровка тапшырылды

Буген Чувашия Республикасы Чебоксар шәһәрендә 18 нче мәртәбә федераль дәрәҗәдә Сабан туе үтте. Бәйрәмдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Чувашия Республикасы башлыгы Михаил Игнатьев, Татарстан премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев катнашты.

Сабан туе бәйрәмнең иң күркәм мизгелләренең берсе – баш батырны ачыклау. Бүген әлеге данлыклы исемгә Марий-Эл Республикасыннан Муса Галләмов лаек булды. Аңа тәкә, авырлык буенча төрле төркем батырларына кыйммәтле бүләкләргә сертификатлар тапшырылды. Шунысын да искәртеп үтик, Муса Галләмов 2015 елда узган федераль Сабан туе батыры да.

Федераль Сабан туе батырына әзерләнгән төп бүләк – автомобиль җирәбә уйнату нигезендә, 80 кг категориясендә батыр калган Чувашия Республикасы көрәшчесе Риназ Садаровка тапшырылды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*